-
Россиядә беренче тапкыр «Иң яхшы туган тел укытучысы» бәйгесе узачак Конкурс төбәк һәм федераль (йомгаклау) этапларда уздырылачак. Йомгаклау этабы Ставрополь краенда үткәреләчәк. Йомгаклау этабында катнашу өчен Россия Федерациясенең һәр субъектыннан бу елның региональ этабында җиңүче булган бер конкурсант җибәрелә.
-
Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне бетергән Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне алган. Битлек кию, төнге сәгатьләрдә кафе-рестораннарның эшләвен тыю кебек әйберләр узганда кала, дигән сүз.
-
Россиядә ату коралы сатып алу яшен арттырдылар 29 нчы июньнән Россиядә «Корал турында»гы федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер илдә яшәүчеләр утлы корал сатып алу хокукын бары тик 21 яшь тулгач кына ала алачак.
-
Кремль яр буенда туңдырма фестивале башлана Салкын десертларны бөтен ил, шул исәптән Татарстан, җитештерүчеләре тәкъдим итәчәк.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
ТАССР юстиция министры Әнәс Таҗетдиновның мемориаль тактасын урнаштырдылар
Әнәс Таҗетдинов ведомствоны 1971 елдан алып 1987 елга кадәр җитәкләгән. ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин билгеләп үткәнчә, мемориаль такта Кремль урамы бизәге, Казан шәһәренең бизәге булачак. Мемориаль такта һәркемгә шәхеснең тарихта зур роль уйнавын искәртеп торачак.
Әнәс Таҗетдинов 1971 елның 4 февралендә ТАССР юстиция министры вазыйфасына керә. Министрлыкта эшләү дәверендә "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 30 ел" медале һәм "партия һәм совет органнарында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен" Мактау грамотасы белән бүләкләнә.1987 елда Әнәс Таҗетдиновка "ТАССРның атказанган юристы" дигән мактаулы исем бирелә.
Мемориаль такта Таҗетдинов эшләгән чорда министрлык урнашкан Кремль ур., 12 адресы буенча куелды.
Фото: Рамил Гали
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз