Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    Түбән Кама театрында ТУФАН МИҢНУЛЛИН ӘСӘРЛӘРЕННӘН ТОРГАН ДЕКАДА БАШЛАНАЧАК

    Түбән Кама татар дәүләт драма театры яңа 31нче сезонын Туфан Миңнуллинның туган көнендә — 25 августта ачачак.

    Олы Мәрәтхуҗа авылында ачык һавада театраль бәйрәм узачак, кич белән исә Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле күрсәтеләчәк.

    «Туфан Миңнуллин исемен йөрткән театрыбыз ел саен сезонын Туфан Миңнуллинның туган ягында аның пьесасы буенча куелган спектакль белән ача. Быел да традициябезгә тугры калабыз», — дигән театр директоры Рөстәм Галиев "Татар-информ"га.

    Сентябрь аенда театрда Туфан Миңнуллин әсәрләреннән торган декада башланачак.

    фото: театрның рәсми сайтыннан

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Твой ход!
    • Әйдәгез хатлар языйк!
    • "Бессмертный полк онлайн"
    • "Красная гвоздика" (1)
    • Журналга язылыгыз
    • Язылу декадасы башланды!
    • "Серая зарплата и ее последствия"
    • татмедиа кибете. Журналлар
    • Хатлар йорты
    • Онлайн-кибет