Логотип Идель
Язмалар

Татар карамае

13 мең ел элек пломба салдырырга уйласагыз, пломбагыз кариес сыман кап-кара булыр иде, чөнки ул чорда пломба хезмәтен нәкъ менә битум үтәгән.

Бу сәяхәт моннан өч ел элек Лениногорск шәһәренең Карамай музеенда башланган иде. Карамай һәм аның сыйфатлары турында мәгълүмат туплана башлаган чор: университетта башкарыла торган фәнни эшем карамай таркатучы диңгез бактерияләре ярдәмендә туфракны нефтьтән чистарту ысулы тирәсендә кайнаган чак. Дан казанган кешеләрнең шәхесенә яхшырак төшенү өчен, аларның туган җирендә булып кайтырга киңәш итәләр. Шуңа, кара алтын белән якыннанрак танышу өчен, аның Татарстандагы беренче чыганагы, тәүге скважинасы торгызылган як – Лениногорск районына юл тоттык.

АМЕРИКА ГЕОЛОГЫ НИГЕЗ САЛГАН 

Татарстанның нефть төбәге – Лениногорск районына сәяхәт кылганда, ким дигәндә өч урынны күреп китәргә кирәк: җырга салынган Керкәле таулары, район үзәгендәге Карамай музее һәм Шөгер штольнясы. Безнең план-минимум әлегә йөз процентка үтәлеп бетә алмады: Шөгер штольнясы, ни кызганыч, төзәтү эшләре сәбәпле, кунакларга ишекләрен вакытлыча ябып куйган иде. Хәзерге вакытта Лениногорск районында ике (!) Карамай музее гамәлдә. (Шөгер штольнясы Шөгер авылында урнашкан икенче ачык һавадагы Карамай музее составына керә.) Район үзәгендәге беренче Карамай музее 1968 елда ук ачылган. Татар карамае турындагы беренче язмалардан башлап (1637 ел), хәзерге көнгә кадәр өстәлеп барган кадерле мәгълүматны калебтән калебкә җиткерә ул. Интерактив такталар, макетлар, бораулар, кёрннар, меңләгән фото-, аудио- һәм видеоматериал – монда карамайның ниләрдән гыйбарәт булуыннан алып, ничек чыгарылуы, аны чыгару эшендә катнашкан кешеләр һәм күп гасырлык тарихы тупланган. Шөгердәге музейның ачылуына нибары җиде ел: ул гамәлдә булган битум заводы нигезендә булдырылган – аңа заманында Америка геологы Ласло Шандор нигез салган. Геолог музей кунакларын эш өстәле артында ниндидер җитди мәсьәләне хәл итеп утырган көе каршы ала. (Аның чит илдән килеп, татар җирләрендә карамай эзләве – үзе бер тарих!).

ПЛОМБА УРЫНЫНА – БИТУМ! 

Кара алтын тамчысы тимәгән өлкә юктыр – музейларның караңгы залларын әйләнеп чыкканнан соң, гаҗәпләнү катыш туган фикер бу. Борынгы Мисырны гына алыйк. Анда битумны көймәләрне майлаганда кулланганнар, мумияләрне бәлзәмләгәндә дә ярдәмгә килгән ул. Битум стоматология өлкәсендә дә – үз чимал, моны Италия галимнәре ачыклаган. 13 мең ел элек пломба салдырырга уйласагыз, пломбагыз кариес сыман кап-кара булыр иде, чөнки ул чорда пломба хезмәтен нәкъ менә битум үтәгән.

ЗАВОДТАН – МУЗЕЙГА 

2015 елда Лениногорск шәһәрендәге Карамай музее тулысынча яңартыла, шул ук елда Шөгердә ачык һавада урнашкан икенче музей ачыла. Шөгердә урнашкан музей экспонатларын тамаша кылыр өчен тулы бер көн багышласаң да, җитмәс кебек. Штольня, эретү заводы, карамай куа торган цех – «бер объекттан икенчесенә сәяхәт иткәндә, «тау сумала»сының карамай һәм битум продукциясенә әйләнү этапларыннан торган юлны уза», – ди музей хезмәткәрләре. Менә – ваклау бүлеге. Монда битумны кайнатып алу этабына әзерлек барган – тау токымы вакланган. Менә – XX йөз башында Санкт-Петербургтан кайтартылган казанның бер өлеше. Вакланган битумлы комташны шуңа салып кайнатканнар: битумлы комташка су өстәгәннәр, ачык утта җылытканнар, битум, эреп, су өстенә йөзеп чыккан, аннан аны чүмечләп җыйганнар да мичкәләргә тутырганнар.

ҖАНЛЫ ЭКСПОНАТЛАР

Җанлы экспонатлар бу юлны тагын да үтемлерәк узарга ярдәм итә. Сугыш чорында да гамәлдә булган заводтагы эшчеләр хәрәкәткә дә килә, сөйләшә дә. Әнә, «Уф, монда! Үлеш! Бөтенесе заклинило!» – дип зарланып ала бер эшче. Ясалма атлар да пошкырыша – хайван сакчыларына (рус. зоозащитник) бу музейда йөрү хис-кичерешләр ягыннан тагын да катлаулана төшә. Заводта кешеләр белән беррәттән, атлар да хезмәт куйган: завод эчендә көн күреп, шунда аягүрә төн кунып, күбесе сукыраеп та беткән. Мондый шартларда кешеләргә никадәр авыр булуын исә күз алдына китерү дә каз тәннәре чыгара... Музейларда кайвакыт экспонат булып саналмый торган «экспонатлар» да була. Элекке завод диварларында кара таплар бар: эшчеләр диварга ышкыла-ышкыла баскыч буйлап йөргәндә сыланып калган карамай таплары ул. Бинаның төрле почмакларыннан ишетелеп торган эшчеләр тавышы, атлар кешнәве, эш коралларының туктаусыз чыңлавы музейдан чыккач та колакта бик озак кайтаваз булып яңгырап торды.

Шөгердән, биниһая хис-кичереш белән бергә, истәлеккә битумлы комташ та алып кайттык. Завод замананың рентабельлек таләпләренә туры килмәгәнлектән ябылса да, Шандор-тауда битум әле дә бар, җәйнең аеруча эссе көннәрендә эреп тә китә ул битумлы комташ. Кулга алсаң, майлы эзе кала: татар җирләрендәге үткәнен һәм бүгенгесен аңа орынучы һәркемгә сеңдерергә тырыша, күрәсең.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев