Язмалар
Туена берничә көн кала коронавирус йоктырган...
Авыру билгеләрен кыз туй мәшәкатьләре артыннан йөреп арып киттем дип уйлый.
Бу хәл Көньяк Африка Республикасында була. 26 яшьлек Зои Фрешуотер декабрь ахырында унбер ел очрашып йөргән егетенә кияүгә чыгарга тиеш була.
Әмма туйга берничә көн кала ул коронавирус йоктыра. Авыру билгеләрен кыз туй мәшәкатьләре артыннан йөреп арып киттем дип уйлый. Берничә көннән кәләшнең хәле авыр булып, аны хастаханәгә озаталар. Аның артыннан 63 яшьлек әтисе белән 52 яшьлек әнисе дә авырып китәләр. Аларның да хәлләре кискен була. Тик табиблар гомерләрен саклап кала алмый. Өч көн эчендә башта әтисе, аннары әнисе һәм кыз үзе дә үлеп китәләр.
чыганак: Шәһри Казан
Текст после содержания указынный в настройках
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев