-
ГАЛИМНӘР ИГЕНЧЕЛЕК ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯ УЙЛАП ТАПКАН Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан кафедра мөдире һәм профессоры Наил Әдһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде.
-
"ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР" БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШ Жюри музыка өлкәсендәге белгечләрдән торачак. Бәйгенең фестивалендә кайбер үзешчән авторларның җырларын танылган артистлар башкаруы да ихтимал.
-
ЯЗУЧЫ РӘФИКЪ ЮНЫС ВАФАТ Язучы, журналист Рәфикъ Юныс улы Юнысов бүген 78 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Бу хакта аның соңгы эш урыны “Казан утлары” журналыннан хәбәр иттеләр.
-
ТАТАРСТАНДА БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘРГӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕЛӘ Республикада 32 федераль һәм 53 республика чараларын үз эченә алган социаль ярдәм чараларының системасы формалашкан.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
Яшь шагыйрәләр һәм язучылар өчен бәйге!
Яшь шагыйрьләр һәм язучылар өчен татар телендә "Яшел сигналга сәяхәт" Республика конкурсы игълан ителде.
Конкурста татар телендә язучы Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән яшь шагыйрьләр һәм язучылар катнаша ала.
Конкурсантларның яше: 16дан 35 яшькә кадәр.
Конкурс 2021 елның мартыннан апрель аена кадәр үткәрелә:
I этап (2021 елның 1 мартыннан 4 апреленә кадәр) - Оештыру комитетының электрон почтасына гаризалар һәм әсәрләр җибәрү;
II этап (2021 елның 12 апреленнән 23 апреленә кадәр) - жюри әгъзалары тарафыннан әсәрләргә эксперт бәя бирү, конкурста җиңүчеләрне билгеләү;
Ill этап (2021 елның 26-30 апреле) - конкурста җиңүчеләрне игълан итү, тантаналы бүләкләү.
Нигезләмә белән монда танышырга мөмкин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз