Акыллы башлар китә
Әй кызыктыра да соң чит илләр! Хәзерге вакытта дөнья чикләре ачык. Җир шарының теләсә кайсы почмагына сәяхәткә барам дисеңме, бөтенләйгә күченәм дисеңме – үз ихтыярың.
Әй кызыктыра да соң чит илләр! Хәзерге вакытта дөнья чикләре ачык. Җир шарының теләсә кайсы почмагына сәяхәткә барам дисеңме, бөтенләйгә күченәм дисеңме – үз ихтыярың. Олыракларга күнегелгән тормыш рәвешен алмаштыру кыенрак, билгеле. Ә менә яшьләргә – диңгез тубыктан. Ике дә уйламый, алар чит илгә йә укырга, йә эшләргә, йә кияүгә китеп бара. Коронавирус пандемиясе генә «әппитит»ләрне бераз киметте.
Кайда яхшы – шунда китәләр
Чит ил тормышы кемне генә үзенә тармый шул. Кайда туган – шунда кирәк булган гыйбарәсе дә инде үз актуальлеген югалтты. Яшьләр кайда яхшырак, шунда омтыла. Элеккеге кебек куркып тору дигән нәрсә дә юк. Бүген уйлый, иртәгә чемоданын җыя да, чыгып та китә. Ә бер чит илгә киткән, андагы тормышны күргән кеше, яңадан Русиягә әйләнеп кайтамы-юкмы? Анысы менә зур сорау астында.
Бер карасаң, яхшы матур тормышка омтылу табигый нәрсә. Һәркайсыбызның акчалы эштә эшлисе, муллыкта яшисе, дөнья күрәсе килә. Әмма дәүләт өчен яшьләрнең чит илгә китүе генә бер дә файдага түгел. Чит илгә иң яхшылары – иң чаялар, иң акыллылар, иң амбициялеләр китә бит. Димәк, югары квалификацияле эшче ресурсларны югалтабыз. Яшьләр Русия бюджеты хисабына укып чыгалар да чит ил икътисадын үстерергә китеп баралар.
Мөһаҗирлек дулкыннары
Акыллы башларның чит илгә китү күренеше дәүләт күләмендәге зур проблема дип санала. Узган гасырның илленче елларында Бөекбритания галимнәренең Кушма Штатларга күпләп күчү процессы башлангач, гыйбарә буларак телгә керә ул. Шул вакыттан бирле квалификацияле белгечләрнең глобаль миграциясе масштабы бик нык артуы күзәтелә. Күп кенә дәүләтләрнең киләчәгенә җитди куркыныч янаганын чамаларга була.
Русия халкының чит илләргә күпләп китүе 1992 елга, ягъни үзгәртеп кору елларыннан соңгы вакытка туры килә. Туксанынчы еллар урталарына илдән китүчеләр кими, билгеле. Әмма 1998 елгы дефолт мөһаҗирлек дулкынын тагын кузгата: Русиядән 213,4 мең кеше ватанын алмаштыра. 2012 елда бу тенденция тагын көчәя: ул елны чит илгә 123 меңгә якын ватандашыбыз юл ала. Ә 2015 елда Русиядән инде 353,3 мең кеше күченеп китә – өч тапкырга күбрәк саннар бит бу!
Биштәр кәефе
2019 ел ахырында «Левада-үзәк» социологик сораштыру мәгълүматларын бастырган иде. Алар Русиянең илле субъектындагы йөз утыз җиде торак пунктында гомер итүчеләрдән чит илгә күченеп китү теләкләре турында белешкән. Нәтиҗәләр шаккатырлык: һәр бишенче кеше китәргә теләк белдергән, кайберләре хәтта «эвакуация» сүзен кулланган. Җәмгыятьтә «чемодан кәефе»нең арткан елы бу. Алар арасында 18 яшькә кадәргеләр күбрәк булуы да сискәндерә (һәр икенче яшь кеше!).
2020 елда уйламаганда-көтмәгәндә килеп чыккан коронавирус пандемиясе генә күпләрнең планнарын бозды, барлык илләрнең чикләре ябылды, кешеләр өйләрендә бикләнеп калды. Бүген исә чит илгә китәргә теләүчеләр үз хыялларын тормышка ашырырга ашыкмый. Иртәгесе хәлне кем белгән бит. Чит җирдә ашсыз-эшсез, кайта алмыйча ятуың да бик ихтимал. Хәер, китәм дигәнне анысы да туктатмый.
Яшьләргә ни җитми?
Үз илебездә яшьләргә ни җитми соң? Чит җирләр нәрсә белән кызыктыра? Талантлы яшьләргә белем алу, аларны эш белән тәэмим итү, фатирлы итү юнәлешендә зур эшләр дә башкарыла, югыйсә. Татарстанда, әйтик, сәләтле белгечләрне республикада калдыру өчен күпсанлы грантлар гамәлдә. 35 яше тулмаган белгечләр өчен хөкүмәт ярдәме белән «Алгарыш» программасы эшләп килә. Аспирантлар, галимнәр, вузларда һәм мәктәпләрдә укытучылар һ.б әлеге программадан файдалана ала. Грант уку һәм дәреслекләр, юл чыгымнарын, яшәү, ашау бәясен каплый. Чит илдә белем алган яшьләр аннары республикабызга кире әйләнеп кайтып, үзебездә билгеле бер вакыт хезмәт куярга гына тиеш.
Сәләтле яшьләрне республикада калдыру өчен Иннополис шәһәре төзелде. Анда хәзерге заман таләпләренә туры килгән барлык кирәкле инфраструктура булдырылган. Яшә генә, эшлә генә. Фатир аласың, йорт төзисең килсә дә, күпсанлы программалар бар. Әмма күрше тавыгы барыбер күркә булып күренә шул...
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев