Адель Kanero: «Татмедиа сериалында төшкәннән соң, татарча сөйләшә башладым!»
Адель Kanero – җырлар авторы һәм башкаручы, спортчы-экстремал, артист һәм блогер. Тимати концертларында чыгыш ясаган, Казанның УРАМ экстрим-паркы үсешендә катнашкан. «Татмедиа» АҖ проекты – «Манкорт түгел, Батыр» stories-сериалында төп рольне башкара. Хәзерге көндә Мәскәүдә яши.
Адель Kanero – җырлар авторы һәм башкаручы, спортчы-экстремал, артист һәм блогер. Тимати концертларында чыгыш ясаган, Казанның УРАМ экстрим-паркы үсешендә катнашкан. «Татмедиа» АҖ проекты – «Манкорт түгел, Батыр» stories-сериалында төп рольне башкара. Хәзерге көндә Мәскәүдә яши.
– Адель, шөгыльләрең бигрәк күп икән!
– Бала чагымда үземне спортта эзләп карадым: баскетбол, футбол, айкидо, гандбол, нәрсә белән генә шөгыльләнмәдем! Химиклар мәдәният сараенда брейкданс биедем, скейт-бордта йөреп карадым, BMX велосипедта төрле трюклар да башкардым. Менә анысы миңа ошады! 2004-2012 елларда төрле ярышларда катнашып, Татарстан һәм Удмуртия беренчелекләрендә призлы урыннар яуладым! Инде юллар төзүче һөнәрен үзләштергәч, Татарстан буенча юллар төзергә тотындым. Шуңа, иң яхшы юллар бездә ул, дип ышанып әйтә алам. (Хәзер Мәскәүдә яшим, андагы начар юлларга шаккатмалы!) Юллар төзүче сыйфатында дүрт ел эшләдем, параллель рәвештә музыка белән дә шөгыльләндем. 2010 елдан бирле Казанның төнге клубларында чыгыш ясыйм, концертлар белән Идел буе төбәкләрендә йөреп чыктым. Юл салучы эшеннән киткәч, тулысынча иҗатка чумдым. 2018 елдан музыка белән актив шөгыльләнәм. Моннан тыш, үземнең киемнәр брендым да бар.
– Ә спорт белән шулай ук хушлаштыңмы?
– Эштән киткәч, буш вакытым артты һәм Кремль яр буеның аргы башындагы УРАМ паркында вейвборд, серф һәм скейтта йөри башладым. Аурупа буенча да иң яхшы ачык парклардан санала ул безнең парк! Шәп ич! Казанда спортның урам төрләрен үстерүгә минем өлеш тә керде. БМХ клубының вице-президенты булдым. «Экстрим фактор» (Ярослав Муравьев) клубы белән берлектә ярышлар оештырдык. Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән кулга-кул тотынышып эшләдек!
– Эстремаль спорт белән шөгыльләнеп, 28 яшькә җитүең шәп инде!
– Беркайчан да, бер сөягемне дә сындырганым булмады! Ә аннан соң кабаттан музыкага әйләнеп кайттым. Дөресен генә әйткәндә, мин аннан китеп тә тормадым бугай! Алтынчы сыйныфта укыгада ук рэп яза башлаган идем. Мәктәбебездә танылган «Злой дух» төркеме чыгышын тәэсирләнеп тыңлаганым хәтердә. Таныштым үзләре белән, студияләрендә җырларымны да яздырдым хәтта! Мәктәпнең югары сыйныфлар дискотека үткәрсә, актлар залында чыгыш ясарга мине дә чакыра башладылар. Җиденчедә укыганда ук микрофонга «йоу», «әй» дип кычкыру, «Әйдәгез, биибез!» дию үземә ошавын аңладым! Клуб мохите – минеке иде! Әмма автор-башкаручы дип танылганчы, МС (master of ceremony, клубта алып баручы. – Авт.) булдым – конферансье белән бутамагыз, төркемдәге халыкны җанландыручы ул!
– Беренче гонорарың кайчан алдың?
– 2009 елда, 16 яшемдә. Кызык булды ул: үземнең җырны студиядә яздырдым да, клубта башкардым. Тыңлаучыларым 25 яшьтән олырак. Әле смартфоннар юк чак, ә монда фотографлар сине фотога төшерә, Вконтактедан үз фотоларың күреп, мәктәптә башың горур күтәреп йөри бирәсең.
– Акча эшләрлек итеп сәхнәгә ничек эләгергә?
– Ул елларда көндәшләр юк иде әле. Хәзер генә ул миннән күпкә яшьрәк һәм сәләтле артист-егетләр фәлән хәтле. Тик күбесе бер дигән җыр язса да, сәхнәгә чакырсалар, микрофонны күреп каушап калалар. Ә мин әле теге чакларда ук сәхнәдә үземне гел иркен тоттым. Казан – зур шәһәр түгел, «сарафан радиосы» да эшли. Чыгышың бер күрсәләр, кая да чакыралар! Арада артистларны чакыручы берәр абзый да утырса, Адель-рэпер дип, сине билгеләп куя һәм... юллар ачык! Гуф, Крафт, Мот, Тимати кебек «текә» артистлар килгәндә, шулай итеп мине дә чакыра башладылар.
– Тимати белән бер концертта чыгыш ясый башлавыңны искә төшерсәк...
– Тимати миңа башкаручы буларак та, бизнесмен сыйфатында да ошый иде, алар командасын гел күзәтеп бардым. Һәм кирәк бит – Тимур исемле егет Казанда аныйң лейблы белән кибет ачарга җыена, ә мине музыкант, рэпер, МС һәм Тимати җанатары буларак аңа тәкъдим иткәннәр. Шулай итеп, Тимур мине әлеге кибетнең йөзе булырга чакырды. Күпләр аны минем кибет дип тә уйлаганнар әле (көлә). Кибет ачылышына Тиман (Тимати. – Авт.) килде, командасы белән таныштык. «Яшь кан» («Молодая кровь») дигән кастинг та оештырган алар. Моңа кадәр Егор Крид үтә анда, тик җырлары хит булудан туктады, дигән мәгълүмат та тарала. Болар яңа яшь йөз эзлиләр икән. Мин дә кызыксынып Мәскәүгә очтым, беренче этапны уздым, икенчене... Әмма финалда төшеп калдым. Ничек кенә булса да, мин бу кастингта лейблның җитәкчеләре белән танышып кайттым. Алар мине исләрендә калдырды.
– Мәскәүгә күчәргә мәҗбүр иткән лейбл турында да сөйлә әле?
– Бик танылган лейбл ул, анда үзләренең фанатлар армиясе булган Моргенштерн, ХаммАли, Наваи, Джони, Мантра, Гафур кебек артистлар һәм музыка әһелләре керә. Мине дә шунда яздылар, җәйгә беренче җырны чыгарырга ниятләгән идек. Әмма бар да шома гына бармады. Ярый, тыныч кына саубуллаштык. Хәзер мин ирекле кош, үз менеджерларым бар.
– Артистның менеджерлары ничек барлыкка килә?
– Минем концерт менеджерым бар, ул – Казан егете. Икенче менеджерым элемтәләр җайлау буенча хезмәт куя, менә хәзерге вакытта Егор Крид белән хезмәттәшлек итә. Аның да исеме Тимур, әйе тирәмдә гел Тимурлар булып чыкты (көлә). Мине таныткан өчен ул үз процентларын ала. Минем җырым танылсын һәм хитка әверелсен өчен көч куя. Мин керем алам икән, димәк, ул да ашлы, шуның өчен ул да көчен жәлләми.
– Kanero тәхәллүсен кайдан алдың?
– Үзем дә аңламадым, әни Испаниядә Канеро шәһәре бар дигән сөйләгән иде, ә миңа исеме бик ошады.
– Хатының белән кайчан таныштың?
– 2020 елның 27 августында. Элина – тумышы белән Казаннан, хәзерге көндә Мәскәүдә яши. Казанга кунакка кайткан чагы иде. Аның белән танышырга бер көн кала, мин беркайчан да өйләнмиячәкмен, дип интервью биргән идем. Ә Элинаны бер күрүгә үк, аның миңа якын кеше булуын аңлап алдым. Ай ярымнан соң никах укыттык. Туйны пандемия үтеп, чикләр ачылгач, кая да булса барып, матур итеп оештырырга теләк бар. Әмма дини кеше буларак, миңа никах мөһимрәк иде.
– Татар мәдәнияте күңелеңә якынмы?
– Безнең нәселдә әти ягыннан – Казан байлары, аларның үз сәгать брендлары булган. Әмма раскулачивать иткәннәр. Әни ягыннан мишәр каны ага. Ә менә мин Аурупа яисә Америкада яшәргә хыялланам. Дөрес, монда да начар яшәмим, яхшы машинам, фатирым бар, зарланырлыгым юк. Башка илләрдә дә үсеш турында уйланам, шул гына. Соңгы арада, аеруча Мәскәүдә яши башлагач, татар йорты мохите җитмәвен аңладым, дәү әниемне бик сагынам. Күптән түгел генә бер яшь әти кешенең бәләкәй улы белән татарча сөйләшүен тыңлап тордым. Кара, ничек шәп бит, дидем, үземә. Мин – татар, мәктәптә рус төркемендә гел бишлегә генә укыганда, татарча сөйләшергә атлыгып тормавымны таныйм. Әмма менә хәзер дәү әтигә шылтыратсам, ничек булса да, татарча сөйләшергә омтылам. Тамырларыңны белергә кирәк, дип саныйм. Бу җәһәттән Кавказ халыкларына соклануым зур, алар бердәм, үз милли гореф-гадәтләрен кайда да санлап яши беләләр. Лезгинка биюләрен генә карагыз сез аларның! Ә шулай итеп татар биюен биючеләр бармы?
– Тик-Токка татар биюен син яздыр, әйдә!
– Озакламый безнең татарча Тик-Ток чыгачак, әйе. Инстаграм сторисларында андый контент бик популяр минем. Түбәтәй киям дә татар агаена әйләнәм...
– «Манкорт тугел, Батыр» stories-сериалында төшкәннән соң ни үзгәрде?
– Проект бик ошады! Төп герой – Батыр – мин инде ул. Заманча, төрле илләрдә яшәп Казанга – бабасы янына кайткан замана егете. Әмма татарча гына сөйләшкән бабасын аңламый ул. Менә шул халәт күземне ачты: мин дә үз тамырларым оныта барам ич! Төп герой башы белән бәрелгәч тә, фәкать татар телендә генә сөйләшә башлый. Моңарчы бер авыз сүз дә татарча белмәгән килеш сөйләшеп кара әле син! Хәзер менә үзем дә татар телен ипләбрәк өйрәнә башладым. Күпләргә бу проект кызыклы булыр дип ышанам.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев