ТАССР 100 ел
Яңалык/Эксклюзив
-
Татарстанның 6 шәһәре 510 миллион сум грант откан Татарстанның 6 шәһәре иҗтимагый киңлекләр булдыру өчен 510 миллион сум грант откан. Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр арасында уздырылган илкүләм бәйгедә катнашу өчен республикадан барлыгы 7 шәһәр гариза тапшырган булган.
-
Казанлылар бию батлында көч сынашты 18 августта Казан Мэриясе «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының яңа форматын тәкъдим итте. «Чулпан» мәдәният үзәге каршындагы мәйданда татар халык биюе буенча «Батыр батл» узды.
-
«Уйнагыз, гармуннар!» бәйрәмендә гармунчылар парады алдыннан Фирдүс Тямаев барачак Быел бәйрәм Казан Кремленең Спас манарасы янәшәсеннән – 1 нче май мәйданыннан башлана. Гармунчылар парады Бауман урамы буйлап үтеп Камал театры янындагы мәйданга киләчәк
-
Кабан күле яр буенда татар драматургиясе турында фикер алышачаклар Татар китабы йортыннан дискуссияләр сериясе татар драматургиясе турында фикер алышу белән тәмамланачак. Йомгаклау очрашуы 19 нчы августта Кабан күле яр буенда узачак.
-
XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале: 44 илдән 625 гариза Казанда 7-11 сентябрь көннәрендә XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Быел фестивальгә 44 илдән 625 гариза килгән. Татарстан исә 40лап кинокартина тәкъдим иткән, шуларның 14е программага кертелгән
-
“Безнең заман – Наше время” – дәүләт киләчәген кайгырта торган проект" Гран-при яулаучы ТР Президенты кубогына һәм 500 мең күләмендәге премиягә ия булачак.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
Видео
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Язмышыңа язылган булса...
Язмышыңа язылган булса бер ни кыла алмыйсың. Бүген Казанда килеп чыккан янгында бер ир-атның могҗиза белән исән калуы да уйландыра.
"Матбугат.ру" хәбәт итә:
Казанның Габишева урамында "8в" йортында янгын килеп чыга. Ут чолгап алган бинада 56 яшьлек ир-ат була һәм аның тәне 98 процент яна. Бәхетенә, ир янгыннан үз аягы белән чыга. Шул вакытта аның яныннан очраклы рәвештә узып барган "Ашыгыч ярдәм" машинасы зыян күрүчене РКБга илтә.
Язмышына шулай язылып, ир-ат исән кала. "Аллаһы Тәгалә саклаган", - дип яза "Матбугат".
фото: МЧС
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз