Логотип Идель
Язмалар

ТАТАРСТАНДА 12 МЕДИЦИНА ХЕЗМӘТКӘРЕ КОРОНАВИРУСТАН ҖАН ТӘСЛИМ КЫЛДЫ...

Татарстанда 12 медицина хезмәткәре яңа коронавирус инфекциясеннән вафат булган.

Татарстанда 12 медицина хезмәткәре яңа коронавирус инфекциясеннән вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.

«17 ноябрьгә без, кызганычка каршы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына караган оешмаларның медицина хезмәткәрләренең үлеменең 12 очрагын теркибез», — дип билгеләде спикер.

Биш хезмәткәр эшендә зарарланган. Тагын биш очракта һөнәри эшчәнлек белән элемтә юк. «Ике очрак буенча тикшерү дәвам итә», — дип өстәде Жаворонков. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев