Логотип Идель
Язмалар

ЗӘМИРӘ РӘҖӘПОВА БЕРЕНЧЕ ИРЕ ТУРЫНДА:"Ул бит аның атасы! Балага ул ни зыян салган?"

Ул бит аның атасы! Балага ул ни зыян салган?

Алып баручы Зәмирә Рәҗәпованың өченче бәбиен көткәнен беләсездер. Ире Максим аның аның беренче улы Аязның үз әтисе түгел. Зәмирә социаль челтәргә олы баласының әтисе турында язып чыгарга булган.

«Азатлык! Хөррәсәнлектән, үпкәләрдән, ачулардан, гайбәтләрдән... шундый рәхәт халәт ул!

Миңа кайбер подписчикларымнан түбәндәге эчтәлектә хатлар килә. Кыскача гына  язам. Сүз Аязның әтисе хакында... «Менә хәзер сезне күреп үкенсен иде, кемне югалтканын аңласын иде...» Ә ни өчен? Үкенмәсен! Кирәкми! Без күптән чит ят кешеләр! Безнең бер-беребездә эшебез юк!

Дуслар! Бәлки ул бүгенге көндә миңа караганда да бәхетлерәктер? Аның да гаиләсе, балалары бар. Шулай килеп чыкканга, минем кебек үк, Аллаһка рәхмәт укыйдыр... Дөресен генә әйткәндә, ул турыда уйлап та караган юк. Чөнки, минем күңелемдә аңа карата үпкә-ачу калмады!!! Ишетәсезме? Булды үпкәле чаклар, тора бара бетте. Уйлап карагыз, кемнеңдер ачуын китерер өчен бәхетле яшәргә теләү - бәхетме соң ул? Алай бәхетле булып буламы? Бу бит бәхет түгел, бу бит үч, уен, чир...! Ә чынлап үз тормышың белән кайнап яшәсәң, башкалар кайгысы калмый!

Ул кылган гамәлләре өчен миннән гафу үтенде, «Мин түгел идем ул, мине шайтан котыртты, кичерә алсаң кичер!» - диде! Мин гафу иттем! Бу тормышта кем ялгышмый, дүрт аяклы ат та абына!

Без түгел, Аллаһ кичерсен. Чөнки кемнең хак, нәрсәнең ялган икәнен ул гына белә!

Әйе, Аяз белән аралашалар! Мин каршы түгел! Ә ни өчен? Ул бит аның атасы! Балага ул ни зыян салган? Гомумән, мин баланы корал итеп тоткан әти-әниләрне аңламыйм, аңларга да теләмим.

Без дә үзара яхшы аралашабыз. Чын, ул минем тормышымда булмаган да кебек!»

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев