Логотип Идель
Язмалар

Шәригатьчә хокук белгечләре закон бозмаска һәм гөнаһка батмыйча яшәргә өйрәтә

Казан шәһәренең Мәрҗани исемендәге мәчетендә узган «Хәләл яшәү рәвеше» Бөтенроссия конференциясендә сәламәтлеге чикле булган кешеләр өчен тормышны хәләл таләпләренә туры китереп алып бару турында аңлаттылар.

Казан шәһәренең Мәрҗани исемендәге мәчетендә узган «Хәләл яшәү рәвеше» Бөтенроссия конференциясендә сәламәтлеге чикле булган кешеләр өчен тормышны хәләл таләпләренә туры китереп алып бару турында аңлаттылар.

Сәламәт кешеләргә тудырылган мөмкинлекләр кебек үк, инвалидларга да ислам шәригате кушканча яшәргә шартлар булырга тиеш – чыгышлар шул турыда иде. 

Туклануда, хезмәтләр күрсәтүдә хәләл төшенчәсе инде куллануда күптән бар һәм халыкка аңлаешлы. Шулай ук “ислам финанслары”, “шәригатьчә хокук мәсьәләре” дигән төшенчәләр дә җәмгыятьтә көннән-көн киңрәк кулланыла. 
Бу хакта тулы итеп Казанның Ислам юридик үзәге җитәкчесе Җәлил Хәлил улы Мостафин мәгълүмат бирде. Россия хокук системасында эшләгән юристлардан, адвокатлардан шәригать юристлары ничек аерыла соң? Шәригать хокукының кайбер нормалары дини булмаган җәмгыятьнең хокукый нормалары белән үзара ярашып бетмәскә дә мөмкин. Мәсәлән, бизнеста, аерылышу, мал-мөлкәт һ.б. мәсьәләләрдә. Җәлил Хәлил улы әйтүенчә, безнең илдә кайбер мөселманнар, шәригатьчә эшләмәгәнгә күрә, үз проблемалары белән “дөньяви” юристларга мөрәҗәгать итми, чөнки гөнаһыннан курка. Шәригать кануннарын исәпкә алып эшләгән хокук белгечләре исә кешеләргә проблеманың һәм “дөньяви”, һәм шәригатьчә чишелешен күрсәтеп бирә. Җ. Мостафин сүзләренә караганда,  хәләл, ягъни рөхсәт ителгәнчә яшәү рәвешен сайлау мөмкинлеге хәзер хокук өлкәсендә бар.

Шәригатьчә эшләгән юристлар кешеләргә Россия законнарын да бозмыйча, шәригать кануннарына да ярашлы итеп хокукый проблемаларын чишәргә өйрәтә. Бу хакта спикер алданрак “Татар-информ”да үткәрелгән матбугат очрашуында да чыгыш ясаган иде.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев