Логотип Идель
Язмалар

ЙОЛДЫЗНАМӘ - "йолдызлар шулай куша"

Сезне күптән ЙОЛДЫЗНАМӘ белән таныштырган юк иде. Бүген йолдызлар нәрсә вәгъдә итә соң?

Сезне күптән ЙОЛДЫЗНАМӘ белән таныштырган юк иде. Бүген йолдызлар нәрсә вәгъдә итә соң?

Кучкар

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/goroskopp/yoldyznam-16-23-sentyabr

Кучкар

Бүген Кучкарларга начар уйларны баштан чыгарып атарга киңәш ителә. Кешегә карата агрессив булмагыз, ачуланышмагыз. Ярдәм сорасалар, шундук булышыгыз. Күбрәк вакытны гаиләгез белән уздырыгыз, бигрәк тә бүген.

Үгезбозау

Бүген Үгезбозауларның бик тотрыксыз көне. Кайбер эшләрегездә проблемалар килеп чыгарга мөмкин, әмма сәламәтлек, шәхси мөнәсәбәтләр турында исегездән чыгармагыз. Дусларыгыз һәм танышларыгыз белән ешрак аралашыгыз.

Игезәкләр

Игезәкләрне бүген яхшы, күтәренке кәеф көтә! Иң мөһиме - тыныч булыгыз, башка шөгыль табыгыз. Дусларыгыз белән саф һава суларга чыгып керегез. Ә эш...торып торыр!

Кысла

Кыслалар, тирә-ягыгызга карагыз әле, сезне шундый яхшы кешеләр әйләндереп алган! Ләкин кайберләре белән мөнәсәбәтне үзгәртергә туры килер. Бүген андый карар ясарга ашыкмагыз. Яңа танышлар табарга вакыт.

Арыслан

Авырлык аша җиңеллек килгәнен арысланнар яхшы белә инде. Бары тик бер киңәш - игътибар үзәгендә булырга курыкмагыз. Кешеләр белән ешрак аралашыгыз, теләсә нинди сораулар белән мөрәҗәгать итә аласыз - бүген сезнең көн!

Кыз

Кызларның бүген кәефләре шәптән түгел, көзге депрессиягә бирелгәннәр. Ләкин мондый халәт сезгә килешми! Финанс мәсьәләсен хәл итәргә ашыгыгыз.

Үзегезнең хаклы булуны кешегә исбатларга әле иртәрәк. Иң кызыгы алда көтә!

Үлчәү

Үлчәүләр, сезнең карьера үсеше бары тик үзегездән генә тора. Бар да гади: күбрәк эшләгән саен, югары баскычка менәрсез. Башка юл юк, бары тик эшләргә, эшләргә һәм эшләргә...

Чаян

Гаилә сезнең өчен беренче урынга чыгачак. Уңай үзгәрешләр дә көтелә. Финанс мәсьәләсе дә җайланыр. Ашыгып нәтиҗә чыгармаска гына кирәк!

Укчы

Укчылар, сез соңгы арада кешегә карата салкын карый башладыгыз кебек. Ешрак елмаегыз, ялкауланмагыз. Аз гына тырышасы калды...

Кәҗәмөгез

Кәҗәмөгезләр һәрвакыт яңалык яраталар, бу период та идеяләрне чынга ашырыр өчен менә дигән мөмкинлек. Янәшәдәге дусларыгызның фикеренә колак салыгыз.

Сукояр

Сукоярлар, сезгә яңа тәкъдимнәр белән язарлар. Ләкин ул кешеләрне сез аз белергә, гомумән, таныш булмаска мөмкинсез. Шуңа күрә эмоцияләрне күрсәтмәгез, җитдирәк булыгыз.

Балык

Балыклар ике төргә бүленә: беренчеләре - рәхәтләнеп күңел ача, үзләре теләгәнчә ял итә белә, ә икенчеләре - киресенчә, яңа эшкә тотынганчы шикләнә, гаиләдә килеп чыккан проблемалар өчен артык борчыла. Вакытыгызны юкка әрәм итмәгез!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев