ТИРЕНЕ КАРТАЙТА ТОРГАН РИЗЫКЛАР - белә идеңме?
Төркиянең Sabah басмасы организмның картаюын тизләтүче ризыклар исемлеген бастырып чыгарган.
РИА Новостига сылтама белән "Өмет" газетасы хәбәр итә:
Төркиянең Sabah басмасы организмның картаюын тизләтүче ризыклар исемлеген чыгарган.
Мәкаләдә организмдагы аксымнар һәм липидларның шикәр куллану аркасында зарарлану ихтималы бар диелгән. Бу исә тән тиресенең сыгылмалылыгын югалтуга һәм җыерчыклар барлыкка килүгә китерә.
Шулай ук тикшеренү авторлары фастфудта, майлы һәм кыздырылган ризыкларда, маргаринда, консервларда йөрәк авырулары хәвефен арттыручы трансмайлар барлыгын әйтә. Аннары, ул ризыклар кан тамырларына зыян итә һәм тиредәге кан йөрешен акрынайта.
Кофе, эшкәртелгән иттән әзерләнгән ризыклар һәм тоз организмның суга кытлык кичерүенә китерә, бу шулай ук тирене картайта. Белгечләр шуны да әйтә: тәмләткечле ризыклар кан тамырларын киңәйтә, ә бу, үз чиратында, еллар үтү белән тиредәге үзгәрешләргә китерә.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев