-
КҮБРӘК ЙОКЛАГЫЗ... Имтиханнар вакытында, контроль эшләр алдыннан гадәти йокы дәвамлылыгын якынча 1 сәгатькә арттырырга киңәш итәләр.
-
“Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында ачылган “Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды.
-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
“Ак чәчәкләр кебек” премьерасының төп үзенчәлеге - авторында Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 сезонның бишенче премьерасын тәкъдим итә.
-
16 яшьлек үсмер әнисен, әтисен һәм 12 яшьлек сеңлесен вәхшиләрчә үтергән... Әтисенең мәетен тиз генә таный алмаганнар...
-
Олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
Галимҗан Ибраһимовның академик басмасы ТАССР юбилеена бүләк
Галимҗан Ибраһимовның академик басмасы ТАССР юбилеена бүләк
Бүген татар әдәбияты классигы, энциклопедист-галим, күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Хезмәт Герое Галимҗан Ибраһимовның туган көне. Г.Ибраһимов - ХХ йөз башы татар дөньясында абруйга ия, татар әдәбияте һәм мәдәнияте тарихында тирән эз калдырган әдип.
Әлеге уңайдан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Г.Ибраһимов әсәрләренең 15 томлык академик тупламасының 6-10 томнары нәшер ителү уңаеннан матбугат конференциясе узды. Журналистлар белән очрашуда ТР Фәннәр академиясенең вице-президенты, филология фәннәре докторы, академик Дания Заһидуллина, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары, текстология бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент Марсель Ибраһимов, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тестология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Әнисә Алиева, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тестология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Камил Әхсәнов катнашты.
-Татар тарихында, аның төрле чорларында шул чорның йөзен, шул чорның үсеш биеклеген билгели торган шәхесләр бар. Г.Ибраһимов да шундый шәхесләрнең берсе. Ул күренекле язучы, сәясәтче, ихтимагый эшлеклесе. Татар фәненең төрле тармакларын булдыруга, үстерүгә гаять зур өлеш керткән кеше. Без аны журналист буларак та беләбез. Быел Татарстан республикасына 100 ел. Г.Ибраһимов ТАССР төзелүгә гаять зур өлеш керткән һәм хезмәте , каләме белән шушы яңа республиканың барлык үсеш юнәлешләрен билгеләгән. Академиянең беренче прообразы булган Фәннәр академиясе дә Г.Ибраһимов 1925-27 елларда эшләгән гыйльми үзәк тә беренче оешкан, – дип сөйләп узды Дания Заһидуллина.
Әдип томлыкларының басылып дөнья чыгуы зур күренеш. Әлеге хезмәтләрне нәкъ менә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре башкара. Академик басманың беренче биш томы 2018 елда нәшер ителде. Монда Ибраһимовның ХХ йөзнең беренче чирегендә иҗат ителгән әдәби әсәрләре(хикәяләр, повестьлар, романнар һәм бер драмасы) урнаштырылган.
Г.Ибраһимов шәхес культы корбаны. Мәгълүм ки, моңарчы аның хезмәтләре тулысынча киң катлам җәмәгатьчелеккә тулысынча тәкъдим ителмәде. Ә инде яңа әзерләнә торган академик басмада язучының киң колачлы эшчәнлеге тулаем урын ала. 6-10 томнарда аның әдәбият һәм тел белеме, сәнгатькә караган хезмәтләре кертелде. Әлеге томнарда урын алган 135 хезмәтнең күпчелеге ХХ йөзнең беренче чирегендә гарәп графикасында басылган, ә 1929 елгы татар алфавиты реформасыннан соң язылган кайбер хезмәтләре исә латин графикасында дөнья күргән.
Галимнәр белдергәнчә, текстларны басмага әзерләгәндә бөтен гарәп һәм латин графикасындагы чыганаклар барланган, чагыштырып өйрәнелгән.
-6-10 томнарга Г.Ибраһимовның әдәбият һәм тел белеме буенча хезмәтләре керде. Бу хезмәтләрдә ул тел яки әдәбият теоретигы, әдәбият тәнкыйтьче буларак кына түгел, методист галим буларак та тәкъдим ителә. Томлыкларда текстлар кыскартуларсыз, тулы килеш, җентекле аңлатма һәм искәрмәләр белән әзерләнде. Алар хәзерге чор укучыларга Г.Ибраһимовның фәнни иҗатын, татар әдәбияты, сәнгате һәм мәгарифе тарихын тулырак күзалларга ярдәм итә, - диде үз чыгышында Марсель Ибраһимов.
Журналистлар белән очрашуга килгән галимнәр Г.Ибраһимов хезмәтләренә замандашлары тарафыннан язылган тәнкыйди мәкаләләрне үз эченә алган кушымта өлеше академик басманы тагын да баета, дип ышандыра.
Тарих фәннәре кандидаты Камил Әхсәнов әдипне ялкынлы сәясәтче буларак та телгә алды. Г.Ибраһимовның эшчәнлеге Татарстан белән генә чикләнмәвен ассызыклады.
Академик фән үсешенә зур өлеш керткән галим-әдипнең 15 томлык басмасы 2021 елда эшләнеп төгәлләнәчәк. Соңгы томнарда аның тарихка караган хезмәтләре, публицистикасы, хатлары һәм документлары урнаштырылачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз