Логотип Идель
«Теле барның иле бар»

Яңа тел өйрәнү өчен ТОП-6 мобиль кушымта

Хәзерге үзгәреп торган заманда чит телләрне өйрәнү дә мобиль кушымта форматына күчә башлады. Нәрсә белән гади курслардан аерыламы? Бу кушымталар телләрне уен аша өйрәтәләр.

Хәзерге үзгәреп торган заманда чит телләрне өйрәнү дә мобиль кушымта форматына күчә башлады. Нәрсә белән гади курслардан аерыламы? Бу кушымталар телләрне уен аша өйрәтәләр. Инглиз телен һәм башка телләрне яраткан сериалларың һәм җырлар, кызыклы квестлар, мемнар һәм рәсемнәр ярдәмендә өйрәнеп була. Моның өчен күп вакыт та таләп ителми - чиратларда басып торган яки җәмгыять транспортында мәгънәсез үткәргән вакытыгызны файдалы итәргә була. Моның өчен сезгә без тәкъдим иткән исемлек булышачак. 

Lingualeo. Бу кушымта рус телле аудитория арасында иң популяры булып санала. Аның эчендә инглиз телен өйрәнүне мавыктыргыч уенга әйләндерергә ярдәм итүче дәресләр җыелган. Мәктәптәге кебек ятлап өйрәнү урнына монда яңа мәгълүматны видео яки җырлар аша белем алырга тәкъдим ителә, ә материалны истә калдыру өчен төрле юллар белән чишелә торган биремнәр дә бар. Башлаган эшне ярты юлда ташлап калдырмас өчен бу кушымта үз эченә геймификация элементын да алган. Әмма бу функция дә уен рәвешендә бара. Башкарылган күнегүләр өчен сезгә фрикаделькалар бирелә. Һәм сез шул фрикаделькалар белән арысланны ашатасыз. Арысланның ачлыктан үтерергә теләмәсәгез барлык тиешле күнегүләрне эшләп, материалны үзләштереп барырга туры киләчәк. 

Duolingo- дөньякүләм масштабта танылган кушымта, чөнки аның белән миллионлаган кеше яңа телләр өйрәнә. Һәм ул Lingualeo кушымтасыннан бер телне генә түгел, инглиз, испан, француз һәм немец телләрне өйрәнә алу мөмкинлеге белән аерылып тора. Duolingo укырга, язарга өйрәтәчәк, шуңа өстәмә булып дәрес итеп эшләгән күнегүләр өчен баллар да бирәчәк. Бу кушымтаның төзүчеләре раславына карасак, Duolingo курсының 34 сәгате университетта 1 семестр укуны алыштыра ала. 

 

Memrise. Лексиконны арттырырга теләүчеләр өчен бу кушымта алыштыргысыз ярдәмче. Чөнки монда 200дән артык тел кертелгән. Шунысы кызык, өйрәнелгән сүзләрне онытмас өчен Memrise үзе турында искә төшереп тора. Сүзләрне яхшырак хәтердә калдыру өчен шулай ук видео һәм аудиоязмалар һәм мемнар кулланыла. 

AnkiApp. Мәктәптә яки университетта чит телләрне, яңа формулаларны өйрәнер өчен ике яклы карточкаларны күп кешенең кулланганы бардыр: бер ягында чит телдәге сүз, икенче ягында аңлатмасы. AnkiApp та шул рәвештә төзелгән. Әмма аңа өстәп, кушымта сезнең сүзне никадәр авыр хәтердә калдырганыгызны һәм искә төшергәнегезне тикшереп, бу сүзне берникадәр вакыттан соң сезгә яңадан чыгара. Кушымтаның арсеналында берничә дистә тел теркәлгән. 

TED. Ике функцияне берләштергән бу кушымтада төрле өлкәләргә караган мәгълүмат алып була. Чөнки, беренчедән, чит тел өйрәнелә, икенчедән чит тел популяр ораторларның чыгышлары аша таныштырыла. Әйтергә кирәк, чыгышларның да тематикасы бик зур: психология һәм финанслардан алып, заманча технологияләргә кадәр. TED үз эчендә 2000 артык чыгышны саный. Телне белүче, әмма практикага мохтаҗ булучы кешеләр өчен TED кушымтасы бик яхшы вариант. 

Genius. Кемгә ничектер, ә мин белгән кайберәүләр “коры” мәгълүматны һичничек хәтерендә калдыра алмыйча, чит телдәге җырның сүзләрен 2 тапкыр тыңлап,  яттан өйрәнеп бетерәләр. Genius кушымтасы нәкъ шушындый кешеләргә яралган. Анда 1,5 миллионнан артык инглиз җырлары санала. Клипны кабызабыз, текстны укыйбыз- бетте. Ә авыр сүзләр һәм сленглар комментарийларда аңлатыла. 

Busuu кушымтасы 12 чит телне бер-бер артлы яки бер үк вакытта өйрəнергə мөмкинлек бирүче кушымта. Күп кушымталарда булган гади теллəрдəн специфик булып саналган япон, гарəп, төрек һəм кытай теллəре бар. Уку гади күнегүлəр А1- В2 дəрəжəлəре өчен тел курслары һəм чит телдə сөйлəшүчелəр белəн практик дəреслəр ярдəмендə бара. 

Нинди генə теллəрне өйрəнсəгез дə, тəмен һəм файдасын күреп өйрəнегез. Чөки "күңел ятмаган" телне төннəрен күз йоммыйча өйрəнсəң дə, хəтердə калмаячак. Əмма белем алырга телəмəвегезне "күңел ятмый" дип кенә ялгышмагыз. Чөнки  теллəр өйрəнү, беренчедəн, игътибарлык арттыра, хəтерегезне яхшырта. Ə чит телнең башка миллəт кешелəре белəн аралашканда яки чит илдə кирəге чыгачагының əйтəсе дə юктыр дип уйлыйм. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев