Логотип Идель
Язмалар

Яшь хатынны үтереп, мәетен бетон белән катырып куйган

Ир-ат Светлананы үтергәч, мәетне подвалда яшерә.

Бер атна элек Вологда өлкәсендә 27 яшьлек Светлана Вишнякова югала. Яшь хатынны берничә көн буена эзлиләр. 23 апрельдә аның мәете табыла. Бу турыда «Вологда» телевидениесе хәбәр итте.

Россия Тикшерү комитетының Вологда өлкәсе буенча идарәсе әлеге вакыйга турында хәбәр итте. Хатынның үлеме җинаять белән бәйле. Аны 28 яшьлек хезмәттәше буып үтергән.

Вести35.рф

Фаҗига Светлананың эш урынында — икмәк комбинатының ашханәсендә була. Әлегә җинаятьнең сәбәбе ачыкланмаган. 

Ир-ат Светлананы үтергәч, мәетне подвалда яшерә. Ул аны цементлы эремә белән күмеп куя.

Җинаятьче Светлананың телефонын ала. Берничә көн дәвамында телефоннан хәбәрләр җибәреп тора. Имеш, хатын белән бар да тәртиптә. Җинаятьче шулай итеп эзен яшермәкче була. Шулай хокук саклаучылар аны бик тиз исәпләп чыгара. Хәзерге вакытта бу кеше тоткарланган һәм күрсәтмәләр бирә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Чыганак: https://intertat.tatar/

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев