Логотип Идель
Язмалар

Әти кеше бурычларын түли алмаган һәм якыннарын үтергән...

Күршеләре мәете исен сизеп, экстрен хезмәтләр чакыргач, фатирда ир белән хатын, аларның ике баласы мәете булуы ачыклана.

30 майда Мәскәү өлкәсенең Щелково шәһәрендәге Богородское микрорайонындагы йортның унынчы катындагы фатирда дүрт кеше мәете табылды. Күршеләре мәете исен сизеп, экстрен хезмәтләр чакыргач, фатирда ир белән хатын, аларның ике баласы мәете булуы ачыклана. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Хатынны һәм аның баласын гаилә башлыгы үтергән, аннары үз-үзенә кул салган дип фаразлыйлар. Әти кеше бурычларын түли алмаганга шундый адымга барган булуы ихтимал.

Туганнарын сораштыргач, Фирүз Еровның хатыны һәм ике кызы инде апрельдән бирле элемтәгә чыкмавы ачыклана. Гаилә февральдә фатир алган булган. Фирүз хатыны һәм балалары фатирда ремонт белән шөгыльләнә дип әйтә. Кыз балалар өйдә укыганга, аларны эзләүче булмый.

Экспертлар 40 яшьлек хатын-кыз, 11 һәм 17 яшьлек кыз балаларның мәетендә пычак белән яралаган эзләр булуын ачыклый. 

Якынча версия буенча, 42 яшьлек әти кеше туганнарын үтергән, аннары мәетләр белән берничә көн яшәгән, шуннан соң үз-үзенә кул салган.

Әлеге фаҗиганең төп сәбәбе — бурычлар, дип саный тикшерүчеләр. Ир белән хатынның хатларын укыгач, аларның шул сәбәпле талашуы ачыклана. Еровлар фатиры гаиләнең хәлле тормышта яшәвен күрсәтә.

Үз-үзенә кул салыр алдыннан, Фирүз фатир тәрәзәләрен ача, ишекне бикли. Өске катта яшәүче күршеләр фатирдан сасы ис килүен сизеп ала, диелә хәбәрдә.

Тулырак

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев