«Яшел сигналга сәяхәт» бәйгесендә 250 кеше катнашкан (+ җиңүчеләр исемлеге)
Казан дәүләт мәдәният институтында «Яшел сигналга сәяхәт» татар телендә иҗат итүче яшь шагыйрьләр республика бәйгесенә нәтиҗә ясадылар.
Казан дәүләт мәдәният институтында «Яшел сигналга сәяхәт» татар телендә иҗат итүче яшь шагыйрьләр республика бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды.
Конкурс 2021 елның мартыннан апрель аена кадәр үткәрелде. 16дан 35 яшькә кадәр катнашучыларның эшләре кабул ителгән. Конкурсның максаты булып балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү, татар телендә язучы яшь шагыйрьләрне барлау һәм аларга ярдәм итү тора. Бәйгедә барлыгы 250 кеше катнашкан.
Җиңүчеләр
Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Юллар безне алга дәшә» проза номинациясендә Апас районының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Гүзәл Хабибуллина, «Имин була күрсен юллар» шигърият номинациясендә Аксубай районының Тимирясов исемендәге 1 Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Айзилә Галиева җиңде.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев