«ШАЯН ТВ» каналы «Сәйлән» фестиваленең өченче сезонын башлап җибәрә
Проектның төп максаты — татар халык, классик, эстрада җырларын башкаручы балаларны барлау, алар өчен иҗади үсеш мөмкинлеге булдыру.
«ШАЯН ТВ» каналы «Сәйлән» фестиваленең өченче сезонын башлап җибәрә. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
«Әлеге проект "ШАЯН ТВ" каналының йөзек кашына әверелде. Ел саен ул меңләгән баланы үзенә җәлеп итә. Проект катнашучыларга киң мөмкинлекләр бирә, зур сәхнәгә юл ача. Алдагы сезон җиңүчеләре танылган артистлар беләр берлектә чыгыш ясый, клипларда төшә инде», — ди оештыручылар.
Проектның төп максаты — татар халык, классик, эстрада җырларын башкаручы балаларны барлау, алар өчен иҗади үсеш мөмкинлеге булдыру.
Проектның яңа сезонында катнашыр өчен җыр белән анкетаны seilen@shayantv.ru адресына юлларга кирәк. Гаризалар 30 июньгә кадәр кабул ителә.
«Идел» журналы 16+
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев