Логотип Идель
Язмалар

ТАГЫН ӨЧ ҮЛЕМ...

Шул рәвешле, коронавирус инфекциясеннән вафат булган пациентлар саны 164кә җитте.

Татарстанда тагын өч кеше Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булган. Бу хакта республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән вафат булуның өч очрагы расланды», - дип белдерделәр министрлыкта.

Коронавирус инфекциясеннән 1938 һәм 1939 елгы хатын-кызлар, шулай ук 1948 елгы ир-ат вафат булган.

Ведомствода чирнең ничек узуына бәйле нечкәлекләрне атамадылар. Шулай да үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыклануын һәм вирусның идентификацияләнүен искәрттеләр.

Шул рәвешле, 12 декабрьгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясеннән вафат булган пациентлар саны 164кә җитте.
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев