Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Төрле телләрдә шигырьләр

    ЯШЬЛӘРНЕ ДӘ КЫЗГАНМЫЙ ТОРГАН КОРОНАВИРУС...

    Татарстанда тагын ике кеше яңа коронавирус инфекциясеннән үлгән. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Вафат булучыларның берсенә 31, икенчесенә 38 яшь...

    1982 елда туган Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче бер ир-ат 1 июльдә урта авырлыктагы вируслы пневмония белән йогышлы авырулар хастаханәсенә озатыла.

    «Covid-19 вирусы лаборатор рәвештә тәңгәлләштерелгән», — дип билгеләп үтте агентлыкның әңгәмәдәше.

    Дәвалануга карамастан, авыруның хәле начарланган, үлем 11 июльдә кискен респиратор җитешсезлек фонында килеп җиткән.

    Икенче авыру — 1989 елда туган пациент — Республика клиник хастаханәсе базасында Covid-19 авыр агымы белән вакытлыча йогышлы авырулар госпиталенә салына. 22 июньнән башлап ул реанимация һәм интенсив терапия бүлегендә булган. 5 июльдә булган хроник авырулар фонында авыруның хәле начарланган, ә 20 июльдә йөрәк-үпкә җитешсезлеге фонында йөрәге тукталган. Реанимация чаралары тиешле нәтиҗәгә китермәгән, үлем теркәлгән.

    Республикада коронавирус корбаннарының гомуми саны 31гә җиткән.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!