Логотип Идель
ТАССР 100 ел

ТАССРНЫҢ 100 ЕЛЛЫГЫНА ВИРТУАЛЬ КҮРГӘЗМӘ

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган «Синең белән горурланам, Татарстаным!» виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.

    Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган «Синең белән горурланам, Татарстаным!»  виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.

   Татарстан тарихы бай, катлаулы һәм кызыклы. Күргәзмәдә республика тарихына һәм бүгенгесенә багышланган документлар тәкъдим ителгән. Бу - китаплар, матур альбомнар һәм фоторәсемнәр, дип хәбәр итә Милли китапханә хезмәткәрләре.

     «Татарстан АССР: үсеш тарихы» бүлегендә ТАССР төзелү тарихын һәм Татарстан җәмгыяте үсешенең төп этапларын чагылдыручы басмалар урын алган.
«Татарстанның фронт һәм тыл каһарманнары» бүлеге сугыш елларында Татарстан халкының хәрби һәм хезмәт батырлыгына багышланган китаплар белән таныштыра.

     «Бүгенге Татарстан» бүлеге республикабызны күппланлы үсештә тәкъдим итә. Татарстан илнең сәяси яктан тотрыклы һәм динамик үсештәге төбәкләренең берсе буларак яхшы билгеле. Алга киткән авыл хуҗалыгы, югары фәнни потенциал һәм көчле җитештерү – ул республиканың икътисадый үсеше өчен нигез. Табигатенең могҗизалылыгы, тарихи-мәдәният мирасы булу республиканы Россиянең туристлык үзәкләреннән берсе итеп күрсәтте, ди проект авторлары.

     Татарстан Россия тормышында зур өлеш алып тора. Ул - дөньякүләм мәдәни мирасның эре үзәге. Бу хакта «Мәдәни мирас» бүлеге сөйли, анда республикабызның казанышлары һәм күренекле кешеләре турында китаплар урын алган.

фото: китапханәнең инстаграм бите

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: ТАССРга 100 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев