Логотип Идель
Заман

Альфред Дәүләтшин: «Җанисәп дип кабалануыбыз безнең гаҗизлекне күрсәтә»

Ел ярымга кичектерелеп булса да, халык санын исәпкә алуга тотындык. Халкыбызның санын, милләтебезнең, телебезнең бүгенге хәлен ачыклый торган вакыйгага без нинди әзерлектә килдек? Нәтиҗәләр сөендерерме? Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле, Уфаның «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы Альфред Дәүләтшин белән сөйләштек.

Ел ярымга кичектерелеп булса да, халык санын исәпкә алуга тотындык. Ун елга бер тапкыр үткәрелә торган бу чара пандемия аркасында соңарды. Халкыбызның санын, милләтебезнең, телебезнең бүгенге хәлен ачыклый торган вакыйгага без нинди әзерлектә килдек? Нәтиҗәләр сөендерерме? Татарны саклап калу һәм үстерү өчен алга таба ниләр эшләргә кирәк? Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле, Уфаның «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы Альфред Дәүләтшин белән сөйләштек.

 

Безнең белешмә:
Альфред Дәүләтшин 1983 елның 8 сентябрендә Уфа шәһәрендә туган. Башкорт дәүләт университетының Хокук институтында юриспруденция юнәлеше буенча белем алган. Аннары Казан Ислам университетының шәригать факультетын тәмамлаган. 2019 елдан – «Ихлас» мәчетенең имам-хатыйбы. 2020 елда Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе итеп билгеләнә. Өйләнгән, өч баласы бар.

 

Барлык милләтләр, шул исәптән татарлар өчен дә, мөһим вакыйга – җанисәп бара. Альфред әфәнде, татарларны берләштерү өчен җитәрлек чаралар күрелде дип саныйсызмы?

Җанисәп – ул дәүләт органнары үткәрә торган чара. Әлбәттә, аның максаты – халыкның икътисадый яктан, сан ягыннан хәлен белү, демографик вазгыятьне аңлау, шулай ук халыкның милли составын, тел белү мәсьәләсен дә ачыклау. Татарлар, шулай ук Русиянең башка халыклары да – чуаш, мари, удмурт, башкортлар, бу җанисәпкә бик зур игътибар бирә. Моннан чыгып, үз хәлебез бик яхшы түгелдер, дигән фикер туа. Татар халкы сан буенча икенче урында булса да, җанисәптән җанисәпкә кадәр яшәгән кебек күзаллана. Рус милләтеннән булган дусларым безне ни борчуын аңламый. Димәк, бу аларның көчен һәм безнең көчсезлекне күрсәтә.

Шундый тенденция күзәтәм: татар иҗтимагый оешмалары, милләтпәрвәр әгъзаларыбыз, шагыйрьләр, язучылар, җурналистлар җанисәп алдыннан гына биш-ун кеше өчен төрле чаралар үткәрергә тотына. Халык санын алу алдыннан болай кабалану безнең гаҗизлекне генә күрсәтә. Ул кешегә концерты да, Татарстаннан килгән шагыйрьнең шигыре дә кирәк түгел, ул болай да татар. Ә менә безнең башка милләттәшләребез татар булып язылырмы-юкмы? Ассимиляция, демография мәсьәләләре турында уйларга, шул төркемнәрне, шул кешеләрне объект итеп күрү дөресрәк.

Башкортстан – ул татар дөньясының зур өлеше. Республика халык санын алуга нинди әзерлек белән килде?

Без, әлбәттә, җанисәпкә әзерләнү, җанисәп өчен эшләү дигән максатларны беркайчан да куймадык. Аңлашыла ки, без шул вазгыять, шул мохит эчендә яшибез, әмма безнең эшләребез, проектларыбыз халык исәбен алуга бәйле түгел. Җанисәп ул була да китә. Иң төп максат – ул милләтебезнең хәлен ачыклау, аңа дөрес анализ бирү. Зыялыларыбыз, сәясәтчеләребез, милли оешма җитәкчеләре, әлбәттә, милләтебезнең киләчәге турында фикерләшергә, уйлашырга, ниндидер нәтиҗәләр ясарга, ниндидер план булдырырга тиеш.

Эшләнгән эшләргә килгәндә, иң беренче Башкортстанның «Туган тел» каналында чыгып килгән «Ихлас. Балкыш» тапшыруын телгә алам. Татарстан өчен бу бик зур эш булмаса да, Башкортстан өчен татар телендә атнасына ике тапкыр утыз-кырык минутлык тапшыру чыгу – казаныш. Безнең дәүләт каналларында татар тапшырулары юк. Без Башкортстанның төрле районнарына чыгабыз, милләттәшләребез белән очрашабыз. Республикада укытучыларыбыз, эшмәкәрләребез, имамларыбыз, галимнәребез нинди тормыш белән яши, аларның нинди фикерләре бар икәнен күрсәтәбез. Каналның аудиториясе бик зур. Ике ел эчендә республикабызны буйга-аркылыга уздык, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан хөкүмәте тарафыннан бирелгән китапларны тараттык. Моның өчен Татарстанга зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Әле дә Татарстаныбыз бар – дәреслекләр белән дә, матур әдәбият белән дә тәэмин итеп тора. Татар – ул китаплы халык!

Быел Татарстан телевидениесенең «Халкым минем» тапшыруы аша да Башкортстанның дүрт районын күрсәтә алдык. Март азагында Бөтенрусия татар төбәк өйрәнүчеләре форумы узды. Бу инде Башкортстан авылларын, гаилә тарихларын өйрәнүчеләр өчен тагын бер этәргеч булды.

Сер түгел, Башкортстанда җанисәп белән бәйле шактый гына четерекле мәсьәләләр туып торды. Башкортстан татарлары үзләре башкортлаштыру процессына ничек карый, алар үз сүзен анык итеп әйтерме?

Халкыбыз белән очрашулардан күренгәнчә, кешеләр надан түгел. Алар үзен татар дип исәпли һәм җанисәп вакытында, һичшиксез, үзен татар дип яздырачак. Калганына халык исәбен алуны үткәргән дәүләт органнары җаваплы. Без – иҗтимагый оешмалар, сәясәт эчендә булсак та, сәясәт белән шөгыльләнмибез.

Милләт һәм дин аерылгысыз, дибез. Сез үзегез дә Бөтөндөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле булудан тыш, дини традицияләрдә тәрбияләнгән кеше, мәчеттә имам-хатыйп вазифасын да үтисез. Дин ярдәмендә бүген милләтне берләштерү мөмкинме?

Тел, гореф-гадәт, аш-су, кием, хәтта көнкүрешебез – һәрберсенең нигезендә ислам дине. Татар – ул мөселман, мөселман ул – татар. Шуңа күрә бөтен нәрсә бәйләнгән. Соңгы дистә елларда Русия мөселманнары арасында исламда милләт юк әйтеп йөрүчеләр күп булды. Әмма Коръән Кәримдә дә Аллаһы Тәгалә безне төрле кавемнәр, төрле милләтләр, төрле телләр итеп яраткан. Бу безнең байлыгыбыз.

Туксанынчы еллар башында Башкортстанда вәгазьләр, дини китаплар һәммәсе дә татар телендә иде. Кызганыч, соңгы елларда мәчетләрдә җомга вәгазьләре рус телендә үткәрелә. Уфада бары тик «Ихлас» мәчетендә генә татарча вәгазьләр укыла. Моны инде безнең имамнарыбыз уйлап чыгарды. Татарстан Диния нәзарәте бу яктан башкалар өчен үрнәк, соңгы ике-өч елда алар күп кенә дәүләт бюджетындагы оешмалар эшләмәгән эшне башкарды. Йөзләрчә татар телендәге иске китапларыбызны күтәрделәр, аны заманча татар телендә яки рус телендә мөселманнарга җиткерделәр, телевизион канал булдырдылар. Милләт өчен эшләргә теләсәң – эшләп була ул.

Соңгы елларда, сөенечкә, үз нәсел җепләрен барлаган кешеләр күбәйде, шәҗәрә төзүчеләр, авыллар тарихы белән кызыксынучылар артты. Болар халкыбызда милли хисләрне уятуның бер ысулы булып карала аламы, Альфред әфәнде?

Һәрбер кеше нәселе, үткәне, тарихы белән аз гына булса да кызыксына. Нинди генә татардан сорасаң да, ул «минем ерак бабам мулла булган», дип мактанырга ярата (көлә). Мин үзем дә кызым белән нәсел җепләрен барлаган кеше. Башкортстанда яшәгән татар буларак шуны әйтәсем килә, әлегә әти ягыннан да, әни ягыннан да Татарстан белән бернинди бәйләнеш тә табылмады. Эзләнүләремнән күренгәнчә, өч йөз ел буе нәселем шул бер Башкортстан җирендә яшәгән, татар булып йөргән, без дә хәзер татарбыз.

Татар халкының телен, традицияләрен, мәдәниятен саклап калу өчен нәрсәләргә игътибар итү мөһим?

Беренче чиратта, мәгарифкә. Баланы мәктәптә туган телгә укыту мәҗбүри булмаса, туган телгә өйрәтү мөмкин түгел. Үзем дә шәһәрдә туып үстем. Мәктәптә татар теле дә, башкорт теле дә укытылмады, әмма миндә әле әдәбият белән кызыксыну бар, китаплар укырга тырышам. Хәзер исә мәҗбүри булмаса, кешеләрнең туксан проценты гомердә дә аны үзе табып укымаячак. Һәрбер милләт баласы үзенең телен өйрәнергә, белергә тиеш һәм бу дәүләтнең вазифасы. Һәрбер милләтнең тарихы, теле ул – Русиянең теле дә, тарихы да, байлыгы да.

Икенчедән, әлбәттә, милли рух. Төбәк тарихы, шәҗәрә, фольклор, җыр, милли кием, гореф-гадәтләр... Гади генә нәрсә булып күренә болар. Әмма аларны да сакларга кирәк. Күп кенә милли чараларыбыз биюгә, җырга, чәк-чәккә генә кайтып кала, дип тәнкыйтьлиләр. Ләкин ничек кенә булса да, мондый чараларның да милли рухка йогынтысы зур.

Татар балаларының, бигрәк тә шәһәр җирендә яшәүчеләрнең, телне белмәве аеруча борчулы күренеш. Тел белмәгән татар татар булып кала аламы?

Татар булып кала! Мисал өчен, Польша татарлары. Милли рух, милли үзаң сакланса, милләт югалмый ул. Әмма телебез – кемлегебез. Тел – ул милләтне саклау буенча иң көчле факторларның берсе. Милләтебез телсез булса, ул зәгыйфьләнү юлында дигән сүз. Елдан-ел мәктәпләр дә, уку йортлары да, китабы һәм башкасы кими. Бу мәсьәләләр хәл ителсә, җанисәп безнең өчен дә статистик бер чара гына булыр иде.

Башкортстан татарларының туган телләрен белү дәрәҗәсен ничек бәяләр идегез?

Башкортстан татарларының татар телен белү дәрәҗәсе, әлбәттә, Татарстан татарларыныкы кебек түгел. Ләкин Татарстанннан тыш башка төбәк татарларына караганда, яхшырак. Татарстан – ул республика, татарның теле дә анда дәүләт теле, дәүләт чыгымнары да башка. Әмма Башкортстаннан бүгенге көнгә кадәр шагыйрьләр, язучылар, галимнәр үсеп чыга, җырчыларны әйтәсе дә юк. Алар Башкортстан җирендә туа һәм милләтебезне баета.

Татар телен укыту азайса да, әлеге көнгә кадәр татар теле, әдәбияты буенча әсбаплар Башкортстан бюджеты хисабына әзерләнә. Ни генә дисәң дә, бу әле бездә саклана, башка төбәкләрдә ул да юк. Димәк, республикабызда татар теле галимнәре дә бар. Шулай ук дәүләт театрларыбыз гамәлдә, димәк, драматургларыбыз да булачак. Башкортстанда татар телендә утыздан артык муниципаль һәм дәүләт газета-журналлары чыга. Бу шулай ук зур байлык.

 

Сез үзегез өч бала – бер кыз, ике малай әтисе. Балаларыгызны татар итеп тәрбияләү өчен ниләр эшлисез?

Кызым Айшәгә – 13, уртанчысы Галиәскәркә – 6 яшь, кечкенәбез Мөхәммәдкә – 3 яшь. Кызыбыз моңарчы Уфаның рус гимназиясендә укыды. Быел үзен Актанышның «Адымнар» мәктәбенә тапшырдык. Максатыбыз аңа сыйфатлы белем бирү, татар телен өйрәтү, татар мохитенә кертү. Гомумән, балалар белән татарча сөйләшергә тырышабыз, әмма мохите русча булгач, гаиләдә дә русчага күчешләр булып ала. Әмма татар телен өйрәтүгә бөтен көчебезне куябыз.

Әңгәмәдәш – Гүзәл Насыйбуллина
Фотолар Альфред Дәүләтшинның шәхси архивыннан алынды

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев