-
18 нче майда Казан Кремле музейларына бушлай кереп булачак 18 нче майда Казан халкы һәм кунаклары ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеена, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясына һәм «Хәзинә» милли сәнгать галереясына бушлай керә алалар.
-
СТУДЕНТЛАР – СТУДЕНТЛАРГА Бу проектлар студентлар тарафыннан студентлар өчен эшләнелә. Нәкъ менә шундый синтез вакытында гына тыгыз элемтәләр корыла, очкын һәм чараларда үзенә күрә бер романтика барлыкка килә.
-
"Көй-мелодия" тапшыруында - кечкенә гармун "Идел-онлайн" ютуб каналында "Көй-мелодия" тапшыруының яңа чыгарылышы. Бу юлы музыкант Илнур Ганиев кечкенә гармун турында сөйли.
-
"Ярдәм" фонды мохтаҗларны тукландыруны дәвам итә "Ярдәм-помощь" гомуммилли хәйрия фонды аз керемле һәм мохтаҗларны тукландыруны дәвам итә.
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Үзебез сайлыйбыз! Татарстанда 2023 елда төзекләндерелә торган паркларны сайлау өчен тавыш бирү башланды. 14 яшьтән өлкәнрәк һәр битараф булмаган кеше 30 майга кадәр үз фикерен белдерә ала.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
ТАССРның 100 еллыгы сайтында якташың өчен тавыш бир!
ТАССРның 100 еллык юбилеена багышланган Татарстан сайтында республиканың күренекле эшлеклеләре өчен тавыш бирү башланды. Бу акция "Якташың өчен тавыш бир!" дип атала.
"Республиканың һәр районында үз эшләре, җиңүләре һәм казанышлары белән кече ватаннарын һәм бөтен Татарстанны таныткан каһарманнар бар. Шагыйрь һәм спортчылар, галимнәр һәм сәясәтчеләр, рәссамнар һәм Ватанны саклаучылар, музыкантлар һәм җәмәгать эшлеклеләре — бу гасыр дәвамында республиканы алга этәргән кешеләр", диелә сайтта.
45 кандидат өчен тавыш бирергә мөмкин, алар арасында республиканың һәр районнан вәкилләр бар. Алар арасында — Чаллыдан "КАМАЗ-Мастер" командасы автоузышчысы һәм җитәкчесе Владимир Чагин, Татарстанның Аксубай районында туган язучы һәм шагыйрь Хәсән Туфан, Бөгелмә җырчысы Алсу һәм башкалар.
Әлегә сораштыруда опера җырчысы Федор Шаляпин, композитор София Гобәйдулина һәм чаңгычы Федор Симашев алда бара.
Күренекле татарстанлы өчен 100.tatarstan.ru сайтында тавыш бирергә мөмкин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз