Логотип Идель
Заман

АҢЛАЕШЛЫ ФӘН

Яшьләргә кызыксынган чакта терәк булырга һәм тикшеренүләр өлкәсенә җәлеп итәргә кирәк. Нәкъ менә фәнне популярлаштыру бу функцияләрне үтәргә сәләтле коралларның берсе дә инде.

Статистикага күз салып, «Россиядә фән яшәрә: фәнни өлкәдә эшләүче яшьләр саны артты» башисемле яңалыклар шатландырып торса да, тәңкәнең аверсы да, реверсы барлыгы искә төшә. Ни кызганыч, илебездә аспирантларның 50 проценты фәннән китә, яшь галимнәрнең 30-50 проценты яңа гына башланган фәнни карьерага нокта куеп, финанс ягыннан отышлырак өлкәләрне сайлыйлар. Фәнгә аяк басар алдыннан, аның тәмен татып карау этабы да бар бит әле, кызыксыну уянырга тиеш... Бүген фәннең «пробнигы» – фән турында мәгълүмат тарату турында сөйләшербез.

ДӘҮЛӘТ КАЙГЫРА ДА, КАЙГЫРТА ДА 

(Шуны да искәртеп узарга кирәк, фәнни өлкәдә «яшьләр» категориясенә 35 яшькә кадәрге фәннәр кандидаты һәм 40 яшькә кадәрге фәннәр докторлары керә. Аспирантлар, фәнни дәрәҗәсез тикшеренүчеләр һәм югары уку йортында белем бирүчеләр 30 яшьтә яшь галим булудан туктый.) Өлешчә шуңадыр да, Россиядә алдагы 2022-2031 еллар РФ Президенты карары белән Фән һәм технологияләр унъеллыгы дип игълан ителде. Илнең фәнни казанышлары һәм перспективалары турында мәгълүматны аңлаешлы итү – унъеллыкның бер бурычы шундый.

Дәүләткә фән белән җәмгыять арасына күпер салу, фәнни мәгълүматны аңлаешлы итү ни өчен кирәк соң? Мәктәпләрдә нәни Камайлар химик тәҗрибә ясый, булачак Тимирязевлар тәүге гербарийларын туплый, яшь Лобачевскийлар документлар тапшыру өчен уку йортлары сайлый... Яшьләргә кызыксынган чакта терәк булырга һәм тикшеренүләр өлкәсенә җәлеп итәргә кирәк. Нәкъ менә фәнне популярлаштыру бу функцияләрне үтәргә сәләтле коралларның берсе дә инде.

АҢЛАЕШЛЫ ИТҮЧЕЛӘР

Таксидермист Лия Идрисова үз өлкәсе – таксидермия турында киң аудиториягә мәгълүмат җиткерү эшен алып бара. Таксидермия – хайван карачкылары ясауга багышланган ВКонтакте төркемендә ул әзер эшләнмәләрен урнаштыра, эшенең төрле этаплары белән уртаклаша.

– Фәнне популярлаштыру, аңлаешлы итү әйләнә тирәгә карашны киңәйтә, яңа тикшеренүләргә этәрә. Мантыйклы фикерләүне күнектерү ысулы да ул. Үзләрен фәнгә багышлаган кешеләрнең эшчәнлеге турында белеп бару да бик кызыклы, – ди галимә. – Шул ук вакытта галим үз эшчәнлеге турында гади тел белән сөйләсә яхшырак. Фәнни терминнар белән түгел, ә барысы өчен дә аңлаешлы сүзләр кулланганда (әлбәттә, мәгънәнең саклануы да бик мөһим), галим җәмгыятькә якыная, теге яисә бу тикшеренүнең ни өчен башкарылганын һәм файдасы турында аңлый ала.

ЯҢА ЧОРГА АЯК БАСТЫК

Хәзер фәнне популярлаштыру Россиядә «научпоп» (Popular Science 2.0) этабын кичерә. «Халык фәне», «Сәнәгый мәгърифәт», «Кызыклы фән» кебек этапларны узганнан соң, ул мавыктыра торган бизнес, имиджлы функцияләр үти торган чорга килеп җитте. Шуңа галимнәр аның белем бирү функцияләрен һәм мөмкинлекләрен шик астына куя.

– Хәзерге вакытта табигый фәннәр юнәлешендәге белемнәрне аңлар өчен генә дә билгеле бер әзерлек кирәк. Фәнни популяр лекция тыңлап яисә китап укып кына заманча биология өлкәсендә профессионал булу мөмкин түгел – бу иллюзия, – ди биохимик Рафил Хәйруллин.

– Табигый фәннәр юнәлешендә фәнне популярлаштыру, мәгълүмат тарату ысулы буларак, минемчә, ике функция үти: олыларның күңелен күрү һәм фәнгә балаларны, студентларны җәлеп итү. Киләчәк юлын сайлау алдында торган кешеләрне дәртләндерү яки шул юлга аяк басканнарга күбрәк мәгълүмат бирү, компетенцияләрен киңәйтү – минем өчен болар зуррак мәгънәгә ия. Бу очракта максатчан аудитория балалар яки яшүсмерләр һәм студентлардан тора. Алар – фәннең киләчәге һәм бу аудитория өчен вакыт та, хезмәт тә жәл түгел. Олылар һәм әзерлексез кешеләр арасында фәнне популярлаштыру, бу аудиториянең фәнгә өлеш кертүенә китермәячәк. Берникадәр файда бар, әлбәттә. Мәсәлән, җәмгыятьтә фәнгә карата ышанычсызлыкның кимүе, финанслар җәлеп итү (тыңлаучылар арасында потенциаль иганәчеләр була ала. – Авт.). Хәлбуки, минемчә, югары уку йортларындагы мөгаллимнәрнең эше болай да баштан ашкан, шуңа игътибарны балаларга һәм студентларга юнәлтергә кирәк, дип саныйм, – бөтен өмет аларда.

СЫЙФАТЛЫ ЗАМАНЧА КОНТЕНТ ҖИТМИ

Өмет багланган замана балаларын – зумерларны – «мультимедиа технологияләре балалары» дип тә йөртәләр, аларны тасвирлау өчен «цифрлы кеше» сүзтезмәсен дә кулланалар. Клиплы фикер йөрткән замана балаларын коры текст һәм монотонлы лекцияләр белән җәлеп итәм димә! 

– Хәзер визуаль контент күп кулланылганга күрә, материаллар да заманага яраклы булырга тиеш. Фәнни һәм аң-белемгә юнәлтелгән контентны күп һәм киң итеп таратырга кирәк. Сыйфатлы, яхшы әйбер караган кешеләр үзләре дә яхшы әйбер тудырырга омтыла башлый, – ди зоолог Азат Кадыйров. Азат Кадыйров ВКонтакте социаль челтәрендә биологиягә багышланган иң зур аудиторияле берләшмә өчен контент ясый. Татар телендәге фәнни-популяр «Гыйлем» проекты өчен инфографикалар әзерләү белән дә шөгыльләнә ул. Ләкин мондый эш тиз генә башкарыла торганнардан түгел.

– Моның өчен терминологиянең туры килүен тикшерергә кирәк, бу эшне татар телендә дә башкарганда, вакыт тагын да күбрәк китә. Татар телендә иллюстратив һәм заманча материал бик аз. Аларда XIX-XX гасыр фикер-карашлары хөкем сөрә. Кешеләр бик күп төрле сораулардан, шул исәптән биология буенча, хәбәрдар түгел. Хорафатлар күп, кешеләргә контентны фильтрлау осталыгы җитми, – ди галим.

ТАТАРЧА ФӘН НИ ХӘЛДӘ? 

Социаль челтәрләрдә фәнне популярлаштыру буенча төрле төркемнәр, каналлар шактый. Фәнни-популяр контент тудыручылар нинди генә форматларга мөрәҗәгать итми: подкаст, лонгрид, видеорепортаж, инфографика һ.б. Чагыштырмача яңа форматлар да бар. Мисал өчен, быел Россия күләмендә узган НАУКА 0+ фестивалендә фәнни-популяр балет күрсәтелгән: археолог белән хореографның уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә «Шульган Таш» балеты туган. – Җәмгыятькә фән кызык булмаса, зур аудиторияле төрле фәнни ресурслар барлыкка да килмәс иде, – ди КФУ галиме Наил Хәертдинов. Ул мәктәп балаларына Республика олимпиада үзәгендә анатомия һәм физиология буенча лекцияләр укый. 

– Кызганыч, фәнне популярлаштыру юнәлешендә теләгәннән әзрәк эшлим. Татарча популяр лекцияләр укырга теләгем бар, тик аның өчен туры килә торган мәйданчыклар бик аз. Татар телендә лекцияләр уку өчен Казанда «Гыйлем» проектын гына беләм. Рус телендә андый мәйданчыклар шактый, татар телендә уздырыла торганнары да артса, бик яхшы булыр иде, – ди галим. 

(«Хәлбуки» татар телендә уза торган лекцияләр мәйданчыгы үз эшен 2016 елның октябрь аенда Казан (Идел буе) федераль университетында башлап җибәрә, соңрак, локацияне үзгәртеп, Татар китабы йортында (Шәриф Камал мемориаль фатиры) дәвам итә. Хәзерге вакытта фәнни шул ук вакытта аңлаешлы телдә мәгълүмат ишетергә теләүчеләрне «Гыйлемле йорт» лекторие бер урынга җыя. – Авт.)

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев