-
ВИДЕО: Журналистлар Мөршидә белән Илдар Кыямовларның теле “чишелгән” Татар журналистикасы турында чын дөресе! Журналистлар Мөршидә белән Илдар Кыямовларның теле “чишелгән”.
-
Блогер Рөстәм Нәбиев уңайсыз хәлдә калган Аны Америкада очар алдыннан кәрәзле телефоннан хатыны белән сөйләшкән өчен самолеттан төшереп калдырганнар.
-
ПОПУЛЯР БЛОГЕР ИЛҮЗӘДӘН КИШ-МИШ САЛАТЫ. Рецепт. Популяр блогер Илүзә Ильдарскаядан тәмле салат рецепты!
-
ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ ҺАВА ШАРТЛАРЫНЫҢ БОЗЫЛУЫ КӨТЕЛӘ Татарстанда аномаль салкыннар көтелә.
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
-
ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВАНЫҢ “АТЛАР КЕШНИ" ШИГЫРЕН "ИДЕЛ" ЖУРНАЛЫ НИ СӘБӘПЛЕ БАСТЫРМАДЫ? Зөләйха Камалованың “Атлар кешни” шигырен “Идел” журналы бастырмады.
Мәктәп укучылары ТАССРның 100 еллыгына күмәк мультфильм ясый

Апрельдә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «Век Татарстана-3» («Татарстан гасыры-3») белем бирү-анимация проекты башланып китте. Бу күләмле проектны «Татармультфильм» студиясе тормышка ашыра. Нәрсә соң ул «Татарстан гасыры»?
Исеменнән күренгәнчә, ул Татарстан Республикасының үткәне һәм бүгенгесе белән бәйле мультфильмнар циклы. Төп үзенчәлеге шунда: мультфильмнарга рәсемнәрне, профессиональ рәссам-мультипликаторлардан тыш, гап-гади балалар ясый. Шулай итеп, бик күп авторлар катнашында зур һәм кызыклы, үзенчәлекле фильмнар туа.
«Татарстан гасыры»ның беренче проекты 2017нче елда башланып китте. Мультфильм төшерүдә Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарыннан 1-8 сыйныфта укучы балаларның 2500дән артык рәсеме, тавыш яздыруда 500ләп шигыре кулланылган иде.
2018 елда «Татарстан гасыры-2» проекты игълан ителде. Анда республиканың 43 районыннан һәм Казан белән Яр Чаллы шәһәрләреннән 32 меңнән артык мәктәп укучысы катнашты. Бу – Гиннес рекордлар китабында теркәлү өчен җитди дәгъва иде. Чөнки милли анимация фильмына нигез итеп инде 3500дән артык рәсем һәм 1200дән артык шигырь алынды!
Татар һәм рус телләрендәге мультфильм балаларның республикадагы мәдәни-тарихи һәйкәлләр, истәлекле урыннар, атаклы шәхесләребез белән бәйле рәсемнәреннән төзелде.
2019 ел проектының темасы — республиканың сәнәгате һәм тарихи-мәдәни үсеше. Быел да мультфильмда катнашасы иҗат эшләре шулай ук рәсем һәм шигырь конкурслары аша сайлап алына. Билгеле, республика күләмендәге зур проектка рәсемнәр ясау өчен, балалар рәсем остаханәләрендә шөгыльләнәчәк. Һәр районда «Татармультфильм» студиясе белгечләре республика сәнәгате, тарихы турында сөйләп, кызыклы анимация дәресләре үткәрәчәк.
2017 һәм 2018 елда төшерелгән «Век Татарстана» һәм «Век Татарстана-2» («Татарстан гасыры» һәм «Татарстан гасыры -2») мультфильмнары рус һәм татар телендә республика мәктәпләрендә, кинозалларында күрсәтелде һәм өлкәннәрнең дә, балаларның да уңай бәясен алды. Мультфильмнарны бушлай http://вектатарстана.рф ресурсында карарга мөмкин. Анда рәсем һәм шигырь буенча иҗади конкурслар турында да тулырак итеп белергә була.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз