-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
"ГАЛИМ СӨЙЛИ" - КАЗАНДА! “Ученый говорит” исемле баттлның максаты – фән турында аңлаешлы һәм кызыклы итеп сөйләү.
-
XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында 1100 имам катнашачак XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында быел әнә шулкадәр кунак катнашачак. Алар Россиянең 76 төбәгеннән һәм 7 чит илдән килер дип көтелә.
-
ЯШЬЛӘР ӨЧЕН МАХСУС ДӘҮЛӘТ ПОРТАЛЫ ЭШЛӘНӘ Россиядә «Яшьләргә дәүләт хезмәтләре» порталы эшләнә, анда яшьләр өчен төп вакыйгалар, ташламалар һәм мөмкинлекләр турында мәгълүмат булачак
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Республикабыз тарихын беләсеңме? "Идел" үзенә көндәшләр эзли
Казанда Гарифьянов, бертуган Касыймовлар, Лаврентьев, Сафиуллин һ.б. урам исемнәрен белмәгән кеше юктыр – ә алар кемнәр хөрмәтенә кушылган соң?
Натан Рахлин һәм Фиринат Халиковның башкалабыз һәм Татарстан каршындагы хезмәтләре нидән тора? Яки атаклы татар артисты Хәлил Әбҗәлиловның башта “Үзбәкфильм”да киноактёр буларак танылганын, Муса Җәлилнең икетуган абыйсы икәнлеген барыгыз да белә идеме? Татарстанда беренче нефть скважиналарын торгызуда кемнәр башлап йөрүе, сугыш һәм хезмәт каһарманнарының тормышы һәм героик гамәлләре, республикабызның һәрьяклы үсешенә тагын кемнәр, кайсы оешмалар ничаклы өлеш кертүе турында күбрәк белергә теләр идегезме?
Татарстан Республикасының 100 еллык юбилее алдыннан Рәссамнар берлеге оештырган I интеллектуаль ярышта (конкурста) катнашырга әзерләнсәгез, боларны гына түгел, җөмһүриятебез тарихы һәм данлыклы шәхесләре турында тагын әллә ниләр белерсез әле. Әйтик, Владимир Адоратский исемендәге урамны белмәгәннәр юк. Бу кеше Мәскәүдә Маркс-Энгельс-Ленин институты директоры булып эшләгән, коммунизм “аталары”ның 15 томлык әсәрләре редакторы. Адоратскийның Казан алдындагы иң зур хезмәте – шушында туып, университет тәмамлау гына икәнлеген әлегәчә белмәгән булсагыз, сез дә гаҗәпләнерсез, мөгаен.
Татарстан Республикасының 100 еллык юбилее алдыннан Рәссамнар берлеге оештырган тәүге интеллектуаль конкурс – тарихның шанлы да, сәер дә, гаҗәеп тә сәхифәләрен өйрәнергә бер дигән мөмкинлек. Нигезләмәдә язылганча, әлеге актуаль тәрбияви чарада ике-өч команда катнаша ала. Конкурс олимпия системасы буенча, берничә этапта үткәрелергә мөмкин. Катнашу өчен электрон теркәлү үтәргә кирәк. Катнашу – бушлай, ә конкурс булгач, анда җиңүчеләр, спонсорлардан бүләкләр дә каралган!
Проектның әйдәп баручы белгече Пётр Кузнецов әйтүенчә, командаларны катнашучылар үзләре, мөстәкыйль рәвештә туплый. Гаилә, мәктәп укучылары яки студентлар командасы, хезмәттәшләрдән төзелгән командалар... Алар хәтта төрле яшьтәге катнашучылардан торырга мөмкин. Иң мөһиме – 12 яшьтән өлкәнрәк 4-7 кеше. Билгеле, ярыш өчен көндәшләр дә кирәк. Димәк, командаларыгызны туплап, һәр катнашучыгыз турында нигезләмә буенча соралган мәгълүматны күрсәтәсез дә, 2019 елның 15 апреленә кадәр konkurskazan@yandex.ru электрон адресына гариза җибәрәсез. Командагыз нигезләмә таләпләренә туры килсә, катнашу көнен-вакытын әйтеп, оештыру комитеты сезгә конкурска чакыру җибәрә. Нигезләмәне http://tatmuseum.ru/vystavochnyj-proekt-istoriko-kulturnoe-nasledie-tatarstana-k-100-letiyu-respubliki сылтамасы буенча карарга мөмкин. Шунда ук конкурс биремнәренең якынча исемлеге белән дә танышырга була.
Оештыручылар вәкиле белдергәнчә, конкурс – Татарстанның 100 еллыгына багышланган зур проектның бер өлеше генә. Мисал өчен, Татарстан рәссамнар берлеге ТР Милли музеенда олы дата уңаеннан танылган рәссамнар картиналарыннан күргәзмә оештырды (күчермәләр түгел, бары тик төп нөсхәләр!) Конкурста катнашучыларга әлеге күргәзмә буйлап түләүсез экскурсия үткәрелә (19 марттан 25 апрельгә кадәр). ТР Рәссамнар берлегеннән килгән рәссамнар катнашучыларга һәркөнне остаханәләр, автограф-сессияләр үткәрә.
Мәркәзебездә әһәмиятле, кызыклы әллә никадәр вакыйгалар булып ята, ә без аларның күбесе турында белми дә калабыз. Чөнки кайсыдыр структураларның бизнес-проектларын гамәлгә ашыруга корылмаган байтак мәдәни чара рекламаланмый, яңалыклар тасмасына да эләкми. Ләкин Татарстан Республикасының 100 еллыгы уңаеннан Рәссамнар берлеге оештырган I интеллектуаль ярышта катнашуга гаризалар инде Татарстанның гына түгел, Русиянең дә төрле төбәкләреннән килә икән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз