Логотип Идель
Язмалар

«Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» авторларын бүләкләделәр

Казан Кремлендә фән һәм техника өлкәсендә 2023 ел өчен Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре тапшырылды.

Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы премиясенә 6 томлык «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» өчен филология фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Тимерханов Айнур Әхәт улы (проект җитәкчесе), филология фәннәре кандидатлары, ТӘҺСИнең лексикография бүлеге хезмәткәрләре Фәридә Таһирова, Илһамия Сабитова, Ольга Галимова, Эльвира Сафина, Ринат Сәфәров, Фирая Гаффарова һәм Гөлзада Сабирова лаек булды.

Премияләрне, дипломнарны һәм ТР Дәүләт премиясе тамгаларын лауреатларга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Алты томлы «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» 2015 елда басыла башлап, аның ел саен бер томы чыга килде һәм тиражы таратыла барды. Алтынчы томы 2021 елда басылды, диелә хәбәрдә.

Сүз уңаеннан, "Идел" журналында ай саен филология фәннәре кандидаты Ринат Сәфәровның "Татарча дөрес сөйләш" темасына язмалары чыгып бара.

Сылтама:

Басым кайсы иҗектә?

«Мәхәббәт» - «мәһабәт»: татарча дөрес сөйләшәсеңме?

Бишекне тирбәтәләрме, әллә тибрәтәләрме?

«Амин» дияргәме, «әмин»ме?

Фото: ТР Рәисе Матбугат хезмәте.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев