Логотип Идель
Язмалар

Театр үз юлын югалтмас...

Мин беләм, сез Гүзәлне яратасыз, мин дә аны яратам.

Г.Кариев исемендәге Татар Дәүләт яшь тамашачылар театрында Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова, театрның яңа директоры Луиза Янсуар (Шарова) һәм экс-директоры Гүзәл Сәгыйтова катнашында очрашу узды.

Ирада Әюпова: “Һәрбер кешенең тормышында үзгәрешләр булырга тиеш. Сезнең театрыгыз – ул үзе бер зур гаилә. Артык сүз кирәкмидер... Мин беләм, сез Гүзәлне яратасыз, мин дә аны яратам. Луиза тәртипле, җанлы кеше. Мин ышанам, театр үз юлын югалтмас. Бар да яхшы булачак!” - дигән министр.

Гүзәл Сәгыйтова: “Театрыбызның киләчәге өчен борчылмыйм, бәлки шуңа да бу адымны ясарга җөръәт иткәнмендер. Алга таба да бер гаилә булып, кайвакыт мине дә үз кочагыгызга сыендырып, бергә яшәсәк иде”.

Луиза Янсуар (Шарова): “Ирада Хафизҗановна, ышанычыгыз өчен сезгә бик зур рәхмәт! Бик зур рәхмәт, Гүзәл, сиңа! Бу театр безнең өебез булып әверелгән иде. Синең “яратып туялмадым” дигән сүзләрең минем өчен бик тә кадерле. Шушы ярату энергиясе булу бик мөһим. Бу энергия сездә бар икән, аның белән бик күп әйберләр эшләп була. Сез миңа иҗади команда буларак таныш. Хәзер инде әкренләп барыгыз белән дә танышачакбыз. Хәерле сәгатьтә!”

чыганак һәм фото: Театрның матбугат хезмәте

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев