Яңалык/Эксклюзив
-
ФАТИРНИК: «ИДЕЛ» ДУСЛАРЫН ҖЫЯ «Идел» яшьләр журналы апрель саны дөнья күрү уңаеннан дусларын җыя. Яшьләр белән бер дулкында яшәүче журналның апрель саны авторларның төрлеге, язма геройларының кыю фикерле булуы белән аерылып тора.
-
«Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең быелгы үзенчәлеге нидә? «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концерты елдагыча 26 апрельдә 16.00 сәгатьтә Казанның Бауман урамында узачак. Шулай итеп, быелгы акциягә нәтиҗәләр ясалачак.
-
«Tamga» режиссерлар лабораториясе эскизларын тәкъдим итү программасы Режиссерлар татар сәхнәсе өчен көтелмәгән, четерекле темалар кузгатачак: балалар һәм өлкәннәр арасындагы упкын, аны китереп чыгарган комплекслар һәм җавапсызлык, уйдырма дөньяга китеп яшәү, мәктәп һәм анда үз урыныңны табу юллары...
-
Казахстан башкаласында Тукай урамы барлыкка киләчәк Бу хакта дәүләт башлыгы Татарстан Президенты белән очрашуда белдергән.
-
Алла сакласын! Операция вакытында өч табиб яман шешне өч сәгать дәвамында тотып торган... 55 см зурлыктагы яман шешне алу өчен, хирургларга зур көч таләп ителә.
-
КҮЗӘТҮ: КАЗАН БИТ БУШ ТҮГЕЛ! Казандагы рухи азыктан көч-куәт, ышаныч һәм өмет җыючы бер татар баласы буларак язам.
-
«Созвездие-Йолдызлык» XXI ачык яшьләр телевизион фестиваленең суперфиналы бара Быел фестивальдә Мәскәү, Пермь, Нефтекамск, Южноуральск, Әстерхан, Ижау, шулай ук Израиль вәкилләре дә катнаша.
-
ТР Вице-премьеры Альберт Кәримов: "Республика Президенты "Безнең заман" фестивален тиешле дәрәҗәдә үткәрергә бурыч куйды" Видеоконференция форматында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.
ЗӘЙ РАЙОНЫНДА ЯНГЫН СҮНДЕРЕЛМӘГӘН ТӘМӘКЕДӘН ЧЫККАН
Татарстанның Зәй районы Югары Шепкә авылында янгын чыккан. Аның мәйданы 60 квадрат метр тәшкил иткән.
Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында чыккан янгында бер ир-ат үз өендә янып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» язды.
Күршеләр янгынны кичке унынчыда гына күреп алган. Ут белән көрәшүчеләр фаҗига урынына биш минут эчендә барып җитсә дә, агачтан салынган йортны ялкын телләре тулысынча ялмап алган була инде.
Урынга муниципаль янгын сагы бүлекләреннән дүрт янгын сүндерүче, шулай ук 88нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре килгән. Янгынны 21.57 сәгатьтә тулысынча сүндергәннәр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз