-
Казанда XII Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены узачак XII тапкыр үткәрелә торган җыенга Россия Федерациясенең 72 регионыннан, шул исәптән Татарстан Республикасыннан барлыгы 1100 дин әһеле һәм кунаклар чакырулы.
-
Татарстанлылар автокредитка "бата" Татарстан узган айда рәсмиләштерелгән автокредитлар саны ягыннан иң күп кредит алган 30 төбәк арасында 4 нче урынга чыккан.
-
Дамир Фәттахов яңа Балалар һәм яшьләр гомумроссия хәрәкәтен җитәкләргә мөмкин Татарстанның элеккеге яшьләр эшләре министры, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесенең урынбасары Дамир Фәттаховны Балалар һәм яшьләр гомумроссия хәрәкәте башлыгы вазифасына төп кандидат буларак карыйлар.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
"ТАССРның 100 еллыгы" - бодай сорты?!
Ә сез "ТАССРның 100 еллыгы" дип аталган бодай сорты турында беләсезме? tatar-inform.tatar хәбәр итүенчә, әлеге бодай сортын Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре чыгарган.
Галимнәрнең максаты - икмәк пешерергә яраклы, бодайның аксым һәм клейковинага бай булган йомшак сортын чыгару булган. "ТАССРның 100 еллыгы" дип аталган бодай сортын институтның әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Нурания Василова чыгарган. Аның сүзләренчә, яхшы сортны булдыру өчен 10 елдан артык вакыт кирәк булырга мөмкин. Сүз уңаеннан, бу бодай сорты буенча серкәләндерүне 2010 елда ук үткәргәннәр.
Әлеге сортның катлаулы комбинацияле икәнен, аның составында "Әмир", "Радуга" сортлары һәм башкалар булуын да әйткән. Шулай ук бодайның яңа сорты "көчле" категориясенә керә, чөнки ул авыруларга бирешми һәм аграрийларда популяр булган "Йолдыз" сортын да уздыра.
фото: pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз