-
75 мең доллар премиягә ия буласың килсә... Медаль һәм акчалата премия ике елга бер тапкыр бирелә. Бүләкләү тантанасы ноябрь ахырында — декабрь башында узачак.
-
КҮБРӘК ЙОКЛАГЫЗ... Имтиханнар вакытында, контроль эшләр алдыннан гадәти йокы дәвамлылыгын якынча 1 сәгатькә арттырырга киңәш итәләр.
-
“Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында ачылган “Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды.
-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
-
ВИДЕО: Илүсә Хуҗина башкаруында «Зөлайха» җыры «Яңа дулкын» проектының чираттагы чыгарылышында Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина татар халык җырын башкарды.
-
16 яшьлек үсмер әнисен, әтисен һәм 12 яшьлек сеңлесен вәхшиләрчә үтергән... Әтисенең мәетен тиз генә таный алмаганнар...
ТАССРның 100 еллыгына язучыларга кайсы язучылар грантка ия булачак?
ТАССРның 100 еллыгына багышлап, әдәбият һәм сәнгать әсәрләре иҗат итү өчен Татарстан Хөкүмәте грантын алучылар исемлеге билгеле булды. Грантның суммасы 15 млн. сум булачак, дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлеге
Кече формалы әдәби әсәрләр өчен 100 мең сумлык 20 грант билгеләнгән, эре формалы проза һәм поэзия әсәрләре өчен 500 мең сумлык 6 грант тәкъдим ителә.
Кече формалы әдәби әсәрләр өчен грант алучылар арасында Илфак Ибраһимов, Хәбир Ибраһимов, Ләбиб Лерон, Рүзәл Мөхәммәтшин, Рәдиф Сәгъди, Гөлүсә Батталова һәм башкалар бар. Зур формалы әдәби әсәр язарга Разил Вәлиев, Ркаил Зәйдулла, Рөстәм Галиуллин, Зөлфәт Хәким, Гәрәй Рәхим, Луиза Янсуар алынган. Төрле формадагы музыкаль жанрлар өчен 50, 100 һәм 200 мең сумлык 19 грант билгеләнгән. Музыкаль-театраль жанр өчен 600 мең сумлык ике грант бар. Композиторлар Эльмира Галимова һәм Миләүшә Хәйруллина бу грант өчен “Кол Шәриф” һәм “Кави Сәрвәр” операларын язарга вәгъдә итә. Скульптура һәм рәсем сәнгате әсәрләренә 500 мең сумлык 8 грант бирелә. Декоратив-гамәли сәнгать өчен дә 4 грант бар. Балалар әдәбияты өчен 50 мең сумлык 12 грант каралган. Балалар өчен музыкаль әсәр язучыларга 70 мең сумлык 20 грант бар. Балалар өчен әдәби әсәрләр язарга Рафис Корбан, Ленар Шәех, Айдар Шәйхин, Наилә Ахунова, Рифат Җамал һәм башка язучылар алыначак.
Татарстан Язучылар берлеге
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз