Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      1955
      0
      6

    РОССИЯДӘ ИТ БӘЯСЕ ӨЧЛӘТӘ АРТКАН

    Июль башыннан Россиядә дуңгыз һәм кош ите бәясе кисәк кенә үсеп китә. Беренчесенеке 32%ка: хәзер килограммы 170 сум. Икенчесенеке 26-31%ка, хәзер килограммы 108 сумнан сатыла.


    pixabay.com/ru/photos/

    Белгечләр әлеге бәя күтәрелүнең берничә сәбәбен аералар. Чит ил курортлары ябык булу сәбәпле, күпчелек хәлле гражданнар Россиядә кала. Алар ит һәм колбаса кебек ризыкларны урта хәллеләр белән чагыштырганда күбрәк куллана. Сатып алучысы арткан саен бәясе дә күтәрелә.

    Икенче сәбәп – сезонлылык. Җылы булганда күпчелек россияле табигатькә шашлык кыздырырга ашыга, туганнары, дуслары белән җыела. Быел һава торышының әйбәт булуы да иткә сорауны арттырган булырга тиеш.

    Шул ук вакытта белгечләр халыкны тынычландырырга да ашыга: бераздан ит арзанаячак. Сатып алучылар кимегән саен, аның бәясе дә кимиячәк. Инде бу атнада ит бәясе 5-7%ка арзанаер дип көтелә.
    Чыганак: kazanfirst.ru

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • КАЛЕБ. ЯҢА ДУЛКЫН
    • "Платим налоги - создаем будущее сегодня! "
    • Kazan digital week
    • Потребуй чек! Проверь чек!
    • Милли китап һәм көйләр
    • Язылган өчен мотоблок, ТВ, планшет һәм башка бүләкләр от!
    • Өр-яңа акция!
    • Журналга онлайн язылу