Логотип Идель
Язмалар

«УРАМ»ГА УЙНАРГА КИЛЕГЕЗ!

20 сентябрьдә Казан шәһәренең «Урам» экстрим-паркында Беренче бөтенроссия урам уеннары кысаларында стритбол буенча турнир узачак.

20 сентябрьдә Казан шәһәренең «Урам» экстрим-паркында Беренче Бөтенроссия урам уеннары кысаларында стритбол буенча турнир узачак. Ә бу без көткән иң шәп турнир!

Стритбол турниры FIBA 3x3 кагыйдәләре буенча, әмма уникаль спорт өлеше белән узачак. Һәр уен 21 очкода чикләү белән 10 минут дәвам итә. Җиңү өчен матчта 5 балл бирелә. Уйналган матчлар суммасы буенча очколарны төркемдәгеләрнең барысыннан да күбрәк җыйган команда тагын 6 бонус баллын ала. Уеннар 11.00 сәгатьтә башлана.

Ярышлар Red Bull Half Court турнирында сайлап алу ярышлары булачак.

Төбәк сайлап алулары Россиянең 9 шәһәрендә узачак: Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Екатеринбург, Ростов-на-Дону, Түбән Новгород, Пермь һәм Калининград. Иң көчле командалар дөнья финалына бару хокукы өчен көрәшәчәк илкүләм финал 3-нче октябрьдә Санкт-Петербургта узачак. Үз чиратында, дөнья финалы ноябрь ахырында Төркиядә узачак, дип хәбәр итә kzn.ru.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: экстрим, урам, парк, яшьләр, турнир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев