Рөстәм Миңнехановка СОРАВЫҢНЫ БИР!
Бүгенге Татарстанның төп уңышлары һәм казанышлары нидә, республикабыз XXI гасырда нинди үсеш кичергән? Әлеге һәм башка сорауларга Рөстәм Миңнеханов җавап бирәчәк.
10 сентябрьдә 13:00 сәгатьтә республика телеканалларының туры эфирында һәм социаль челтәрләрдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларның сорауларына җавап бирәчәк.
Татарстан Президенты катнашкан туры эфир быел республикада бәйрәм ителә торган юбилей – ТАССРның 100 еллыгына багышлана. Бүгенге Татарстанның төп уңышлары һәм казанышлары нидә, республикабыз XXI гасырда нинди үсеш кичергән? Әлеге һәм башка сорауларга Рөстәм Миңнеханов җавап бирәчәк. Туры эфир барышында алып баручылар – Дмитрий Аверкиев һәм Сергей Магданов – Татарстан Президентына татарстанлыларны борчыган иң актуаль сорауларны бирәчәк.
Президентка сорауларыгызны “Татарстан” телеканалы редакциясе телефоны аша (24 8 (843) 224-24-24) яисә социаль челтәрләрдә юллый аласыз. Сораулар шулай ук Татарстан Республикасының ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми төркемендә https://vk.com/nashtatarstan (шәхси хәбәрләр аша) яисә Татарстан Республикасының Инстаграмдагы җәмәгать директында https://www.instagram.com/tatarstan_official/ кабул ителә.
Халыктан килгән һәр сорау теркәлеп барачак. Сораулар 9 сентябрь 21:00 сәгатькә кадәр кабул ителә.
«Идел» журналы 16+
Теги: Рөстәм Миңнеханов 100 лет ТАССР туры эфир
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев