Логотип Идель
Язмалар

СOVID-19НЫҢ ЯШЬЛӘРГӘ ЙОГЫНТЫСЫ (+ФИКЕР)

Коронавирус турында кем генә сөйләмәде дә, кем генә ишетмәде икән. Әлеге чир 6-7 ай инде үз кубызында биетә һәм купме биетер әлегә билгесез. Ничек булмасын, вирус синнән-миннән сорамыйча, тормышка үз төзәтмәләрен кертте. Хәзер икътисадка да, дәүләт идарәсенә дә, шәхси тормышка да караш башка… Яшьләр тормышы карантиннан соң ничек үзгәргән? Үзизоляцияне ничек уздырганнар? Бу сорауларга җавапны яшьләрнең үзләреннән сорадым.

   Коронавирус турында кем генә сөйләмәде дә, кем генә ишетмәде икән. Әлеге чир 6-7 ай инде үз кубызында биетә, тормышка үз төзәтмәләрен кертә. Хәзер икътисадка да, дәүләт идарәсенә дә, шәхси тормышка да караш башка… Яшьләр тормышы карантиннан соң ничек үзгәргән? Үзизоляцияне ничек уздырганнар? Бу сорауларга җавапны яшьләрнең үзләреннән сорадым.

Бу чир турында февраль ахырларында сөйли башладылар. Иң беренче булып вирус Кытайның Ухань шәһәрендә табылды. Башта аның нинди чир булуы, каян килеп чыгуы, ничек дәвалап булуы турында берәү дә төгәл генә әйтә алмады. Миңа калса, бу турыда, без барыбыз да интернеттан укып белдек. “Ярар, дидек, кем генә авыртмый да кем генә терелми”, - дип артык зур әһәмият бирмәдек. Ләкин бу чир турында интернетта көннән көн күбрәк яза башладылар. Көн саен йөзләгән, меңләгән кешеләр үлүе турында сөйләнделәр. Бу хәбәрләр белән интернет, газета-журнал тулды. Коронавирус Кытай да гына түгел Европаның башка илләренә дә бик тиз таралды. Меңләгән кешеләр әлеге вирус белән авырта башладылар. Бераз вакыт үткәннән соң бу авырту кешедән кешегә йогуы турында әйттеләр. Безгә дә кызык булмый башлады, сакланганны саклармын дигән бит Алла. Шуңа күрә халык  куркуга төште. Берәүләр маска, антицептик, спирт алса, икенчеләре исә ахырзаман җитүгә әзерләнгән сыман карабодай, тыкмач җыйды. Интернетта кибеттәге буш киштәләрнең фотолары көннән-көн арта гына барды. Күп вакытта үтмәде бер-бер артлы шәһәрләрне яба башладылар, карантин, комендат сәгатьләре керттеләр. Зур кибетләрне, кафеларны, күңел ачу паркларын барсын да ябып куйдылар. Халык эшсез калды, балалар онлайн форматта укый башлады. Әйе, ул вакытта кемгәдер кызык, кемгәдер куркыныч иде. Авыртучылар көннән-көн артты, чир таралуын дәвам итте. Болар барсы артта калды сыман инде, куркыныч төш булып кына тоела. Ләкин шуңа да карамастан, кыска гына вакыт аралыгында күп кенә әйберләр үзгәрде, без үзебез үзгәрдек...

"Курку дигән әйбер булмады"

Әлфия Халиуллина. 22 яшь. Студент:

   - Коронавирус турында мин интернеттан укып белдем. Башланган чорда мин дә, башкалар кебек үк, әлеге вируска ышанып бетмәдем. Курку дигән әйбер булмады. Ул бит еракта, Кытайда иде, ничектер безгә килмәс кебек тоелды. Аннан әз-әзләп нәрсәнең нәрсә икәненә төшенә башладык. Укуны онлайн форматка күчерделәр, сәүдә үзәкләрен яптылар, кеше үзе сизмәстән паникага бирелде. Күпләр өйдән торып эшли башлады. Барлык концертлар, эш буенча киңәшмәләр һәм хәтта ки азык-төлекне сатып алу да онлайн форматка күчте. Телефон пандемиягә кадәр дә кешенең тормышында артык күп урынны алып тора иде, ә хәзер исә, бар әйбер дә онлайн булу сәбәпле, телефон кешенең коткаручысына әйләнде. Кулдан тешергән дә юк. Үзем дә үзизоляция вакытында эшсезлектән тәүлекләр буе телефонга төбәлеп утырдым. Төшке ашка кадәр укысам, аннан өй эшләрен эшләдем. Һаман да кулда телефон. Миңа калса, бу дөрес күренеш түгел! Без әкренләп роботлашабыз. Телефон кешенең якын дусты, киңәшчесе һәм булышчысына әйләнеп бара. Миңа бу күренеш бер дә ошамый. Вирус чигенүгә дусларым белән күрешәм, саф һавада күбрәк йөрим, телефон турында онтып торам дип үз-үземә сүз бирдем. Карантин вакытында дүрт дивар арасында утырып ардым.

Миңа карантинда утыру бер дә ошамады, тизрәк укырга барасы, дуслар белән очрашасы, ниндидер эш белән мәшгуль буласым килде, дип хис-кичерешләре белән бүлеште Әлфия.

"Үзем өчен зур ачышлар ясадым дип әйтә алмыйм"

Айсылу Фаттахова. 19 яшь. Студент:

- Һәр көн саен телевизордан Кытайда булган хәлләрне күзәтеп бардым, бүген дә кызыксынуымны дәвам итәм. Әлбәттә, курыктым. Үзем өчен түгел, әти-әнием, якыннарым өчен борчылдым. Курку бүген дә бар, ләкин алай ук түгел. Укуны онлайн форматка күчерүгә әти-әни янына авылга кайтып киттем. Карантинны тулаем авылда уздырдым. Үзем өчен зур ачышлар ясадым дип әйтә алмыйм, ләкин, шулай да үз өстемдә эшләвемне дәвам иттем. Күп вакытымны укуга багышладым, китаплар укыдым, гаиләмә йорт эшләрендә булыштым. Онлайн форматта уку баштарак авыр бирелсә, аннан ияләштем, үзенә күрә ошап та китте. Ләкин тәрәзәдән кояш елмаеп торганда, телефон артында утырасы килми иде инде, урам чакыра иде. Шуңа да карамастан, үзизоляцияне гаиләбез белән сакладык. Миңа калса, бу вакыт гаилә, якыннар белән уздыдыр өчен бирелгән, юкса соңгы арада Һаман каядыр ашыгабыз, тирә-юньгә иътибар итмибез.

Ә бу вакыт туктарга, әзрәк ял итәргә бирелгән булдандыр, дип Айсылу карантин турындагы фикере белән бүлеште.

"Скайп аша дусларым белән элемтәдә тордым"

 Гөлия Хөснетдинова. 19 яшь. Студент:

- Гаиләм белән карантинда утырдык. Миңа үзизоляциядә утырган вакыт сизелмәде дә. Башкалар, күп тапкыр “Онлайн укырга авыр”, - дип әйтсәләр дә, мин аларга “Аның уңай яклары күп“, - дип каршы әйтә идем. Әйткәнемчә, укуның онлайн форматка күчерелүе миңа ошады. Юлга, иртәнге җыенуларга вакыт күп сарыф ителми. Бу бик зур плюс. Паралар башланырга 10-15 минут кына алдан торырмын дип кем уйлаган? Шуңа күрә бик зарланмадым. Экзаменнарны биргәндә дә җиңелрәк булды. Карантинда мин күп вакытымны үземә багышладым. Вакытның чикләнмәве, бер кая да чыгып китәсе булмавы минем өчен зур бәхет иде. Тыныч кына, җыелып килгән китапларымны укыдым, күптән карарга хыяланган, ләкин вакыт җитмәгән киноларымны карадым.

Скайп аша дусларым белән элемтәдә тордым.

Әти-әниемә булыштым, йорт тирәсендәге эшләрне эшләштем. Соңгы арада күп вакытымны шәһәрдә уздыра идем, быел исә авылда булдым, дип сөйләде Гөлия.

Нишләтәсең, шундый заманада яшибез. Карантин, үзизоляция – болар барсы да артта калсын дип телисе генә кала. Бу вәзгыять кемгә ничек йогынты ясавы да кешенең үзеннән тора! Борчылмагыз, барсы да җайланыр, укырга да йөри башларбыз, дуслар белән дә күрешербез!

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев