Логотип Идель
Язмалар

ТАТАР ДИН ӘҺЕЛЛӘРЕНЕҢ XI «МИЛЛИ ТОРМЫШ ҺӘМ ДИН» ФОРУМЫ

Милли мәркәзебез чираттагы мәртәбә бөтен илдән һәм башка дәүләтләрдән дә җыелган кунакларны кабул итә:

Милли мәркәзебез чираттагы мәртәбә бөтен илдән һәм башка дәүләтләрдән дә җыелган кунакларны кабул итә: 3-5 июнь көннәрендә биредә XI «Милли тормыш һәм дин» корылтае уза. Меңнән артык делегатны җыйган әлеге форум кичә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә ачылды.

Татар дин әһелләре мәҗлесе татар мәкаме конкурсында җиңү яулаган Нурислам Әбсәләмовның Коръән аятьләре укуы белән башланды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, ТР мөселманнарының Диния нәзарәте җитәкчесе, мөфти Камил Сәмигуллин һ.б. катнашты. 


Быелгы форум 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү алдыннан булуы белән татар-мөселман дөньясы өчен әһәмиятле. Әлеге олы датаны үз чыгышында В. Шәйхразыев та искә алды: бу көннәрдә чарага әзерлек планнары һәм оештыру комитеты составы расланачак, диде ул. 
Быелгы форумда катнашучылар 5 июньдә Изге Болгар җыенына барачак. Гомумән, форум программасы бик тыгыз һәм бай итеп әзерләнгән. Мәсәлән, «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә генә дә форум көннәрендә «Ислам нуры – Луч ислама» мөселман мәдәнияте күргәзмәсе уза. Әлеге чара үзе дә берничә экспозицияне берләштергән: дини китаплар, “Татарстан мәчетләре” мультимедиа экспозициясе, хәләл таләпләрен үтәп җитештерелгән азык-төлек, мөселман модасын күрсәтү, декоратив-гамәли иҗат һәм халык кәсепчелеге, хәрби һәм салкын корал күргәзмәсе, ислам буенча лекторий һ.б. 

Моннан тыш, дин әһелләре дүрт төрле секциягә (оештыручылар аларны дискуссион мәйданчык дип атаган) бүленеп эшләде. 
ТР Фәннәр академиясендә “Дини уку йортларында укыту-тәрбия эшләренең торышы”секциясе узды.Чараның модераторлары – сәясәт фәннәре докторы, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, институтның өлкән укытучысы, доцент Резеда Сафиуллина һәм Оренбург өлкәсенең Диния нәзрәте рәисе Әлфит хәзрәт Шәрипов.
Дискуссион мәйданчыкта татар халкының нинди дини югары уку йортлары барлыгы, аларда укыту-тәрбия, татар телендә укыту ничек куелуы һ.б. мәсьәләләр турында мәгълүмат бирелде. Татарстанда хәзерге вакытта дини белемнең башлангыч, урта, урта-һөнәри һәм югары дәрәҗәдәгесе бирелә икән. Шунысы кызыклы, мәдрәсәләрнең күбесендә дини белем белән беррәттән дөньяви һөнәр дә укытыла. Дин әһелләренең татарча вәгазьләр сөйләрлек, мәхәлләләрдә эшне татар телендә алып барырлык булулары өчен байтак тырышлык куела, дип чыгыш ясады Болгар ислам академиясе; Башкортстанның Октябрьск, Борай; Оренбург, Мәскәү өлкәсе вәкилләре. 
Алар үз төбәкләрендәге уку йортына кабул итү тәртибе, укыту программасы турында да мәгълүмат бирде.
Финляндия татар җәмгыяте имамы Рамил хәзрәт Беляев татар мәхәлләсендә укыту-тәрбия эшләренең торышы хакында сөйләде. Финляндиядә балаларга дин яки диннәр тарихы уку йортларында мәҗбүри рәвештә укытыла икән. “Әгәр дә бер мәктәптә өч кеше бер динне тотса, ул уку йортында шушы дин укытылырга тиеш”, – диде ул. Аның сүзләренчә, җирле татар-мөселман якшәмбе мәктәбен тәмамлагач бирелә торган дипломны мәктәптә дә кабул итәләр. “Татар мохитендә белем бирү – безнең өчен бәхет”, – диде Финлядия кунагы.


Секциядәге иң кызыклы чыгышларның берсе – Фәүзия Бәйрәмованыкы иде. Мәшһүр язучы һәм җәмәгать эшлеклесе татар халкының рухи лидеры, мәгърифәтчесе булган Гадерәшит Ибраһимов эшчәнлеге турында сөйләде һәм әлеге шәхесне пропагандаларга кирәк, дип ассызыклады.
“Хозур” нәшрият йорты редакторы Ленар Хамматов онлайн мәдрәсә турында кызыклы чыгыш ясады, дини укуның яңа формасы алып барыла торган портал эше турында сөйләде. Әлеге чыгыш залдагыларда гаять зур кызыксыну уятты, чөнки яшь буын өчен дини белем алуның яңа форматлары бик актуаль.

Тагын бер секция – «Халкыбызның рухи мирасын өйрәнү мәсьәләләре» дискуссион мәйданчыгы – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында узды. Чараның модераторы – Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин иде. Биредә Татарстан Республикасы баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев, Хант-Манси-Югра автономияле округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов (мәшһүр Габделхак хәзрәтнең улы), Түбән Новгород мөселманнарының диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Милли китапханә директоры урынбасары Ирек Һадиев, Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Гайнетдинов, Аксубай районы Түбән Майна урта мәктәбе директоры Рафик хәзрәт Насыйров һ. б. чыгыш ясады.
Дискуссион мәйданчык эшендә күпчелек чыгышлар татар халкының эпиграфик ядкәрләрен өйрәнүгә багышланган иде. 

“Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә татар дин әһелләре Интернет челтәрендә милли һәм дини тормышны яктырту мәсьәләләре буенча фикер алышты. Дискуссия мәйданчыгының модераторлары –  Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти Таһир Бикчәнтәев һәм Рязань өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Ринат Бултачеев.
Казан шәһәренең «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин милли һәм дини тормышны яктырту темасына кагылган  контент гади укучы өчен аңлаешлы булырга тиеш, дип ассызыклады. “Безгә яңа алымнарны үзләштеререгә, бер-беребезнең тәҗрибәсен кулланырга һәм мөселман кардәшләребез өчен файдалы контент булдыру өчен уртак көч куярга кирәк”, – дип билгеләп үтте Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.
Лаеш районы Усад авылы мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Мифтахов онлайн форматта вәгазьлар уку тәҗрибәсе белән уртаклашты. 

Милли һәм дини оешмаларда татар телен саклау һәм үстерү тәҗрибәсенә багышланган дискуссия мәйданчыгында (“Казан ярминкәсе”күргәзмә үзәге) Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Марат Ишморатов дини оешманың татар телен саклап калу юнәлешендәге эшчәнлеге белән таныштырды. Монда ул татар телендә вәгазьләр уку, мәчетләрдә татар теле курслары үткәрү турында мәгълүмат бирде.
Уфадагы “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы – Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин “Ихлас” мәчетенең татар телен саклап калу максаты белән кылган гамәлләре хакында  сөйләде һәм шулай ук татар телендә вәгазь уку мәсьәләсенә тукталды. Секция утырышында Мордовия, Тольятти, Оренбург, Самара,  Хабаровск краеннан килгән делегатлар чыгыш ясады.


Бүген «Милли тормыш һәм дин» форумының эше пленар утырышта дәвам итә. Утырыш “Kazan Expo” Халыкара күргәзмә үзәгендәге Илһам Шакиров исемендәге концерт залында уза. 

Язмада БТК Башкарма комитеты һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат үзәкләре материаллары  файдаланылды.

Фото: tatar-congress.org.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев