Логотип Идель
«Теле барның иле бар»

Ринат Сәфәров остаханәсе (Җиденче дәрес)

Әллә ни күзгә бәрелеп тә тормаган кайбер сүзләр, бер телдән икенче телгә күчә-күчә, безнең телебезгә дә килеп кергән. Мондый сүзләрне гасырлар һәм телләр буйлап сәяхәт итүчеләр дияргә дә ярыйдыр.

Әллә ни күзгә бәрелеп тә тормаган кайбер сүзләр, бер телдән икенче телгә күчә-күчә, безнең телебезгә дә килеп кергән. Мондый сүзләрне гасырлар һәм телләр буйлап сәяхәт итүчеләр дияргә дә ярыйдыр. Сез татар телендә шундыйларны беләсезме? Ә лексик дублетларның ни икәне сезгә танышмы? Берничә төрле язылышта йөргән исемнәр турында ни диярсез? Я, Фатих дөрес буламы, әллә Фатыйхмы? Бу юлы шуларны күздән кичерик әле.

 

СӘЯХӘТЧЕ СҮЗЛӘР: ЯНУТ ҺӘМ НАМУС

Кайбер сүзләр бик ераклардан һәм урау юллар үтеп телебезгә килеп кергән. Кайчакта аларның бу юлын күзәтеп була, күп очракта булмый да. Алга таба мондый сүзләргә әледән-әле кайтырбыз дип уйлыйм. Бу юлы исә янут белән намус сүзләренә тукталам.

Һичшиксез, янут сүзе татар теленә русчадан кергән, чама белән XIX гасыр ахырларында, дип әйтергә була. Һәрхәлдә, ХХ гасырның беренче чирегендә нәшер ителгән дәреслекләренең һәм сүзлекләренең күбесендә ул يانوت формасында теркәлә башлаган. Ләкин аның чыганагы рус теле түгел – гарәп теле. Чү, гарәпкә каян янут килсен, диярсез. Янутлар бит Америка кыйтгасында тереклек итә. Анысы шулай, сүз дә юк. Тик XVI гасырларда рус сәүдәгәрләре Аурупа базарларында моңарчы күзгә чалынмаган җәнлек күрекләрен күргәч, аны электән үзләренә билгеле булган хайван – генета белән бутаган. Әнә шул һолланд (genetta) яки француз (genette) генета сүзеннән үзгәреп, енот килеп чыккан. Һолланд һәм француз телләренә исә бу сүз испан һәм португал (ginetta) телләреннән кергән. Инде менә шул соңгы телләргә ул XII гасырда ук гарәп теленнән алынган булган икән. Хәзерге әдәби гарәп телендә бу сүз кулланылмый, ләкин ул Мәгърибтәге диалектта جَرْنَيْط җәрнәйтъ формасында теркәлгән һәм шул Мәгърибтәге ниндидер буйлы-буйлы кыргый мәчене белдергән. Хәзерге Испаниянең шактый туфраклары гасырлар буена гарәпләр кулында булганны исәпкә алсаң, бу сүзнең испан теленә үтеп керүе бер дә гайре табигый күренеш түгел.

Күрәсезме, нинди юллар үтеп килгән бу сүз безгә?

Инде намус сүзен карыйк. Гадәттә, татар теленең барлык сүзлекләрендә дә аның чыганак теле итеп гарәп телен күрсәтәләр. Чыннан да, татарга ул язма тел аша гарәптән кергән. Әмма бу сүз гарәпнең үзенеке түгел, анда ул борынгы грек теленнән алынган. Грек телендә νομός номóс байтак мәгънәләрдә кулланылган. Безне кызыксындырган мәгънәләр «гаделлек» һәм «закон, канун» булса кирәк, ягъни гадел, канунны бозмаган кеше – намуска ия кеше булып чыга. Грек – гарәп – татар телләре чылбырын дәвам итеп, бу сүз татар теленнән күршеләребезгә дә кергән: чуашларда ул намăс, удмуртлар белән мариларда – намус, намыс.
Мәгънә төсмерләрен үзгәртә-үзгәртә, шундый катлаулы юллар аша безгә килеп җиткән мондый сүзләрнең тарихларын белү аларны тагын да тирәнрәк аңларга, тагын да дөресрәк һәм урынлырак кулланырга ярдәм итә. 

 

ИКЕНДЕ КҮЛӘГӘСЕ

Тәүлекнең төрле вакытларын төрлечә билгелиләр. Дөньяның бар халыклары да көн белән төнне, иртә белән кичне аерадыр, мөгаен. Әмма кайбер халыклар мондый бүленеш белән генә чикләнми.

Әйтик, ислам динен тотучыларның көндәлек гыйбадәтләре булган намазны үз вакытында уку фарыз кылынганга, бу вакытларны билгеләүгә бик җитди якын киленгән. Мөселманнар иртән, өйлә, икенде, ахшам һәм ястү вакытларында намаз укый, намазлар да шул вакытлар исеме белән йөртелә (ахшам намазы, мәсәлән). Бу вакытларның барысы да кояш йөреше белән бәйле.

Иртә дип мөселманнар таң яктысы беленүдән алып, кояшның офыктан калка башлавына кадәрге вакытны атый. Өйлә ул – кояшның зениттан (яки зәвәлдән) баюга табан авыша башлавыннан алып, әйберләрнең күләгәләре шул әйберләрнең үзләреннән ике тапкыр озынайганчы дәвам иткән вакыт. Икенде – күләгәләр икеләтә артканнан алып, кояш тәмам офыктан югалганчы араны колачлый. Ахшам – кояш баеп бетүдән башлап, тәмам караңгы төшкәнче араны белдерә. Һәм караңгы төшеп бетүдән алып, таң беленә башлаганчы вакыт аралыгын ястү яки ясигъ диләр.

Инде икенде күләгәсенә килик. Икенде вакытында күләгәләр бик озын һәм хәтта шөкәтсезрәк тә булганлыктан, үтә озын буйлы, озын куллы, озын аяклы кешене дә мыскыллабрак икенде күләгәсе дип атыйлар.

Нишләптер, безнең халык гәүдә төзелеше үзенчәлекле кешеләргә төрле исемнәр тагарга һәвәс. Берәү – икенде күләгәсе, икенчесе уклау (көянтә)  йоткан икән. Мәгәр кешедән көлү шаярту өчен генә булып калсын иде. Ни дисәң дә, мыскыл итү – бер дә матур күренеш түгел.

ТЕЛДӘН ТЕЛГӘ

Минемчә, татар теле орфографиясенең иң проблемалы урыны – кушма сүзләр. Аларның кайберләрен аерыммы, сызыкча ашамы, кушыпмы язарга тиешлеге мәктәп укучысыннан алып, дәүләт нәшрияты редакторына кадәр кыенлык тудыра.

Кайбер вакытта хәтта ирекле сүзтезмәләрне дә кушма сүз итеп аңлау һәм сызыкча аша язу очраклары бар. Мәсәлән, хәзер бүлек белән «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н төзеп бетереп киләбез. Бүлектән чыккан материалны нәшрият редакторлары редакцияли. Аларның төзәтмәләре җаваплы мөхәррир тарафыннан карала, ләкин кайберләре исәпкә алынмый. Әлеге дә баягы шул сызыкчалы сүзләрне күз уңында тотам. Менә кулъязмадагы Аның җыры телдән телгә, күңелдән күңелгә күчеп үзгәрә, шәбәя барган. (К.Тимбикова) җөмләсендә телдән телгә, күңелдән күңелгә сүзләре арасына нәшрият редакторы дефис куйган. Мәгәр буыннан буынга, нәселдән нәселгә кебек сүзләр арасына беркайчан да сызыкча куелмый, чөнки алар ирекле конструкцияләр, араларына хәтта башка сүзләр дә куела ала (бер нәселдән икенче нәселгә, олы буыннан кече буынга).

Бәлки, бер үк сүз рәттән ике килештә килгәндә күзгә-күз карау, кулга-кул тотынышу кебекләргә охшатыла һәм кайберәүләр шуңа күрә сызыкча куялардыр. Әмма күзгә-күз кебек берәмлекләр исемнәрдән рәвеш ясалуның бер ысулына мисал, шул сәбәпле алар сызыкча аша язылырга тиеш тә. Ә безнең телдән телгә бу схемага туры килми, чөнки шул ук калыпта ясалган башка сүзләрне һәрвакыт аерым язабыз: атадан улга, анадан кызга. Димәк, буыннан буынга, телдән телгә ишеләр дә сызыкчасыз язылырга тиеш.

ФАТИХ

Мәктәптә укыган чорлардан бирле бу исемнең әнә шундый язылышына күнегелгән иде. Дәреслекләрдә дә, китапларда да Фатих Әмирхан, Фатих Кәрим, Фатих Хөсни исемнәре шулай язылган иде. Әмма бернәрсә дә даими вә дәвамлы булмый икән. Соңгы елларда әлеге исемне, аннан ясалган фамилия яки отчестволарны Фатыйх, Фатыйхов, Фатыйхович дип язу тәмам элекке язылышны кысрыклый башлады кебек.

Ни өчен шулай дип уйлыйсыз? Бу исемне яки шул исемнән ясалган фамилияне йөртүче кешедән сәбәбен сорасаң, ул күп очракта: «Аны безнең якларда гомергә шулай дип әйтәләр. Ничек әйтелә, шулай язабыз инде», яки «Паспортта шулай язылган ул», – дип җавап бирелә. Менә бит ничек ул! Һәрберебез үз ягындагыча, үзе ошаткан формада яза башласак, нәрсә килеп чыгачак соң ул? Мәсәлән, бездә Фәтих дигән исемне генә беләләр. Кайдадыр ул Фатех, хәтта Пәтих.
Җәмәгать, исемнәр дә, башка сүзләр кебек, әдәби телдә эшкәртелә, универсаль бер формага китерелә. Бу эшкәртү телнең үсеш юлларын, диалекталь вариантларын исәпкә алып башкарыла. Шуңа күрә бөтен татар өчен уртак булган әдәби телебезне шомартасыбыз, бердәйләштерәсебез килә икән, мондый урынчылык, төбәкчелек галәмәтләреннән арынырга тиешбез.

Инде сүз алып барылган исемгә кайтсак, ул безгә гарәптән килгән, гарәп язулы татар текстларында да гарәпчә язылышы үзгәртелмәгән булган, бүген дә аның иң  дөрес язылышы – Фатих. Вәссәлам!

ЛЕКСИК ДУБЛЕТЛАР

Тел дәрьясын өйрәнүче кешегә шулкадәр кызык һәм мавыктыргыч фактлар ачыла ки, тирәнгәрәк кергән саен, тагын да керәсе килеп кенә тора. Бу юлы лексик дублетлар турында бер-ике сүз әйтмәкче булам.

Кайчандыр бер тамырдан ясалып, телнең үсеш процессында мәгънәләре әкрен-әкрен бер-берсеннән ераклашкан һәм мөстәкыйль мәгънәләр алган ике сүзне дублетлар дип атыйлар. Мәсәлән, татар телендә кала һәм кальга сүзләре – дублетлар. Хәзер алар ике мәгънәдә йөриләр: кала – шәһәр, кальга – ныгытма, ләкин алар икесе дә бер үк гарәп нигезенә кайтып кала: гарәп телендә قلعه [қа́л‘а] сүзенең мәгънәсе – «ныгытма, кирмән». Шул мәгънәдән татар телендә яңа төшенчә барлыкка килгән, ягъни кальгалы-ныгытмалы торак пункты ул авыл түгел – шәһәр. Шуннан кала сүзе таралган.

Ә менә аяк белән азак сүзләренең дублетлар икәнен махсус тикшеренүсез ачыклап булмыйдыр ул. Әйе, әйе! Аяк та, азак та бер үк тамырдан ясалган. Аларның борынгырак яңгырашлысы һәм борынгырак мәгънәлесе – азак сүзе. Ул бүген дә «соң, ахыр» мәгънәсен белдерә. Мисал өчен, нәрсәнеңдер азагы дигәннән нәрсәнеңдер ахыры, соңы күз уңында тотыла. Ни гаҗәп, соңрак барлыкка килгән аяк сүзе гәүдәнең азагы, ахыры булып чыга, һәм ул, һичшиксез, баш сүзенең антонимы буларак ясалган.

Ринат Сәфәров, филология фәннәре кандидаты,

ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев