Альфрид Бустанов: «Милләтнең моделе - төрлелек»
Альфрид Бустанов белән журнал укучысын күптән таныштырасы килә иде, чөнки ул татар тарихы, әдәбияты, шәхесләре, дин һәм башка мәсьәләләр буенча элек фәнгә билгеле булмаган бик күп кулъязмаларны эзләп табып, фәнни өйрәнеп, халыкка кайтарган кеше.
Альфрид Бустанов белән журнал укучысын күптән таныштырасы килә иде, чөнки ул татар тарихы, әдәбияты, шәхесләре, дин һәм башка мәсьәләләр буенча элек фәнгә билгеле булмаган бик күп кулъязмаларны эзләп табып, фәнни өйрәнеп, халыкка кайтарган кеше. Аны конкрет бер урында тотуы кыен: йә Амстердам университетында студентларына дәрес бирә, йә зур фәнни конференцияләрдә катнаша, йә Русиянең әллә кайсы почмагына этнография экспедициясенә чыгып китә. Мәгарәдә бикләнгән Әбүгалисина сыман, китапханәдә борынгы кулъязмалар өйрәнеп утырган чагы булырга да мөмкин. Альфрид Кашшаф улы Бустанов Омск университетын тәмамлаган, Һолландиядә аспирантура узган, Санкт-Петербург Аурупа университетында эшләгән, Казан университетында да бераз укыткан. Чын мәгънәсендә – дөнья кешесе, ә даими яшәү урыны итеп Казанны сайлаган. 2018 елда гуманитар фәннәр өлкәсендә бер миллион ярым евро суммасына Евросоюз грантын казанып, калынкалын китапларын бастыра, аларны халыкка тарата. Альфрид Бустанов белән аның күптән түгел генә Мәскәүдә чыккан «Зәйнәп Максудова китапханәсе» («Библиотека Зайнап Максудовой») китабын тәкъдим итү чарасыннан соң очрашып сөйләштек. Табигый, әңгәмәбез шушы китап һәм аның каһарманы – яңа гына халыкка кайтарылган Зәйнәп Максудова исеменнән башланды.
- Сез Зәйнәп Максудова кебек, исеме киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган, ләкин татар халкына искиткеч зур хезмәтләр калдырган шәхесләрне ничек эзләп табасыз?
- Шәхесләр үзләре табыла. Зәйнәп Максудова мирасын үзем өчен очраклы гына «ачтым». Казанда татар кулъязмаларының зур тупланмалары университет китапханәсендә, Мирасханә, Милли китапханә һәм Милли музейда барлыгын беләм. 2012 елда бер фикер туды: Милли музейдагы кулъязмалар арасында ниләр бар икән? Кызыксына торгач, музейдагы кулъязмаларның төп өлеше – Зәйнәп Максудова китаплары булуын ачыкладым. Беренче караштан ук кулыма нинди кыйммәтле тупланма килеп кергәнен аңладым. Бу табыш миңа шулкадәр тәэсир итте: ике атна эчендә каталогның (анда өч йөзгә якын китап исәпләнә! – Авт.) беренче версиясен ясадым!
- Татар-мөселман кулъязма мирасын өйрәнүне совет чорындагы хезмәтләрне барлаудан башлагансыз бугай? Ни сәбәптән – нәкъ менә совет чоры авторларыннан?
- Элегрәк бер фикерне бик еш ишетергә туры килә иде (хәзер дә шулай ук): имеш, совет чорында ислам мирасы да, татарларда элек булган милли, дини фикер дә юкка чыкты. Элеккеге югары мәдәниятебез әкренләп-әкренләп югалган, янәсе. Миңа бу кызык тоелды: ничек инде – «югалган»? Һәм максатчан рәвештә совет чорында иҗат иткән, фәнни һәм дини өлкәләргә якын торып эшләгән, үз карашлары булган шәхесләрнең хезмәтләрен өйрәнә башладым. Әләзәннән Аббас хәзрәт Бибарсов булсынмы ул, Казаннан Хәбир хәзрәт Яруллинмы, Зәйнәп апамы, кулъязма мирасыбызны гомер буе өйрәнгән галим Альберт Фәтхи һ.б. булсынмы – алар шундый югары интеллектуаль даирәләрдән. Рухи мирас җебе әле узган гасырның сиксәненче-туксанынчы елларына кадәр сакланган.
- Татар телен болай шома итеп сөйләшерлек кайда өйрәндегез?
- Минем төп укытучым – кулъязмалар. Һәм – татар халкы, чөнки студент чактан башланган экспедицияләрдә йөрүдән һаман туктамыйм. Башта Себерне гиздем, хәзер инде – төрле татар авылларында. Элек миңа себер диалекты гына якын иде, хәзер мишәрләрне әйбәт аңлыйм. Әдәби телне дә ярыйсы гына беләмдер, дип уйлыйм. Кулъязмалар укып, телне яхшы өйрәнергә була. Төрле чор китап ларын карасаң, телнең ничек үзгәрүен күрәсең. Иң мөһиме, халыкның әдәбияты, үсеше кебек төп нигезләрен белергә. Мин таҗикларны ни өчен яратам? Чөнки аларның базарда бәрәңге сатучысы да үз әдәбиятын белә, фарсы шигъриятен яттан сөйли. Безнең халыкта андый нәрсә юк бит, гади халык татар шагыйрьләрен белми. Хәсән Туфан шигырьләрен кемнәр хәтерли? Хәтта Габдулла Тукайны яттан сөйләүчеләр күптер, дип уйламыйм. Элек халыкта шигърият, әдәбият культы бар иде, ә хәзер ул юк. Мин хәзер яңа проектымны башлап җибәрдем: элеккеге автобиографияләрне өйрәнәм. Элекке кешеләр гел: «Кечкенә чагымда фәлән китаплар укыдым, аннары төгәннәренә күчтем», – дип яза. Гел ниндидер текстлар турында сүз бара. Ягъни кешеләр текстлар аша борынгыдан килгән мирас белән таныша һәм, традициягә якынаеп, үзләрен формалаштыра. Ә безне хәзер нәрсә тәрбияли соң? Интернет: ютуб, фейсбук...
- Безгә кагылышлы борынгы материаллар чит илләрдә дә табыламы?
- Мине гаҗәпләндерә торган күренеш – Казанда шулхәтле бай китапханәләр була торып, без дөнья кадәр акча исраф итеп, әллә кайларга барырга җыенабыз. Иранга, Төркиягә... Сүз юк, анда нәрсәдер табылырга да мөмкин, ике-өч-биш энҗе-мәрҗән... Югыйсә, үзебездә, әле үткән атнадамы икән, университет китапханәсендә карточкалардан карап, каталогта «Сахих мөслим» хәдисләр китабына заказ бирдек. Алгач, күз салсак, шушы кулъязма XIII гасырга карый! Һәм мондый очраклар бик күп. Гомумән, университет китапханәсендә генә егерме меңгә якын кулъязма саклана. Гомереңне шунда үткәрсәң дә, җитмәс.
- Альфрид әфәнде, сез татар теленең киләчәгенә ышанасызмы?
- Әйе, әлбәттә. Мин киләчәккә бик зур оптимизм белән карыйм. Тел мәсьәләсендә генә түгел. Ахыр чиктә, тел, әлбәттә, мөһим. Тел сакланса, әйбәт булыр иде, чөнки безнең бөтен тарихыбыз шуның белән бәйле. Ләкин шулай ук тел булмаса да, милләт бетә, дигән сүз түгел.
Моны бөтен кеше аңлый, минемчә, тик әйтүе генә авыр. Безнең Дамир абый белән бу хакта (Исхаков. – Авт.) дискуссия узды. «Милләт нәрсә ул?», «Киләчәктә милләтләр нинди булыр?» сорауларына җавап табарга тырыштык. «Милләт гел тел белән бәйле» төшенчәсе киләчәктә ничек булыр, кем белә? Совет күзаллавы белән ерак китә алмыйбыз. «Милләт бетә!» – дип кычкырып кына аның бетүен туктатып буламы? Яки: «Тел кирәкми», – дип, йөз мең кеше әйтсен – бу берничек тәэсир итмәячәк. Мин исә, әйдәгез, фикер йөртик, уйлыйк, сөйләшик, милләт киләчәгенең төрле вариантларын булдырыйк, мәсьәләгә икенче бер ноктадан карыйк, дип дискуссиягә генә чакырам.
- Сезнең фамилиягез үзенчәлекле. Касыйм якларында Бос тан авылы бар, ерак бабаларыгызның кайсысы да булса чыгышы белән шуннан түгелме?
Аннары, кешенең генетикасы тормышта ни белән шөгыльләнүенә йогынты ясыйдыр? Борынгы кулъязмаларга мөкиббән китүегез ул – укымышлы, муллалар нәселеннән чыгуыгызга ишарә түгелме? «Бостан» сүзе бакча дип тәрҗемә ителә. Бабамның бабасы Бостан исемле булган. Рязань яклары белән һичбер бәйләнешем юк, әти ягыннан да, әни ягыннан да бабайлар – бохарлылар, ягъни Урта Азиядән чыккан халык. Алар уналтынчы гасырдан башлап, ислам динен таратыр га, сәүдә итәргә килгән. Безнең гаиләнең тарихы бик ачык түгел. Әти ягыннан бабамның әтисе хәлле кеше булган дип сөйлиләр. Һәм аны революция чорында юк иткәннәр. Кулак булганмы ул, нинди эшләр белән шөгыльләнгән – монысы билгесез. Генетикага килгәндә исә, мин андый нәрсәләргә каршы, чөнки кешене мохит формалаштыра. Нәселендә кемнәр генә булса да, юлын һәркем үзе сайлый. Кешенең үз чыгышы, нәселе белән горурланырга хакы барлыгын («мин мулла малае» яки «мин морза нәселеннән!») аңлыйм, тарихчы буларак, әлеге күренешне беләм. Шулай да генетика, элек яшәгән кешеләрнең тормышлары, һөнәре сиңа тәэсир итә, дигәнгә ышанмыйм. Гомумән, кешенең чыгышы үзенә ниндидер йөк булырга мөмкин: совет чорында мулла балалары күпме михнәт чиккән... Яки, киресенчә, бәхет: мираска күпмедер акча тиде, ди: тууыңа – авызыңда алтын кашык...
- Гаилә хәлләрегез белән дә таныштырсагыз иде.
- Үз гаиләмне эш һәм журналистикадан аерыбрак тотам, бу – минем кагыйдәм. Социаль челтәрләрдә дә алар юк. Чөнки алдарак биргән соравыгыз гаилә, нәселнең, бабаларының кешегә тәэсире турында иде бит әле. Мин үз балаларыма «Әтиегез шундый булган, мондый булган» дигән йөктеләмәс идем. Яхшысы да, яманы да тимәсен. Бәлки, аларның гади булып каласы, йә булмаса, дини юлданмы, дөньяви юлданмы китәселәре килер. Һәрхәлдә, ул аларның үзләре сайлаган юл булырга тиеш. Әле сайлау өчен генә дә түгел. Әгәр балаларыңны ул дөньяга кертәсең икән – ул бер якка гына юнәлгән юл, керсәң, шунда калырга туры килә. Гаиләм турында шунысын әйтә алам. Казан артында туып үскән татар кызына өйләндем. Мәктәпкәчә яшьтәге ике кызыбыз бар. Мин төрле кешене беләм, безнең өлкәдә дә, дәүләт эшлек леләрен дә: аларның гаилә белән булырга, балаларга игътибар бирергә вакыты җитми. Минемчә, бу бөтенләй дөрес түгел. Ата кеше балаларына шартлар тудырырга, мәхәббәт һәм хыял мохитен булдырырга тиеш. Без үз кызларыбыз өчен моны эшләргә тырышабыз. Питерда яшәгәндә, бик кечкенә булсалар да, музейларга йөрттек. Кечкенәдән үк менә шундый мохиттә үссә, матурлыкка мәхәббәт барлыкка килүенә ышанам. Казанга күченеп килгәч, кызларыбызны татар-мөселман балалар бакчасына бирдек. Казанга күченүебезнең бер сәбәбе дә шул иде. Чөнки, кызганыч ки, Русиядә һәм, гомумән, дөньяда Казаннан башка шәһәрдә балаларны татар итеп үстерер урыннар юк. Баштан ук үз балаларым белән татарча гына сөйләшәм дип максат куйган идем. Нигез итеп татар гаиләләренә хас милли, дини тәрбия бирелсен, дип теләдем. Нигезе булган кеше аннары кирпечләп-кирпечләп бинасын сала ул...
Фото: Альфридның шәхси архивы һәм eusp.org
«Идел» журналы 16+
Теги: Альфрид Бустанов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев