Шахмат сөючеләр Әдип Әлмир кубогына шахмат турнирында очрашачак
Сәләт берләшмәсе ел саен «Атлант» өстәл уеннары клубы эшчәнлеге кысаларында традициягә әйләнгән турнир үткәрә. Яз саен шахмат сөючеләр Әдип Әлмир кубогына шахмат турнирында очраша. Ә быел ул җиденче тапкыр оештырыла.
Сәләт берләшмәсе ел саен «Атлант» өстәл уеннары клубы эшчәнлеге кысаларында традициягә әйләнгән турнир үткәрә. Яз саен шахмат сөючеләр Әдип Әлмир кубогына шахмат турнирында очраша. Ә быел ул җиденче тапкыр оештырыла.
Былтыргы тәҗрибәгә нигезләнеп, турнир онлайн һәм офлайн этапларда үткәреләчәк.
27 апрель көнне барлык теркәлгән катнашучылар lichess.org платформасында офлайн этапка үтәр өчен ярышачаклар. Ә 5 май көнне иң шәп 50 шахматчы Сәләт Йортында финалда очрашачак.
Сайланылган онлайн-мәйданчык турнирга тагын да күбрәк катнашырга теләүчеләрне җәлеп итә ала. Әлеге турнирда 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге теләге булган барлык кеше дә катнаша ала.
Ярышлар ике төркемдә үткәрелә:
– I төркем – һәвәскәр уенчылар (разрядсыз);
– II төркем – разрады булган уенчылар (1-3 разрядлы);
Турнирда катнашу өчен selet.biz сайтында гариза формасын тутырырга кирәк. Моның өчен сайтның өске ягында «Шахмат турниры» дигән махсус төймә бар. Гаризалар 24 нче апрельгә кадәр кабул ителә.
Чара оештыручылары: Татарстан Республикасы яшьләренең «Сәләт» иҗтимагый фонды, «Сәләт» яшьләр үзәге дәүләт бюджет учреждениесе, Сәләт клубы.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев