-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
«ТУФАН САМАВЫРЫ»НЫҢ ЧИРАТТАГЫ ЧЫГАРЫЛЫШЫНДА БУЛАТ ИБРАҺИМОВ БЕЛӘН СӨЙЛӘШӘЧӘКБЕЗ Туры эфир безнең инстаграм биттә алып барылачак.
-
Казанда карны социаль челтәр аша чистарталар? Шәһәр халкыннан 50 гариза килгән.
-
58 яшьлек ир-ат сөяркәсенә ут төрткән... Красноярск өлкәсендә 58 яшьлек ир-ат сөяркәсенә спирт сипкән һәм шырпы яндырып, ут төрткән.
-
Айваз Садыров кызына нинди исем кушкан? Кызына нинди исем кушканнарын да белдек!
-
ТАГЫН ЯЛ ИТӘЧӘКБЕЗ! Ял итеп армаган идегезме әле? Безне тагын ял көннәре көтә.
-
Балык бистәсендәге һәлакәт: "Фәридә апай да, Рафик җизни дә дөнья бәһасе кешеләр иде. Урыннары җәннәттә булсын...." Татарстанда тагын бер зур фаҗига.
ТАССРның 100 еллыгына 100 исем
Республиканың юбилеена Татарстан Республикасы Милли музее «ТАССРның 100 еллыгына 100 исем» проектын башлап җибәрә. Белем бирү программасына сугыш батырларына һәм тыл хезмәтчәннәренә, күренекле галимнәргә һәм мәдәният эшлеклеләренә, танылган спортчыларга багышланган күргәзмәләр һәм чаралар кертелгән. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә.
Шулай итеп, кичә музейда Әдәби салонның герой-шагыйрь Фатыйх Кәримгә багышланган «Бер адым да артка чигенмәм» утырышы узды.
Аның әсәрләре – шигырьләр һәм поэмалар, повестьлар һәм пьесалар-татар әдәбиятының алтын фондына керделәр. Шагыйрьнең тормыш юлы җиңелләрдән булмады. Мулла улы буларак, аны башта техникумнан чак кына төшереп калдырмаганнар, ә аннары ул «кара» исемлеккә кертелгән.
1938 елда Совет Армиясенә яла ягу дип игълан ителгән «Аникин» поэмасы өчен хөкем ителгән Фатыйх Кәрим 1941 елның 3 декабрендә азат ителә. Ул фронтка китәр алдыннан өенә кайта.
1945 елның 17 гыйнварында кече лейтенант Фатыйх Вәли улы Кәримов 3нче Белоруссия фронтында саперлар взводы командиры итеп билгеләнә. 1945 елның 19 февралендә, Кенигсберг юлындагы Җиңү бистәсендә (хәзерге Калининград өлкәсендәге), хәрби биремне үтәп, һәлак була.
Татар язучысы коллекциясен Милли музейга 1946 елда хатыны Кадрия Ишукова бүләк итә. Бу ядкарьләр 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалында күрсәтелә. Коллекцияне шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова саклап калган фоторәсемнәр һәм документлар тулыландырды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз