Логотип Идель
Заман

Әй Кукмара, Кукмара... Вахит кына ни тора!

Республикабызның Кукмара районы ниндидер үзгә, аерым бер казанда кайный кебек. Башкаладан ерак урнашса да, тормыш гөрли биредә. Шәһәрендә генә түгел, авылында да халык үз-үзенә шөгыль-һөнәр, кызык табып яши белә.

Башкалар эшсезлеккә зарланып, шәһәргә күченү ягын караса, уңган-булган кукмаралыларга җитмеш төрле һөнәр дә аз. Биредә җитештерелгән итекләр, табалар, тегүчелек сәнәгате товарлары, шәлләр, ит-сөт продукциясе һ.б. бөтен Татарстанга билгеле. 

 

Шәһәр бер читтә торсын!

Кукмара районының Вахит авылын да үрнәк итеп куярлык әнә! Салаларның күпчелеге соңгы сулышын алып дигәндәй сүрелеп барса, монда шәһәре дә бер читтә торсын. Яшим дигәненә – менә дигән шартлары, эшлим дигәненә – эше бар. Сала район күләмендә генә түгел, бөтен республикага данлыклы. 

Авылга нигез XVIII гасырда салынган. Сәер яңгырашлы «Новая вонь» саласына инкыйлабтан соң Мулланур Вахитов исемен бирәләр. Халкы исә аны яратып, татарчалаштырып Вахит дип кенә йөртә. Электән-элек тырыш халык яши биредә. Күннән бүрек, тун теккәннәр, тире эшкәрткәннәр, шәл бәйләгәннәр. Бүген мал асрау хисабына яшәүчеләр шактый, бер өлеше заманның соңгы технологияләре белән җиһазландырылган мегафермада хезмәт куя. Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерүе кооперативы вахитлеләргә дә, күрше авыл халкына да төп эш урыны булып тора – алты йөзгә якын кешене эшле-ашлы итә.

Гомумән, бу авылны авыл дип атарга да тел әйләнми. Тугыз йөзгә якын кеше гомер итә монда, ике йөздән артык хуҗалыгы бар. Урам буйлап тезелеп киткән йортларын да авыл өе димәссең. Ике катлы коттеджлар торгызып куйганнар, минәйтим! Яшьләрнең дә шактые «кайда туган – шунда кирәк булган» гыйбарәсенә тугры булып яши. Шәһәргә укырга киткәннәре дә, еш кына һөнәр үзләштергәннән соң кече ватаннарына кайтып төпләнә. Акыллы, эш сөючән егетләр үз авылларындагы уңган-булган кызларга өйләнә, яки күршедән килен алып кайта. Яшь гаиләләр башка чыга, балалары дөньяга аваз сала. Димәк, авыл да ишәя, яшәрә бара.

 

Кошлар сайравын сагынып...

Язилә һәм Рамил Галимуллиннар Вахит авылының үрнәк гаиләләреннән берсе. Икесе дә шушында туып үскән. Егет авылның югары очында, кыз түбән очта яшәгән. Рамил Язиләдән биш яшькә өлкән булганга, бала-үсмер чагында алар бер-берсе белән артык кисешмәгән. Буйга җиткәч кенә клубта өстәл теннисы уйнаганда танышканнар. Унбердә укыган җор телле сөйкемле кызчык шунда ук Рамилнең игътибарын җәлеп иткән. Шулай йөрешеп тә киткәннәр. Рамил инде бу чакта Казан дәүләт аграр университет студенты,  авылга кайтып кына йөри. Укырга кергәндә үк, туган авылында төпләнәсен белеп эш итә үзе, булачак һөнәрен дә шундыйны сайлый. Әмма шәһәрдә «кунак» булуы ун елга диярлек сузыла – укуын тәмамлагач, биредә эшләп тә карый. Әмма күңеле һәрчак авылга тарта. 

– Шәһәр тыгызрак ул, шау-шулырак та. Авылда иркен. Иртән кошлар сайравына, әтәч кычкыруына уянып китәсең, ә калада йә ашыгыч ярдәм, йә полиция сиренасы уята, – дип көлә Рамил.

2016 елда ул үзләрендәге Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерүе кооперативына эшкә керә һәм бүгенгә кадәр биредә хезмәт куя – терлеккә азыкны тиешлечә, барлык кирәкле витаминнар һәм микроэлементлар белән баетылган сыйфатта вакытында әзерләп бирү өчен җаваплы. Эш көне шәһәрлеләр әле җиденче төшен күргәндә – иртәнге биштә башлана. Әмма инде көндезге ике-өчләрдә инде бушый да. Димәк, ялга да, гаиләсенә дә вакыт кала. Эшләгән акчасы да зарланырлык түгел, ди.

 

Тырышканнан бар да була

Мәктәпне тәмамлагач, Язилә дә белем алырга калага юнәлә – Казан медицина көллиятенә укырга керә. Шулай ук бер дә шәһәрдә калам, Казан кызы булам дип хыялланмый. «Шәһәрне яратмадым, хәзер дә яратмыйм. Иң рәхәте авылда», – ди ул. Фельдшер һөнәрен үзләштерә дә, ике дә уйламый кире авылга кайта. Бер ел Вахиттә үз юнәлеше буенча эшләгәннән соң, акушер булырга укып, сертификат ала да Кукмара бала табу йортына эшкә керә – биш ел дәвамында аның ярдәме белән йөзләгән нәни кукмаралы дөньяга килә. 

Бер ел элек исә Язилә һөнәрен төптән үзгәртеп, медицина өлкәсеннән матурлык индустриясенә кереп киткән. Бүген ул чәч, макияж ясау белән шөгыльләнә. 

– Акушер эше сменалап эшләүне күздә тота, ике бала белән бу бер дә уңайлы түгел. Бьюти өлкә белән кызыксыну исә инде көллияттә укыганда ук бар иде. Махсус курсларны да тәмамлаган идем. Тугыз ел буе вакыт булганда шушы юнәлештә дә шөгыльләндем. Бер ел менә тулысынча чәч, макияж ясауга күчтем. Апам белән бер бүлмә арендага алдык, ул тырнак ясый, мин үз юнәлешемдә эшлим. Клиентларны уңайлы – балалар бакчада, мәктәптә булган вакытка билгелим. Димәк, улларыма да, иремә дә вакытым җитә. Ә медицинага кире кайтырга кайчан да соң түгел, – ди Язилә.

Хуҗабикә буларак та уңган – гаиләсен бик еш төрле халык ашлары белән сыйлый, йорт-җирен чиста-пөхтә тота. Дин юлына басып, хәзерге вакытта Коръән уку буенча онлайн дәресләр дә уздыра.  

 

Мондый шартлар шәһәрдә дә юк!

Язилә һәм Рамил инде менә сигез ел бергә гомер итәләр. Башта Рамилнең әти-әниләре белән төп йортта яшәгәннәр. Аннары инде әкрен-әкренләп ике катлы үз йортларын күтәргәннәр. Бүген шартлары шәһәрдәгедән дә яхшырак. Кысан фатир түгел инде – 180 квадрат метрлы өйдә рәхәтләнеп футбол да уйнарга була. Ут-суы да, газы да кергән, душы, бәдрәфе өйдә. Кунаклар да өзелеп тормый. Ике як әти-әниләре, туган-тумачаны, дусларны бу йортта һәрчак көләч йөз, мул өстәлләр белән кабул итәләр.

– Йорт төзегәндә бернинди дәүләт программаларыннан да файдаланмадык, барысы да үзебезнең һәм ике як әти-әниләр, туганнар ярдәме һәм кулы белән эшләнде. Әле эшләнәсе эшләр күп. Йорты гына төзелгән. Планнар зурдан: мунчасы, гаражы кирәк, терлек тоту өчен сараен төзисе бар. Аллаһ боерса, әкренләп барысы да булыр, – ди Язилә һәм Рамил.

Бүген инде Галимуллиннар гаиләсендә ике малай үсеп килә. Олысы Раян икенче сыйныфта укый, кечесе Ядкәргә – 4 яшь, балалар бакчасына йөри. Авылда шәһәргә караганда рәхәтрәк, теләгән вакытта ишегалдына чыгарга, уйнарга була, ди алар да.  

 

Эш беткәч, уйнарга да ярый

Күңел ачу өчен дә бар мөмкинлекләр бар авылда. Спорт комплексы төзелгән, анда спорт төренең күңелеңә якын булганын сайларга мөмкин – волейбол, баскетбол, көрәш, кышын хоккей чыгып уйныйлар. Район үзәге дә ерак түгел. Кафе-кибетләргә барасың килсә, машинага утырдың – җилдереп барып кайттың. Вахитлеләрнең мул яшәүләрен ишегалларында тезелгән машиналарга карап та белергә була. Һәр гаиләдә диярлек тимер ат, әле кайберәүләрдә бер генә дә түгел, берничә.

Авыл уртасында парклары бар. Республикада парклар төзү программасы буенча авылдагы беренче парк Вахиттә барлыкка килгән икән бит! Анда балалар өчен менә дигән мәйданчык эшләп куелган. Шунда гына балалар бакчасы, башлангыч мәктәпләре дә. Унбер еллык гомумбелем бирү мәктәбенә 3 километр ераклыктагы күрше Янилгә автобус йөртә. 

Шулай ук якында гына кечкенә-кечкенә бөяләр булдырып, яр буен чистартып, брусчатка җәеп, күз явын алырлык «набережная» ясап куйганнар. Рәхәтләнеп җитәкләшеп йөр генә! Эштән бушый калсаң, билгеле. Ә инде уйнап түгел, чынлап әйтсәк, монда җәйләрен сәпидтә дә йөриләр, йөгерергә дә чыгалар, балык та тоталар. Олысы да, кечесе дә кичләрен шунда – бергә-бергә җыелып, аралашып, барлык хәбәрләр белән уртаклашып, рәхәтләнеп ял итәләр.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев