Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Төрле телләрдә шигырьләр

    ВЛАДИМИР ПУТИН ТАВЫШ БИРДЕ

    Россия Президенты Владимир Путин илнең төп законына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча Бөтенроссия тавыш бирүдә катнашты. Бу хакта «Sputnik» радиосы хәбәр итә.

    «Дәүләт башлыгы чәршәмбе көнне Россия Фәннәр академиясендә 2151нче сайлау участогына килде. Ул анда, традиция буенча, төрле дәрәҗәдәге сайлау кампанияләре барышында тавыш бирә», — дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

    Элегрәк РФ Президенты ил гражданнарына мөрәҗәгать итеп, Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча үзләренең фикерен белдерергә чакырды. «Сезне, кадерле дуслар, үз сүзегезне әйтүегезне сорыйм. Сезнең һәрберегезнең тавышы — иң мөһиме», — дип ассызыклаган иде Путин.

    1 июль РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүләренең төп көне булып тора. Татарстанда 30 июнь киченә кадәрге вакытка 2 миллионнан артык кеше тавыш биргән, бу сайлаучыларның гомуми санының 69,8 процентын тәшкил итә. Республикада барлыгы 2,9 млн граждан ихтыяр белдерү хокукына ия.

    Фото: http://kremlin.ru

    Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!