Логотип Идель
Язмалар

ТӨРКИ ТЕЛЛӘР ӨЙРӘНЕРГӘ - ТАТАРСТАНГА!

Быелгы магистрларның географиясе тагын да киңрәк: Башкортстан, Төркмәнстан, Кытай, Чувашия, Таджикстан…

Быел Казан (Идел буе) Федераль университеты, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының "Мәдәниятара багланышларда төрки телләр" магистратура программасы буенча 18 студент укырга кергән.

Быелгы укучыларның географиясе тагын да киңрәк: Башкортстан, Төркмәнстан, Кытай, Чувашия, Таджикстан…

Гомуми тел белеме тюкрология кафедрасы коллективы, адъюнкт-профессор И.И. Хәлфин, проф. М.Г. Корбангалеев, Э.М. Ахунҗанов, М.З. Зәкиев, Ф.С. Сафиуллина, Р.Р. Җамалетдинов традицияләрен һәм фәнни мәктәпләрен (гомуми һәм чагыштырма-типологик тел белеме, төрки һәм татар тел белеме (синхрония и диахрония), татар телен чит аудиториядә укыту методикасы, тәрҗемә белеме, лексикография, лингвокультурология һәм мәдәниятара коммуникация) дәвам итеп һәм үстереп, төрки тел белеме өлкәсендә актив фәнни-белем бирү эшчәнлеге алып бара.

Хәзерге вакытта кафедраның берләштерелгән составында 3 филология фәннәре докторы профессорлар Г.Х. Гыйләҗетдинова, Р.Р. Җамалетдинов (каф.мөдире.), Ә.Ш. Юсупова) һәм 15 фән кандидаты (Р.М. Болгарова, Ф.Х. Габдрахманова, Э.Н. Динмөхәммәтова, Г.Ф. Җамалетдинова, Э.А. Исламова, И.Ж. Едиханов, З.Н. Кириллова, Р.И. Латыпова, Г.Р. Мөгътәсимова, Г.Ә. Нәбиуллина, Р.С. Нурмөхәммәтова, Р.Р. Сәлахова, М.Р. Саттарова, Ф.Р. Сибгаева, К.С. Фатхуллова) һәм 2 өлкән укытучы (А.Р. Аюпова, А.С. Гайнетдинова (PhD) эшли.
Кафедраның максаты – югары белемле, көндәшлеккә сәләтле филолог-белгечләрне әзерләү, гомуми тел белеме һәм тюркология өлкәсендә әйдәп баручы фәнни-мәгариф үзәк буларак кафедраның лидерлык позициясен ныгыту.
Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы түбәндәге белем бирү программаларын тәкъдим итә:
- «Филология». «Гамәли филология: татар теле һәм әдәбияты, чит телне тирәнтен өйрәнүле тәрҗемә белеме» (бакалавриат);
- Филология». «Гамәли филология: татар теле һәм әдәбияты, журналистика». (бакалавриат)
- «Филология»: («Филология. Мәдәниятара багланышларда төрки телләр») (45.04.01), («Филология. Тюркология») (45.04.01), («Татаристика» (45.04.01) (магистратура).
Кафедрада гамәлдә:
- «Рус теле» (10.02.01), «Чагыштырма-тарихи, типологик һәм чагыштырмалы тел белеме» (10.02.20) белгечлеге буенча аспирантура һәм докторантура;
- «Россия Федерациясе халыклары теле» (10.02.02), «Тел теориясе» (10.02.19) белгечлекләре буенча аспирантура.
 
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев