-
ГАЛИМНӘР ИГЕНЧЕЛЕК ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯ УЙЛАП ТАПКАН Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан кафедра мөдире һәм профессоры Наил Әдһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде.
-
"ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР" БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШ Жюри музыка өлкәсендәге белгечләрдән торачак. Бәйгенең фестивалендә кайбер үзешчән авторларның җырларын танылган артистлар башкаруы да ихтимал.
-
ЯЗУЧЫ РӘФИКЪ ЮНЫС ВАФАТ Язучы, журналист Рәфикъ Юныс улы Юнысов бүген 78 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Бу хакта аның соңгы эш урыны “Казан утлары” журналыннан хәбәр иттеләр.
-
ТАТАРСТАНДА БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘРГӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕЛӘ Республикада 32 федераль һәм 53 республика чараларын үз эченә алган социаль ярдәм чараларының системасы формалашкан.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
Шүрәле (Хикәя-табышмак)
Самат белән әнисе — икесе генә яшиләр. Әнисе район үзәгенә йөреп эшли. Иртән иртүк китә, кич соң гына кайта. Самат өченче сыйныфта укый. Укуы төштән соң. Әнисе аңа: «Кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсәргә кирәк», — дип тукып тора. Менә бүген дә кәҗә белән сарыкка печән салырга кушып китте. Әнисе киткәч, малай рәхәтләнеп йокы симертте. Уянды. Ни саран кышкы кояш инде,ул да өйне нурга күмгән. «Әйдә, Самат, уйнарга», — дип әйтүедер инде, тәгаен. Тик менә дәрескә әзерләнәсе бар. Әй, качмас өйгә бирелгән эш. Самат урамга сызды. Кәҗә белән сарыкка да печән салып мәшәкатьләнмәде. «Ачтан үлмәсләр әле. Эшкә исә үскәч тә өйрәнергә була. Ул кәҗә белән сарыгын әйтер идем инде. Ничу ашатып яткырырга аларны?! Чыгарасы да җибәрәсе. Үз көннәрен үзләре күрсеннәр. Беткәнмени ферма тирәсендә ат чанасыннан коелып калган печән,сенаж-менаж,силос-милос. Йөрсеннәр шунда чемченеп». Малайның башында менә шундый уйлар кайнады.
Самат дусты Фәритләргә барып компьютерда уйнады. Аннары өенә кайтып, китап-дәфтәрләрен алды да мәктәпкә чыгып чапты. Ач кәҗә аны,абзар тәрәзәсеннән башын тыгып, моңсу гына озатып калды.
Малай мәктәптән кайтканда авыл ут алган иде инде. Малай курка-курка атлады. Тынлык. Җир йоклый әле,ак юрганын ябынып. Тизрәк яз җитсен, кошлар кайтсын иде. Җир уяныр иде. Саматларның өе авылның иң читендә булып, кайтып җитәрәк зиреклекне үтәсе бар. Малай ул төштән бигрәк тә шүрли. Агачлар,ботак-сатаклар арасыннан Шүрәле килеп чыгар кебек. Их, нишләп кояш төнлә дә балкымый икән?! Ай куып җибәрәдер аны. Ай һәм Кояш. Алар гел тарткалашып, ызгышып яшиләрдер кебек тоела Саматка.
Малай зиреклекне исән-имин генә үтте. Кайтып җитеп, капка келәсенә үрелгән иде, ишегалдында кар шыгырдаган тавыш аны сагаерга мәҗбүр итте. Кем булыр? Әнисе эштән соң кайта. Өйдә ут юк. Шулай да йөрәксенеп капканы ачты. Ачса… Абау!.. Самат капканы кире япты да урам буйлап чабып китте. Ишегалдында күргәнен ул һаман әле башына сыйдыра алмый иде. Нәрсә булыр ул? Ике аягына баскан да тәрәзәгә сузылган. Өй эчен күзәтә. Ак төстә. Бөтен тәне чат җон гына. Билендә җиргә кадәр асылынган шома капчык. Маңгаенда мөгезе дә бар иде бугай. Шүрәле шушы түгелме соң инде?! Саматларның өендә ни калган аңа?
Шүрәлене күрергә ярты авыл җыелды. Тик аның көн буена ач яткач, абзар тишегеннән шуышып чыгып, өй тәрәзәсенә печән өмет итеп сузылган бичара кәҗә булуы бик тиз ачыкланды. Капчыгы исә буш җилене икән. Эшкә иренгән Самат оятыннан, хурлыгыннан кәҗә шуышып чыккан шул тишеккә кереп качардай булды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз