Логотип Идель
«Теле барның иле бар»

Ринат Сәфәров остаханәсе (Беренче дәрес)

Телебез чиксез бай, аның ярдәмендә теләсә нинди катлаулы фикерне дә әйтеп биреп була, дип әйтергә яраталар. Моның белән мин дә килешәм. Шул ук вакытта телне тиешле дәрәҗәдә өйрәнмәгәндә, аның нечкәлекләрен, үзенчәлекле якларын белмәгәндә, байлыгын да, мөмкинлекләрен дә күзаллау кыен. Сүз кадерен, аеруча татар теленең тәмен белүчеләр, аны чоңгылларына кадәр төшеп өйрәнергә теләүчеләр өчен яңа порция азык булырлык материал тәкъдим итәбез.

Телебез чиксез бай, аның ярдәмендә теләсә нинди катлаулы фикерне дә әйтеп биреп була, дип әйтергә яраталар. Моның белән мин дә килешәм. Шул ук вакытта телне тиешле дәрәҗәдә өйрәнмәгәндә, аның нечкәлекләрен, үзенчәлекле якларын белмәгәндә, байлыгын да, мөмкинлекләрен дә күзаллау кыен. Сүз кадерен, аеруча татар теленең тәмен белүчеләр, аны чоңгылларына кадәр төшеп өйрәнергә теләүчеләр өчен яңа порция азык булырлык материал тәкъдим итәбез.


ИНТЕРВЬЮ

Интервью сүзенә күчкәнче, баштан менюга күз төшерик әле. Бервакыт, русчадан «меню ресторана» кебегрәк сүзтезмәне тәрҗемә иткәндә, сорау килеп туды: берәүләр «ресторан менюсы», икенчеләр «ресторан менюы» дигәнне дөрес дип тапты. Тәҗрибәле генә татар теле укытучысыннан сорагач, ул: «Без мондый вакытларда алай кулланып тормыйбыз, меню дип кенә әйтәбез», – дигәнрәк җавап бирде. Бактың исә, бу меню кебек сүзләр телебездә аз түгел икән: әлеге дә баягы интервью, аннан тагын авеню, кешью, инженю… Әлбәттә, теге укытучы апа биргән җавап һәрвакыт эшкә ярап бетми. Телибезме, юкмы, мондый сүзләрне тартым кушымчасы белән кулланырга туры килә, тартымсыз гына куллану һич кенә дә проблемадан чыгу юлы түгел. Игътибар итсәк, проблема тудыра торган бу сүзләрнең алынма икәнлекләре күренеп тора. Кушымчалар ялгаган вакытта алар инде телгә яраклаштырыла. Димәк, алар үзләрен татар сүзләре кебек тота башлый. Хәзер татар сүзләренә тартым кушымчасын ялгау кагыйдәсенә карыйк: әгәр исем сузыкка бетсә, -сы/-се кушымчасы, әгәр тартыкка һәм -у/-ү авазларына бетсә, -ы/-е кушымчасы кушыла, диелгән. Мәсәлән, арбасы, чишмәсе, кулы, эте, көтүе. Интервью сүзенең соңгы авазы -у, шулай булгач, аның тартымлы формасының дөрес варианты интервьюы була. Чыннан да, аюы, диюе, килүе, китүе дип сөйләшә татар, аюсы, диюсе, килүсе, китүсе дими. Менә шул чагыштыру юлы белән барганда, кыенлык тудырган сүзләрдәге кайбер хаталардан арынып була икән.


КИРӘКЛЕ КИШЕР ЯФРАГЫ

Кайвакыт туксан кат ишетелгән сүзне дә беренче тапкыр ишеткән кебек буласың. Бер дә уйламаганда «кирәкле кишер яфрагы» диюләре колагыма чалынды да, туктале, бу нәрсә дигән сүз икән, дип үз-үземә сорау биреп куйдым. Бактың исә, килеп чыгышы кишер сатуга барып тоташа икән. Мәгълүм, кишерне хәзерге кебек пакетларга тутырып сату – чагыштырмача яңа күренеш. Элегрәк исә аны, таралып китмәсен өчен яфракларыннан бәйләп, бәйләм-бәйләм итеп сатканнар, шуның өчен яфрагын да калдырырга кирәк булган. Ул яфракларны барыбер чүпкә ташлыйсы булса да, сатып алып кайтканчы гына булса да, аларны кисеп ташламаганнар. Менә шул күренеш белән чагыштырудан барлыкка килгән сүз икән ул. Хәзер без кирәкле кишер яфрагы гыйбарәсен йә бик үк көтелмәгән, кирәге булмаган кешегә, йә инде коллективка, компаниягә ияргән, ләкин күңелгә ятып бетмәгән, эшкә ярамаган, шулай да вакыты җитми торып үзеннән котылып та булмаган артык кешегә карата кулланабыз. Бу очракта инде иң мөһиме – үзеңә берәр компаниядә кирәкле кишер яфрагы булып калмаска.


ЕЛАУ / ҖЫЛАУ

Хәзерге әдәби телебез формалашу барышында үзебезнең төрки-татар тамырлы сүзләр башында җылаштыру белән йылаштыру мәсьәләсе иң катлаулылардан булгандыр, мөгаен. Җылаштыру башлыча телебезнең урта диалектына хас, йылаштыру исә көнбатыш (мишәр) диалектына һәм иске язма телебезгә хас күренеш. Шулай да телчеләр бу мәсьәләне хәл итү юлларын тапканнар һәм җ белән й авазларын уңышлы гына итеп «өйләндерә» алганнар. Нәтиҗәдә, менә мондый кагыйдәләргә тукталганнар: 1) әгәр дә сүзнең икенче иҗеге и булса, сүз башында җ языла: җиләк, җил һ.б.; 2) әгәр дә сүзнең өченче иҗеге й булса (й, я, ю, е хәрефләре), сүз башында җ языла: җөй, җәя, җәю, җәен һ.б. 3) калган барлык очракта да сүз башында й (й, я, ю, е хәрефләре) языла. Кагыйдәләр булса да, алар чынбарлыкта әйләнешкә кереп китеп бетә алмаган. Дөресрәге, беренче ике ноктасы шактый эзлекле үтәлеп килсә дә, соңгысын гамәлгә ашыру авыррак булган, күрәсең. Елы өйдә ерлар ерлап утыру кебегрәк әйтүне җәмәгатьчелек кабул итеп бетермәгән. Мондый сүзләрнең кайберләре хәзер бары тик җ белән (җылы, җепшек, җеп, җыр), кайберләре, күпчелеге дияргә кирәк, кагыйдәгә буйсынып, бары тик й белән (ялан, ялгыз, ерак, елга, йомгак, йөзек, юкә, юеш) кулланыла. Араларында ике төрле йөргән сүзләр дә бар: елау – җылау, елан – җылан, юләр – җүләр һ.б. Шуларның язылышы кыенлык тудыра да инде. Мондыйларның дөрес язылышын орфографик сүзлекләрдән карап истә калдырырга кирәк. Инде баштарак искә алынган сүзебезгә кайтсак, норма билгели торган орфографик сүзлекләрнең барысында да елау формасы гына теркәлгән. Димәк, елау – әдәби вариант һәм төп форма, җылау – диалекталь вариант, әдәби телдә ул аерым персонаж авызыннан гына әйттерелә ала.


ЧАПТАР

Бу сүзнең мәгънәсен сорасаң, күпчелек кеше, мөгаен, йөгерек, тиз чаба торган, ягъни чабышкы ат турында искә алыр. Матур әдәбиятта да ул күбрәк шул мәгънәдә кулланыла. Менә, мәсәлән, Вахит Имамовта болай диелгән: «Иң яхшы чаптарны биреп, ул Исхакны Югары Җаек крепосте янында хәрәкәт итүче башкорт тарханы Мәхмүт Кадриев янына озата». Яки Газинур Мораттан: «Артта кала барам, чабышларда иң соңарып килгән чаптар кебек». Ләкин бу – сүзнең дөрес мәгънәсе түгел. Монда хәзерге заман укучысы (һәм язучысы да) чабу, чабып бару, шуңа бәйләп чабышкы сүзләренең йогынтысыннан арына алмый, шуңа күрә чаптарны да тизлек, йөгереклек белән бәйли. Асылда исә чаптар атның төсенә нисбәтле икән. Нәрсәне белдерә соң бу кәлимә? Мондый очракларда сүзләрнең килеп чыгышлары – этимологияләре ярдәмче була ала. Бу йөздән галимнәр теге яки бу сүзнең мәгънәсен ачыклаганда, аның иң борынгы кулланышына, кардәш һәм кардәш булмаган телләрдә нинди мәгънәләрдә һәм формаларда йөрүенә мөрәҗәгать итәләр. Чаптар сүзенең этимологиясенә күз салсак, ул хәзерге татар теленә иске татар теленнән, иске татар теленә монгол теленнән алынган икән. Монгол телендә ул чабидар булып яңгыраган һәм «аклы җирән, аксыл җирән» дигәнне белдергән. Хәзерге татар теленә килсәк, чаптар – ул гәүдәсе, гадәттә, җирән, көрәнсу, шулай ук сары яки карадан гайре теләсә нинди төсле, ялы һәм койрыгы ачык сары яки аксыл булган ат төсе, шулай ук шундый төсле ат. Рус телендә мондый ат төсен игре́невый диләр. Димәк, чаптар сүзенең атның йөрү, чабу тизлегенә һич мөнәсәбәте булмаган, ул атның билгеле төсен белдергән (әйткәндәй, андый төсле атны белдерү өчен, телебездә башка сүз юк та ул). Соң булса да, уң булсын дигәндәй, мондый сүзләрне кулланырга туры килсә, мәгънәсенә төшенеп, дөрес итеп куллансак иде


 

Ринат СӘФӘРОВ,

филология фәннәре кандидаты,

ТФАнең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге җитәкчесе

 

Ринат Сәфәров "Туфан самавыры" тапшыруының да кунагы булды. Аның белән әңгәмәне Инстаграм битебездә карый аласыз

 

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев