-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
«Әкият» курчак театрында «Мырау батыр» спектаклен куячаклар. Беренче тапкыр! «Әкият» курчак театрында беренче тапкыр Нәкый Исәнбәтнең «Мыраубай батыр» әсәре буенча спектакль куярга ниятлиләр.
-
КАСТИНГ: «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре буенча төшереләсе фильмга актерлар сайлыйлар «Татаркино» оешмасы генераль директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова социаль челтәрләр аша кастинг булуы хакында хәбәр итә.
-
ҺАВА ШАРТЛАРЫ НАЧАРЛАНА БАШЛЫЙ Иртәгә Татарстан территориясендә томан төшәчәк.
-
Чаллыда йөртүчесе үлгән машина алты машинаны бәрдергән «Мерседес» шоферыннан тыш, зыян күрүче булмаган.
ТАССРның 100 еллыгы: ӨЧ МӨҺИМ ДАТА
ТАССРның 100 еллыгына багышланган төп бәйрәм чаралары өч көнгә планлаштырылган. Бу хакта ТР премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев әйтте.
27 май (1920 елның 27 маенда ТАССР турында декрет Мәскәүдә кабул ителә)
Васил Шәйхразив әйтүенчә, Алдан расланган план буенча, дәүләт тарафыннан зур форум оештырылырга тиеш булган, әмма коронавирус белән бәйле вазгыятьтән чыгып үзгәрешләр кертергә туры килгән. Шуңа төп бәйрәм чарасы Дәүләт Советы сессиясе буларак үтәчәк.
"Сессия башлангачы Татарстан Президентының ТАССРның 100 еллыгына багышланган почта маркасына тантаналы төстә штамп куюы көтелә. Татарстанның 100 еллыгына чыгарылган бу марка дөнья күләмендә йөри башлаячак", - ди Шәйхразиев. Шулай ук 27 майга Үзәк Банк тарафыннан ТАССРның 100 еллыгына чыгарылган юбилей тәңкәсен күрсәтү планлаштырылган.
25 июнь (ТАССР хөкүмәте барлыкка килгән көн)
25 июньдә Татарстан флагы эстафетасы Татарстан районнары буенча башланачак. Моңа кадәр, 29 гыйнвардан башлап, юбилей байрагы Россия регионнарында эстафетада булды.
Төп бәйрәм чаралары шушы көндә дәвам итәчәк. Бу көнне Казанда, РФ премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин катнашында, ТАССРның 100 еллыгын оештыру комитеты утырышы булачак. Татарстан хөкүмәте оешуга 100 ел тулу уңаеннан Хөкүмәт йортында тантаналы чара да узачак, анда ветераннарны чакырып котлау планлаштырыла. Бакыйлыкка күчкән җитәкчеләребезнең каберләрен зыярат итүне дә шушы көнгә ниятләнгән.
30 август (1991 елда Татарстан Республикасы оешкан көн)
30 августта ТАССР юбилее уңаеннан тантаналы төстә төрле объектларның ачылуы көтелә. ТР Президенты тарафыннан кабул итү тантанасы да оештырылачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз