Логотип Идель
Язмалар

Татарстанда 28 сентябрьгә коронавирус йоктыруның 7 183 очрагы билгеле

Татарстанда 28 сентябрьгә коронавирус йоктыруның 7 183 очрагы билгеле. Инфекциядән 6 054 кеше сәламәтләнгән 74 пациент вафат булган.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның 23 очрагы теркәлгән. Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа авыручылар арасында бер генә очрак читтән кертелгән, калганнары элемтә юлы аша күчкән. Биш кешене хастаханәләргә салганнар,18е өйдә дәвалана.

Зарарланган кешеләр арасында сигезе - 60 яшьтән өлкәнрәкләр, тагын дүртесе - 50дән 60 яшькә кадәр.

Шәһәр һәм районнар буенча, иң күп очрак - Казанда (14). Әлмәт районында - 3, Биектау районында - 2. Югары Ослан, Яшел Үзән, Кукмара һәм Лаеш районнарында берәр яңа зарарланган кеше теркәлгән.

Татарстанда 28 сентябрьгә коронавирус йоктыруның 7 183 очрагы билгеле. Инфекциядән 6 054 кеше сәламәтләнгән 74 пациент вафат булган.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев