45 минутлык... ярату
Балалар белән уртак тел табу елдан-ел авырая бара. Хәзерге заман балаларының тормыш кыйммәтләре бүтән. Аларның үзгәрүен барыбызга да күзәтергә туры килә.
Эльвира Архипова КФУ каршындагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә инглиз һәм алман телләрен укыта. Мактаулы укытучы һөнәренең үзенчәлекләре һәм шәхси методикасы фикерләре белән уртаклашты ул.
Укытучылык – ул акча эшләү турында түгел
Укытучы булырмын дип уйламаган идем. Балачак хыялым – биюче, ә соңрак тәрҗемәче булу иде. Нәселемдә укытучылар җитәрлек, мөгаллимлек эше авыр һәм күп сабырлык таләп иткән һөнәр икәнен яхшы аңлап үстем. Шуңадыр ул юлны сайлыйсым килмәде. Ләкин барыбер укытучы булырга язган икән. Бер сыйныфта төрле бала, һәркайсына аерым алым кирәк. Укытучы үз фәнен укытырга гына түгел, ә 45 минут эчендә балаларга үз фәне аша тәрбия дә бирергә тиеш. Акча эшләү генә түгел, балаларны ярату, хөрмәт итү ул.
Яраткан шөгылең җиңел бирелә
Югары сыйныфларда чит телләр белән кызыксына башладым. Сыйныф җитәкчем чит телләр укытучысы иде, чит илләр, язучылар, шагыйрьләр, рәссамнар турында бик мавыктыргыч итеп сөйләгәнен әле дә хәтерлим. Ә минем ул илләргә барасы, язучыларының китапларын оригиналда укыйсы, җырларын аңлыйсы килә иде. Яраткан шөгылең бик җиңел бирелә, шуңа да чит телләрне тиз үзләштердем. Аннан башкаларга да өйрәтәсем килде. Шулай итеп, инде 18 ел инглиз һәм алман телләрен укытам. Сайлаган һөнәремне үзгәртмәс идем. Миңа чит телләрне балаларга өйрәтү кызык һәм күнелле.
Чит телне өйрәнү авыр түгел
Системалы рәвештә укыган балага чит телне өйрәнү авыр түгел. Әйе, балалар төрле. Кемдер – гуманитарий, кемдер – математик, ә кемгәдер бернәрсә дә кызык булмаска мөмкин. Һәр эштә үз-үзеңә ышану кирәк. Балаларны “Мин моны беркайчанда эшли алмам” дип уйламаска өйрәтәм. Гомумән, чит телләрне яратып өйрәнә алар. Үзләштерү дәрәҗәләре генә төрлечә. Ялкаулык җиңсә, бер эшне дә эшләү җиңел булмас. Ләкин дөрес максат һәм көчле теләк – эшнең илле процент уңышын тәшкил итә. Шуңа тырышлык өстәсәгез, максатызга һичшиксез ирешерсез.
Хәзерге балаларның кыйммәтләре бүтән
Балалар белән уртак тел табу елдан-ел авырая бара. Хәзерге заман балаларының тормыш кыйммәтләре бүтән. Аларның үзгәрүен барыбызга да күзәтергә туры килә. Матди кыйммәтләр рухи кыйммәтләрдән өстенрәк. Укучыларыма белемнең мөһимлеген аңлатырга тырышам, әти-әниләре һәм укытучылар өчен түгел, ә үзләре өчен укыйлар бит. Укыту дәверендә төрле методлар кулланырга туры килә.
Тел белмәүдә мәктәп программасын гына гаепләү дөрес түгел
Чит телләрне камил үзләштерү өчен табигый тел мохитенең булуы мөһим. Шуңа күрә чит илдә тиз арада инглизчәгә күчә алмавыбызга мәктәп программалары гына гаепле дип әйтмәс идем. Алар сөйләм телен үстерүгә юнәлдерелгән. Хәзерге дәреслекләр дә бик бай эчтәлекле. Ләкин укытучылар бер дәреслек белән генә эшләми бит. Хәзерге интернет чорында безгә күпсанлы өстәмә ресурслар ярдәмгә килә. Иң мөһиме – ул һәр көнне телнең үзләштерү дәрәҗәсен күтәрү өстендә эшләү. Берничә көн ана телеңдә яки чит телдә сөйләшмәсәң, укымасаң, язмасаң һ.б., син ул телне оныта башлыйсың, аны куллануда авырсынасың.
Инглиз телен өйрәнүчеләргә берничә лайфхак:
• Иң элек максат билгеләгез. Инглиз телен нинди дәрәҗәдә һәм кайсы вакыт эчендә белергә телисез: гади дәрәҗәдә (сәяхәттә яки партнерлар белән аралашу өчен, бәлки, китап уку өчен) яки остаз дәрәҗәсендә (укытучы/тәрҗемәче булырга). Көндәлек куллану өчен төп әйберләрне үзләштерү генә дә җитә. Икенче дәрәҗә өчен төп белем булу гына аз. Монда сезгә югары дәрәҗәдәге практикага көйләнергә кирәк: төп яңалык басмаларын уку; барлык тел нюансларын өйрәтәчәк профессиональ остаз табу; радиоязмалар, подкастлар өйрәнү; әйтелешкә, интонациягә игътибар итү; аралашу тәртибен, ишарәләрне үзләштерү.
• Сөйләшә башлаганчы, тыңларга өйрәнегез. Бу очракта йөз процент телгә чуму файдалы. Әйләнә-тирәгезне инглизчәгә көйләгез: телефонда, компьютерда яки башка җайланмаларда рус телен инглиз теленә үзгәртегез, чит телдә фильмнар карагыз, аудиоязмалар, музыкаль треклар, подкастлар тыңлагыз, веб-ресурслар, яңалыклар укыгыз. Әгәр дә болар көндәлек гамәлгә әйләнә икән, әкренләп чит тел “сеңә”, хәтта инглизчә уйлый башлыйсыз. Иң яхшысы – тыңлау гына түгел, ә кабатлау.
• Чит телләр үзләштерү сүзләрне өйрәнүдән башлана. Сезгә кирәкле лексиканы үзләштерү генә җитә. Мәсәлән, өйрәнелгән сүзләрнең егерме проценты инглиз телендә сөйләшүне сиксән процент аңларга мөмкинлек бирә. Сүзләрне башка сүзләр белән ничек бәйләнгәннәрен белү өчен, аларны контекстта тулы фразалар белән ятлау яхшырак.
• Көн саен өйрәнү мөһим. Даимилек – уңышның ачкычы. Атнага бер- ике тапкыр икешәр сәгать өйрәнүгә караганда, һәр көнне 15-20 минут күнегүләр ясау күпкә нәтиҗәлерәк, чөнки теләсә нинди телне өйрәнү кабатлауга нигезләнә.
• Башта сөйләшергә өйрәнегез. Телне үзлектән генә үзләштерү катлаулырак, чөнки ул – кешеләр арасындагы аралашу чарасы, шуңа күрә чит телне өйрәнүдә кызыксынган кешеләр белән аралашу юлларын эзләгез.
• Хата ясаудан курыкмагыз!
Илүзә Ибәтуллина әзерләде
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев