АК БИТТӘН КУРКУ, яки иҗади торгынлыктан котылу бармы?
Иҗади торгынлык турында шул чорны кичергән вакытта язу бер дә җиңелләрдән түгел икән. Рәссамнар, каләм тибрәтүчеләр, көй тудыручылар һ.б. – иҗатчылар иртәме-соңмы төрле сәбәпләр аркасында бу чорның колына әйләнә.
Иҗади торгынлык турында шул чорны кичергән вакытта язу бер дә җиңелләрдән түгел икән. Рәссамнар, каләм тибрәтүчеләр, көй тудыручылар һ.б. – иҗатчылар иртәме-соңмы төрле сәбәпләр аркасында бу чорның колына әйләнә. Хәер, берәүләр бу халәтне коллыкка тиңләсә, башкалар иҗатларына яңа сулыш өрү өчен менә дигән мөмкинлек итеп кабул итә... Ул чордан вакытында чыга белсәң, әлбәттә.
Кем ул? Нәрсә ул?
«Иҗади кризис ул – эмоциональ янып чыгу һәм астения белән үрелеп барган иҗади торгынлык халәте», – ди бу өлкәдә тикшеренүләр алып баручылар. «Эмоциональ янып чыгу» бихисап кешеләрнең теленә һәм «тәненә» оялаган сүзтезмәгә әйләнергә өлгерде инде (аннан бигрәк тә кешеләр белән даими эш итүче һөнәр ияләре: укытучылар, тәрбиячеләр, психологлар һ.б. иза чигә). Астения дигәннәре исә кәеф, йокы тайпылышлары һәм, гомумән, организм торышының хәлсез вакытын чагылдыра.
Иҗади торгынлыкка «яңа материаль, мәдәни һәм рухи кыйммәтләр тудыру сәләтенең вакытлыча югалуы, туктап торуы» аңлатмасын бирүченең моның вакытлыча күренеш булуын ассызыклавы өмет бирә. Димәк, чиге бар. Ул һәр кеше өчен индивидуаль, әлбәттә. Инде тизрәк сәбәпләрен ачыклыйк.
Ә сәбәпләр – мең төрле. Алар арасында кризис кичергән иҗатчының биографиясенә бәйлеләре дә бар (катлаулы балачак, мәсәлән, авырулар, якын кешеләрнең үлеме һ.б), дөньяга карашның үзгәрүе дә торгынлыкка китерергә мөмкин (иллюзияләрдән азат булу, идеалларның җимерелүе һ.б). Рухи һәм җәмгыяви-сәяси шартларга бәйле сәбәпләр дә җитәрлек. Әсәреңә карата тоташ канәгатьсезлек хисе кичерү, яңа сыйфатлы әсәргә көч (теләк?) җитмәү – турыдан-туры иҗатка бәйле сәбәпләр дә иҗат эшен тоткарлый. Язучылык эшендә иҗади торгынлыкны тасвирлау өчен «ак кәгазь битеннән курку» төшенчәсен дә кулланалар.
Кораллар: музыка һәм көндәлек
Сәбәпләр күп булса, чыгу юллары – бермә-бер артыграк. Ак биттән курыкмау, иҗади кризисны кичерү һәм аннан чыгу буенча киңәш тулы ресурслар да бихисап. Китаплар, блоглар, подкастлар, видеолар, хәтта психотерапия сеанслары – уңайлы форматны сайлыйсың да киңәшләрне барлыйсың...
Шулай итеп, язманың алдагы өлешен язу өчен арсеналымда йөрткән коралларның берсен эшкә җиктем. Музыка. Яратып тыңлый торган композиторның көйләре тораташ халәттән чыгарга ярдәм итә. Берничә тапкыр иҗат барышының иң продуктив чагы колакчыннарда композитор Fabrizio Paterlini уйнаган вакытка туры килгән иде. Хәзер исә баш миен «алдарга» өйрәнеп киләм: кайчандыр иҗади ләззәт шаһиты булган музыка баш миенең көтеп алган кунагына әйләнде.
Бу ысулны Америка язучысы Эми Тан куллана. «Әсәрне яза башлаганда нинди музыка тыңлаган булсам, эшне дәвам иткәндә дә шул музыкага әйләнеп кайтам. Музыка гипнотик эффектка ия һәм сизү органнарын мобильләштерә. Һәм мин үземә кирәкле мохиткә күмеләм», – ди ул. Тикшерү узды – ярдәм итә!
Икенче сынау. Хәсән ага Туфанның көндәлегенә үреләм. Көн дә диярлек язган. Бер җөмлә булса да. «30/IV. Шигырьне язып бетердем», – дип булса да. «Язганда һичбер вакытта: «Бу фикер болай әле йомшак чыга, йомшак әйтелә», – дип, язмый калмаска. Һәр фикер әйтә-әйтә, ягъни эзләнә-эзләнә көчәйтеп әйтелә. Ә язылмаган фикер болай көчәйми. Язылган сүз үзе тагын да көчлерәк сүз эзләү ассоциациясен тудыра (логикада аналитик момент). Бу ассоциация сүзләр, фикерләр баш эчендә барганда да була. Ләкин шул фикер кәгазьгә төшкән сүз төсендә материаллашкач, ул тагын да көчәя», –дип язган шагыйрь 88 ел элек.
Бу ысулны да иҗади торгынлыктан котылу чарасы итеп тәкъдим итәләр. «Көндәлек – язучы өчен иң яхшы әйберләрнең берсе. Торгынлык чорын көндәлектә тасвирлагыз. Хәлләр шунда – көндәлек битендә үк җайга салына башлаячак», – дип ышандыралар.
Хәсән аганың һәм замандаш язучыларның сүзләренә колак салып, айдалыкка әйләнгән электрон көндәлегемне ачам. Үземне тиз арада хәл ителә торган эшне бер елга сузуым өчен сүгеп алам. Бу хәлнең мантыйгын эзләргә тырышам (Һарри Поттерның Том Реддл көндәлегеннән җавап эзләгән төсле). Сүз арты сүз тезелә. Бу ысул да эшли, димәк.
Илһам качса, нишләргә?
Ми давылы, идеяләр исемлеге төзү, илһам ташып торган чакта язу эшеннән туктап, ял итеп алу һ.б. Торгынлыктан котылу чараларын чиксез исемлек итеп тезеп булыр иде, мөгаен. Бу чорның файдасы да юк түгел. Шагыйрь Газинур Морат иҗади кризис күпмедер дәрәҗәдә яңача язып китәр өчен этәргеч бирә, ди. Яшь иҗатчылар бу халәт чор турында нинди фикердә икән?
Фәнил Гыйләҗев, шагыйрь:
– Иҗади торгынлыкны яңа әсәрләр иҗат ителми торган вакыт дип алсак, бу чор иҗат кешесе өчен шулай ук үтә әһәмиятле. Андый халәт барында син үзең һәм әйләнә-тирәң белән гармониядә. Андый вакытта син яңа куәт белән иҗат итү өчен түл җыясың, үзеңә әле мәгълүм булмаган яңа дөньяны өйрәнәсең, «ачышлар» ясыйсың. Ә иҗат халәте ул көтмәгәндә килә, ул килгәндә син әлеге дулкынны үзеңә буйсындыручы серфер сыман инде әзерлекле буласың. Иҗат дулкынында тибрәлеп, кабат гадәти торгынлыгыңа кайтып төшү табигый хәл.
Мин үзем илһам качканга артык борчылмыйм. Андый вакытта әдәби тәрҗемәләр белән мавыгам, шигырь китаплары укыйм. Рухташ шагыйрьләрне укыганда күңелдә кайтаваз булып, иҗат рухы кабына һәм син шул халәттә күпмедер йөргәч, үзең аша шигъри сүзләрне үткәргәч, шигырь пегасын иярләргә кабаттан әзер буласың.
Энҗе Хөсәенова, яшь шагыйрә:
– Иҗади торгынлык чоры һәр иҗади шәхестә булып аладыр ул. Берничә айлап яза алмый торган чакларым була. Күңелең белән бик язарга телисең, әмма килеп чыкмый. Андый вакытта үземне мәҗбүриләргә яратмыйм, чөнки алай язылган шигырь үзен шунда ук «сиздерә». Бу вакыт эчендә син уйлыйсың, күзәтәсең, укыйсың, өйрәнәсең. Ә инде иҗади торгынлык үз вакыты белән үтә ул! Үтә күрсен!
Алинә Хәбибуллина, яшь шагыйрә:
– Иҗатның төп сәбәпчесе – күңелдәге уйлар, хисләр хәрәкәте. Эчтә давыл уйнаганда, яки нинди дә булса киеренкелек сизгәндә кул үзеннән-үзе дәфтәр-каләмгә үрелә. Әгәр язмыйм икән, димәк, дөньям артык тыныч. Димәк, мине бернәрсә дә борчымый, кызыксындырмый, сызландырмый. Битарафлык халәте (хәер, бу сәламәтлек өчен оптималь халәттер, бәлки?) озаккарак сузылса, моны иҗади торгынлык дип әйтергә мөмкиндер, мөгаен. Иҗатка якын булган яшьтәшләрем, дусларым авызыннан бик еш яңгырый торган төшенчә бу. Барысы да «язмау»дан, «язып булмау»дан зарлана.
Күңелне хәрәкәткә китерү өчен һәркемнең үз ысуллары, торгынлыктан үз дәвалары бардыр инде. Минекеләре бик гади. Алар: Гөлүсә Батталова, Илсөяр Иксанова шигырьләре, июнь аенда юкә чәчәгенең исе һәм кичке шәһәрнең җиләс тыныч һавасы. Барысы берьюлы булса – тагын да шәбрәк! Моннан тыш иҗади кешеләр белән аралашу ярдәм итә. Мәсәлән, «Яңа дулкын» проекты кысаларында үткәрелгән очрашулар миңа бик зур этәргеч булган иде. Кулына каләм эләккән саен шигырь язган, кул астында кәгазе булмаса да, атлап барган җирдән генә дә шигырь чыгарган кешеләр белән аралашу үзеннән-үзе илһамландыра. Шуңа күрә язучы-шагыйрьләр белән бер казанда кайнау бик файдалы дигән нәтиҗәгә киләм. Иҗади торгынлык күңелнең үсеш-үзгәреш этапларын билгелидер кебек. Яңгырдан соң кояш чыкмый калмаган кебек, иҗади тынычлык, торгынлыктан соң да сүзләрнең үз көченә кайтып бер (һәм бер генә дә түгел!) яңгыраячагына ышанычны югалтмыйм.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев